Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Зилә Батыршина - Мароккода беренче!

Яңа спорт сезоны башында Татарстан атучылары яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Саба районы спортчысы Зилә Батыршина Гран-при Мароккодагы скитта матур җиңү яулады.

Квалификациядә Батыршина 125 мишеньдән 111 мишеньне бәрде, финалда тагын да уңышлырак атты һәм алтын матчка кадәр барып җитте, анда италияле Симона Скокеттины 53 - 52 исәбе белән җиңде.

Россия җыелма командасының икенче спортчысы Альбина Шакирова финалга беренче, 113/125 булды, әмма өстенлекне саклап кала алмады һәм хәлиткеч раундта 32 "тәлинкә"не тар-мар итте.

Безнең спортчы кызыбызны искиткеч чыгышлары белән котлыйбыз!

 

 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев