Зилә Вәлиева: Мөслимәләр корылтаенда катнашкан ханымнарның язмышы мәңгеләштерелергә лаек
Татар мөслимәләре корылтаеның 100 еллыгына күргәзмә ачылды.
Бүген Ислам мәдәнияте музеенда Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда..." исемле күргәзмә эшли башлады.
Мәгълүмат өчен. Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә Бөтенроссия мөслимәләр корылтае үткән һәм ул татар хатын-кызлары хәрәкәтендә зур урын алып торган әһәмиятле вакыйга булып татар тарихына кереп калган. Корылтайда хатын-кызларның сәяси һәм социаль тигезсезлеге мәсьәләләре күтәрелгән. Корылтайда катнашучылар хатын-кызларның сайлау хокукына, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта тигезлеккә омтылган.
Күргәзмә моннан йөз ел элек корылтай башланган кебек Коръән аятеннән башланды. Коръән сүзләрен Татарстан мөфтие урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов яңгыратты. "Хатын-кызлар хиҗабтан, яулыктан булса, Ислам дине хатын-кызны кимсетә, түбәнсәтә, кешегә дә санамый дигән ялгыш фикерләр киң таралган. Әмма шушы күргәзмәбез бу фикернең ялгыш булуына күрсәтмә булып тора. Чынбарлыкта Ислам диненең мөнәсәбәтен йөз ел элек үткәрелгән мөслимәләр җыелышы аша да күрергә мөмкин. Шушы күргәзмәләр динебезне дөрес итеп аңлап яшәргә ярдәмче булса иде", - дип хәзрәт хәер-фатихасын бирде.
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов әлеге корылтайның уникальлеге татар хатын-кызына багышланган беренче күргәзмә булуы икәнлеген билгеләп үтте: "Моннан йөз ел элек үткән әлеге корылтай - татар мөселман хатын-кызының иҗтимагый һәм милли-мәдәни тормыштагы урыны һәм ролен тану. ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары милли мәктәпләр, мәдрәсәләр башында торганнар, журналистика өлкәсендә актив эшчәнлек алып барганнар, шагыйрьләр, артисткалар барлыкка килгән. Болар барысы да революциягә кадәр булган. ХХ гасыр башында татар тарихында хатын-кыз факторын бәяләп бетергесез", - диде ул.
Галим Бөек рус революциясенең йөзьеллыгына багышланган фәнни-мәдәни чаралар үткәрүдә "Казан Кремле" музей-тыюлыгының эшчәнлеген бәяләп, рәхмәтләрен җиткерде.
"Моннан йөз ел элек үткән корылтай - татар тарихы өчен зур әһәмияткә ия. Аның башында торучылар да Фатыйха Аитова, Ләбибә Хөсәенова, Шәфика Гаспринская кебек аңлы, белемле хатын-кызлар. Алар үз илләренең язмышы өчен борчылган кешеләр. Без бу ханымнар алдында бөтен җаваплылыкны тоеп эшләдек. Бөтен экспонатларны бөртекләп җыйдык, - диде "Казан Кремле" музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева. - Безнең Тарих институты, Милли музей булмаса, китапханәләр ярдәм итмәсә, кадерле экспонатларны саклаучы коллекционерларыбыз булмаса, күргәзмәне оештыра алмас иде. Без бу күргәзмәне берничә ай эчендә эшләп чыга алдык".
Тарих фәннәре докторы Лилия Габдерәфыйкова татар хатын-кызларының иҗтимагый эшчәнлеген һәм татар-хатын кызлары хәрәкәтен өйрәнүгә зур өлеш керткән Альта Мәхмүтова һәм Тәэминә Биктимерова кебек галимәләргә рәхмәтләрен җиткерде.
Күргәзмә ачылу тантанасыннан соң беренче экскурсия үткәрелде.
Оештыручылар әйтүенчә, күргәзмә өчен 100гә якын экспонат җыелса да, күргәзмә залына аның алтмышлабы гына урнаштырыла алган. Музейга килүчеләр күргәзмәзне карау өчен татар телендә әзерләнгән аудиогидны файдалана ала. Анда корылтайда катнашучылар исеменнән Камал театры актрисалары сөйли. Татар телен аңлап бетермәүчеләр өчен басма текстларның рус телендәге варианты бар. Шулай ук корылтайда катнашкан мөслимәләр турында мәгълүмат тупланган интерактив такта да әзерләнгән. Ул рус телендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев