Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зөлфия һәм Җәвит Шакировларның улы Искәндәр: “Әти-әнинең гастроль тормышына кызыгып карый идем”

Эстрадада яңа исем - Искәндәр Шакиров. Эстраданың иң матур парларының берсе - Шакировларның улы. Баштарак Искәндәр рус телендә җырлый иде. Зөлфия ханым: "Күңелне төшергәне - Искәндәрнең рус телендә иҗат итүе", - дип тә әйткән иде. Ә хәзер Искәндәр туган телендә җырлый башлаган.

- Заманча татар музыкасы юнәлешендә үземне сынап карарга булдым. Әйе, моңа кадәр бары тик рус телендә генә җырлый идем, хәтта татарча җырларны тыңлаганым да юк иде. Аннары милли эстрадада моңа кадәр булмаган юнәлешне башлап җибәрергә булдым.

- Иҗатыңа әти-әниеңнең карашы нинди?
- Бик әйбәт, алар һәрчак ярдәм итеп тора.

- Җәвит белән Зөлфия Шакировларның исеме аша гына да популярлык яуларга буладыр?
- Юк, мин бары тик үз көчемә, үз тырышлыгыма гына ышанам. RA командасы - Рәсим Фасыйхов һәм Альберт Зиатдинов белән эшлим. Алар белән иҗат итүе бик рәхәт һәм җиңел.

Кайчак әтинең Инстаграмында: "Улыгыз начар җырлый, бөтенләй матур түгел", - дип комментарий калдыралар да, әти мине яклый башлый. Миңа бу ошамый. Әти күрмәгәндә, ул язган комментарийларны бетерәм. Мине алар күләгәсендә йөри дип уйламасыннар иде. Мөстәкыйль эшлисем килә.

Миңа 20 яшь. КФУның журналистика факультетында белем алам. Сүз байлыгымны арттырырга теләп, бар яклап та белемле булыйм дип, бирегә укырга кердем. Укуы бик ошый, әмма журналист булып эшләргә җыенмыйм.

Реклама

- Әти-әниең усаллармы?
- Кирәк чакта усал булалар. Дөресерәге, алар гадел усаллар. Минем тәртибем әйбәт икән, димәк, алар да тыныч. Әти-әнием икесе дә әйбәт, икесе дә юмарт кешеләр.

- Кечкенә чакта әти-әниең сине калдырып, гастрольләргә киткән мизгелләрне хәтерлисеңме?
- Әлбәттә. Мин аларның гастроль тормышына һәрвакыт кызыга идем. Ничектер бик рәхәт кебек иде аларга: сәяхәт итеп, ял итеп кенә йөриләр дип уйлый идем. Гастрольләрне эш итеп кабул итми идем. Гел аларга ияреп китәсе килә иде. Күрәсең, шуңа да, артист буласым килә. Кечкерәк чагында мине няня карый иде, ә үсә төшкәч абыем белән калдыра башладылар.

- Күптән түгел әти-әниең энҗе туйларын бәйрәм итте. Синеңчә, аларның тату гаилә сере нәрсәдә?
- Алар ярты сүз түгел, хәтта сөйләшмичә дә бер-берен аңлыйлар. Аннары, абыем белән мин - ике балалары, аларны тагы да ныграк берләштереп торабыздыр.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев