Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Зинһар, әнисен гаепләмәгез!" Тугызынчы каттан егылып һәлак булган баланың тәрбиячесе

Бу көннәрдә кайгы өстенә кайгы өстәлде. Ил, йөрәге сыкрап, Кемерово фаҗигасен кичергән мәлдә Татарстанны бала үлеме белән бәйле фаҗига да тетрәндерде - Кама Аланында яшәүче биш яшьлек И. тугызынчы каттан егылып һәлак булды.

Татарстан Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, баланың әнисе эшкә киткән булган. Авырып торган баласын ул дус кызына калдырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, дус кызы баланы үзен генә калдырып, кибеткә чыгып киткән. Бала исә аулакта тәрәзә төбенә менеп баскан һәм тугызынчы каттан егылып төшкән.

"Ул бала җирдәге фәрештә иде"

"Татар-информ" хәбәрчесе мәрхүм сабыйны күреп белгән Н. ханым белән аралашты.

"И.ның дәү әниләре безнең күршедә яши. Ул бала җирдәге фәрештә булгандыр. Аның йөзеннән бервакытта да елмаю китмәде. Әнисе улы өчен үлеп торды. Ул аларны бервакытта да караучысыз калдырмый иде. И. ның сеңлесе дә бар. Әниләре балаларын бердәй яратты. Ире белән аерылышкач, ул аларга әни дә, әти дә булды", - диде күршеләре.

Н. сүзләре буенча, И. балалар бакчасына теләп йөргән. Бу көнне исә ул, авыру сәбәпле, бакчага бармый калган булган.

- Бакчадан соң әниләре балаларын көн саен дәү әни-дәү әтиләре янына, күршебезгә алып килә иде. Үзләре аерым, фатир яллап яшәделәр дип беләм. А. Түбән Кама шәһәренә барып эшләде. Балалар һәрвакыт чиста-пөхтә йөрде. И. сеңлесе белән бик дус булды. Моңа бөтен кеше игътибар итә иде, - диде Н.

  • "Дүшәмбе бакчадан иң соңгы булып китте"

"Татар-информ" хәбәрчесе И.ның тәрбиячесе белән дә элемтәгә керде.

- Гел шат күңелле, бик хәрәкәтчән бала иде И. Минем төркемгә ул ике яше тулганчы килде. Музыка ярата, биергә ярата иде. Соңгы арада җырлап, такмаклар әйтеп шаккатырды. Күптән түгел узган бәйрәмнәрдә шул ягына игътибар иткән идек. Әз генә оялуы да бар иде үзенең, - дип бәяләмә бирде тәрбияче.

Ул шулай ук ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләрнең җылылыгын да искәртте.

- А. балалары өчен үлеп торды. Аларны һәрвакыт кайгыртты, һәр җыелышка, чарага беренче булып килде. Безнең тарафтан берәр үтенеч булса да, беренчеләрдән булып ул ярдәм кулы сузды. И.ны бик яратты ул. Хәтта икенчегә йөкле чагында да, бала тудыру йортына киткәнче, улын өйдә, үз янында тотты. "Мин китеп барсам, бер атна буе күрешмибез, ул да, мин дә сагынырбыз, бу атнаны икәү өйдә торыйк инде", - диде. Бу - бәхетсезлек очрагы, зинһар өчен, әнисен гаепли күрмәгез, - диде тәрбияче.

Ул шулай ук И.ның бакчага теләп йөрүен, сәбәпсез калдырмавын да әйтеп узды.

- Дүшәмбе көнне әнисе шалтыратып, үзенең соңга каласын кисәтте. Без И. белән икәү җыендык, киендек. Кичке 7нчеләр киткәч, әнисе аны алып китте. Кичә иртән исә: "И.ның температурасы бар, бүген бакчага килеп тормыйбыз", - дип шалтыратты... Күрәчәк инде. Мондый хәл килеп чыгар дип кем уйлаган", - диде ул.

Тәрбияче сүзләренчә, "җир йөзендәге фәрештә"не кичә җирләгәннәр.

Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылган.

И.ның әнисенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев