Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Зимняя вишня”да янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган

Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Коткаручылар янгын вакытында газ баллоннарын алып чыгып, ашыгыч рәвештә суытуларын, берсенең сүндергәндә шартлавын әйткәннәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сәүдә комплексының зур булуы һәм аның...

Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коткаручылар янгын вакытында газ баллоннарын алып чыгып, ашыгыч рәвештә суытуларын, берсенең сүндергәндә шартлавын әйткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сәүдә комплексының зур булуы һәм аның төзелеше янгын сүндерүне катлауландыруын аңлаткан.

Янгынның тиз таралуына түшәмәләрдәге бушлык, шулай ук вентиляциянең иске булуы этәргеч биргән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина җитәкчелеге һәм сак хезмәткәрләре берсе дә урында булмаган.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев