Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Зимняя вишня” сәүдә үзәге кинозалының тоткалары нәзек трос белән тарттырылган булган

Сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне тикшерергә комачаулык итәргә теләгән югары вазифаи затларның кем булуы ачыкланган.

(Казан, 14 апрель, "Татар-информ"). "Зимняя вишня" сәүдә үзәге кинозалының тоткалары нәзек трос белән тарттырылган булган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ".

Белгечләр Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын урынында җыелган материалларның бер өлешен тикшергән.

Иң күп кешенең гомере өзелгән кинозал ишекләре тоткасы трос белән тарттырылган булган. Мондый металл тросларны велосипедларны урлап алып китмәсен өчен кулланалар.

Тикшерү ачыклаганча, кинозалдан чыкмауны, ишекләрне ябып куюны һәм тишек-тошыкларны киемнәр белән каплау карарын һәлак булучыларның берсе кабул иткән. Ир-ат янгынга каршы әзерлек тәртипләрен белгән кеше булырга, шулай итеп үзен һәм башкаларны янгыннан һәм төтеннән коткарып калырга теләгән булырга мөмкин.

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлү-үтәлмәүне тикшерүгә комачаулык итәргә теләгән югары вазифаи затлар ачыкланган. "Тикшерүне тыю турындагы документ безнең карамакта", - дип сөйләде Россия Тикшерү комитеты рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев