Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфәт Зиннуров: "Мондый кешеләргә ачу килә"

«Миңа Зөлфәт Зиннуров комментарийлары бик зур йогынты ясады! Ул иң беренче 2016 елның апрель аенда: «Татар телен ныгытуда эш алып барсаң, татарча хәрефләр белән яз!» - дип язды! Шул көннән соң мин татар хәрефләре белән язам!»


Бу комментарийны Татар малай инстаграмыннан укыганнан соң, Зөлфәт Зиннуровның үзе белән элемтәгә кердек. Ул блогерларны илһамландыруы турында белә идеме икән?

«Мин бу турыда белми идем, - ди Зөлфәт. Бер очрашуда мин, ялгышлар күп ясыйсыз, татар хәрефләре белән языгыз, дип әйткәнем истә. Гомумән, бөтен кешегә шундый киңәш бирәм. Кайбер мөхәррирләрне дә бер ел буе татар хәрефләре белән язарга үгетләп йөрдем. Шелтәне телевидениядә эшләүчеләргә дә белдердем. Әле һаман минем белән килешмәүчеләр, миңа шулай уңайлы, дип бәхәскә керүчеләр бар. Минемчә, син татарча язасың икән, уңайлымы, юкмы, татар хәрефләре белән яз. Сине бит башка кешеләр укый, карый. Син алар өчен җаваплы. Минем шуны аңламаган кешеләргә ачу килә.

Татар малай, bulat_bravo, Кызык-мызык үзләре артыннан күп кешеләрне алып баралар. Аларны күп кеше укый. Укыганнан да сеңә, истә кала бит. Иң мөһиме, бу егетләр дөрес язсыннар. Алар бу өлкәдә зур эш алып баралар.

Зөлфәт Зиннуровның вайннар төшерүе турында да беләбез. «Сез блогерларны илһамландырасыз, ә алар сезне вайннар төшерергә илһамландырдымы?», - дигәч, Зөлфәт болай диде:

Реклама

-Мин аны кызык өчен генә кызым белән «История»гә куя башлаган идем. Караучылар аны биткә куюны сорап яза башлагач, шулай эшләдем дә.

Дуслар! Сез дә татар хәрефләре белән языгыз.

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев