Саба ТВ

Зөлфия-Җәвит Шакировлар: без тормышны астан башладык (ӘҢГӘМӘ)

Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә? Татарстанның халык артистлары Зөлфия-Җәвит Шакировлар белән әңгәмәдә без әнә шул сорауга җавап табарга тырыштык. Сөйләшүебезнең сәбәбе дә бар, бу атнада алар энҗе туйларын билгеләп үтә.

Зөлфия:
- Тормышыбызны җи­ңелдән башламадык. Гаилә әле оешып кына килгәндә үк, бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Хәзер шул сынау­лар өчен шөкер итәбез. Ул безгә гаиләнең нигезен ныгытырга яр­дәм иткән икән. Ашаган ризы­гызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечке­нә­ме, кадерле булды. Ә хәзерге парлар тормышларын рәхәттән башлыйлар. Бөтен нәрсә әзер, шул­кадәр матур машиналарга утырып язылышырга баралар, кыйм­мәтле рестораннарда туй үткә­рә­ләр һәм... ярты ел да бергә тормыйча аерылышалар. Бөтен нәр­сә әзер булгач, нишләп бер-бе­реңне хөрмәтләп яшәмәскә соң? Чөнки тормышның тәмен тоймыйлар. Алар безнең кебек, кеч­кенә генә җиһаз алу шатлыгыннан йоклый алмыйча ятуның нәрсә икәнен күз алдына да ки­те­рә алмыйлар. Бәлки гаилә авырлыклар аша башланса, хәерлерәк буладыр. Авырлык сабыр булырга өйрәтә. Минемчә, аерма шунда гына: без тормышны астан башладык, ә хәзер өстән, әзердән башлыйлар.
Аннан соң, хатын-кызга сабыр булырга кирәк. Ирләр - бик кызу халык бит алар. Җәвит абыең да - кызу кеше. Ә хатын-кызда сизем­ләү күбрәк. Җәвит кызганда, авыз­га су кабам, мин киңәш бир­гәндә, ул сүземә колак сала.

Җәвит:
- Утыз ел бергә яшибез. Ачуланышкан, үпкәләшкән чаклар булмады дисәм, ялган булыр иде. Булды, ләкин бездә ул беркайчан да озакка бармады. Ачуланышып, төр­ле бүлмәләргә кереп китәбез дә, икебезнең дә эче пошып, чәй өстәле янына чыгып утырабыз. Чәй эчкәндә бөтен әйбер юыла. Кабынып китүләр исә күбрәк сән­гать мәсьәләсендә, репертуар темасына кагылышлы. Дөрес, ир-ат үзен һәрвакыт хатын-кыздан өс­тен куярга тырыша. Әмма үзеңчә эшләп, ахырдан, ник хатынны тың­ла­ма­дым икән, дип уйлаган чак­лар да була. Зөлфиянең сизем­ләве көчле. Кайчак берәр эшкә барырга җыен­ганда, яныма килә дә, юлың уңмас, бүген барма, дип әйтә. Зөлфия юлымның уңмавын аяк атлавымнан ук сизеп тора инде, әйттем мин сиңа, дип каршы ала. Аннары бит, яши-яши, бер­бөтен булып бетәсең. Без һәрва­кыт бергә, һәрвакыт кеше күз алдында. Безне сөйлә­де­ләр дә, чәй­нәделәр дә, ләкин бервакытта да начар гайбәт булмады. Аңа юл куймадык.

- Менә сез яшьләр бөтен нәр­сә әзер булганга аерылуга җиңел карый дисез. Үзегезнең дә улыгызга бөтен нәрсә әзер булгандыр бит. Заман үзгәрде, хәзер­геләрне аерым яшәүләр, тулай тораклар белән сынап булмый торгандыр.

Җәвит:

- Дөрес, улларыбыз тор­мыш­ларын авырлыктан башламады. Ләкин алар мөстәкыйль тормышка әзер иде. Үз көннәрен үзләре күрә, үз юллары бар, безнең өскә салынып ятмыйлар. Кече улыбызга - 20 яшь, бездә бар да бар дип ятмый, каникулда эшкә урнашты, беребез дә көнне бушка уздырырга яратмыйбыз.

- Бер-берегездән көнләшә­сез­ме?

Зөлфия:
- Миндә андый хис бөтенләй юк. Кайбер җырчылар бер-бер­сенең җырына, күлмәгенә кызыга. Бәләкәй чактан ук кеше әйбе­ренә кызыкмадым. Җәвит шуның өчен, бигрәк тыныч син, дип битәрләп тә ала. Кешедән калышмыйм дип ашыга торган гадәтем дә юк. Ашыкмыйча гына эшлим, барыбер үз дигәнемә ирешәм. Мин - җиде тапкыр уйлап, бер тапкыр кисүче кеше.

- Бер тапкыр да ялгышмадыгызмыни?

Җәвит:
- Миңа кияүгә чыгып ялгышты... (көлешәләр)

Зөлфия:
- Аллага шөкер, төзәтә алмаслык ялгышлар эшләгәнем юк.

Җәвит:
- Тормышыбыз үкен­мәс­лек, Ал­лага шөкер. Ләкин вак-төяк үке­нечләр булмады түгел. Кайбер адымнарны ясамасаң, бәлки яхшырак булгандыр. Зөлфия белән ике­безнең дә кискен борылышлар ясый торган гадәт бар. Әйтик, мин Казанга киттем, Зөлфия Уфада калды. Болай яшәп булмый, мин Уфага кайтам дигәч, укуын ташлап, Казанга килде. Казан консерва­тория­се­нең беренче курсына яңадан укырга керергә туры килде. Аннары, гаилә хакына дип, консерваторияне дә калдырды. Ләкин барыбер үз ди­гә­ненә иреште: ике балабыз да үскәч, кире Уфа вузына укыр­га кереп, аны тәмамлап чыкты.

Зөлфия:
- Минем өчен карьера беркайчан да беренче урында булмады. Гаиләмә ничек уңайлы? Сайларга туры килгәндә үземә әнә шул сорауны бирә идем. Консерватория укы­тучым, тормыштагы остазым Зөләйха апа Хис­мәтуллинага рәх­мәт. Ул: "Зөлфия, белемең бар, йөр­мәгез икегез ике җирдә интегеп, баланы тилмертеп. Берегез - нәфис сүз остасы, берегез - җырчы. Фи­лар­мониягә барыгыз. Гаст­рольгә чыксагыз да бергә булырсыз, үз төркемегез булыр, бергәләп иҗат итәрсез", - дигән иде. Баксаң, заманында Зөһрә апа Сәхабиева, Хәй­дәр абый Бигичевларга да шулай дип әйткән булган икән. Һәм менә бу борылышка һич кенә дә үкен­мим. Гел бергә булдык, балаларыбыз сау-сәламәт, акыллы булып үсеп җитештеләр.

- Балаларга дару бирмәскә тырышам, дидегез. Ничек дә­ва­ланасыз?

Зөлфия:

- Башлыча дару үлән­нәре һәм мунча белән дәваланабыз. Җа­ның­да тынычлык булса, чиргә биреш­мисең ул. Быел җәй бер айга соңга калып килде, әле үлән­нәрне җыеп, киптереп калырга була. Урман җи­ләкләренең һәм­мәсен җыя­быз. Чәй­не төрле үлән­нәр кушып үзем ясыйм. Бер әй­берне генә кешедән алабыз. Ул да булса, "Иван-чәй"не. Чөнки аны артист Гамил Әсхәдул­ладан да остарак итеп әзерләүче кеше юк. Аның чәендә әче тәм дә булмый, хуш исе исә, башны әй­лән­де­рерлек. Укол салырга туры кил­сә, үзем салам. Табиблар да миңа салдыра. Кул артың җиңел диләр.

    Гөлинә ГЫЙМАДОВА
    Ватаным Татарстан

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: