Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Журналист булып энтузиастлар гына эшли”: Россия төбәкләрендәге татар журналистлары - телнең кадерсезлеге, кадрлар кытлыгы һәм акча җитмәү турында

Татар матбугат чаралары Татарстанда гына түгел, чит төбәкләрдә дә нәшер ителә. Әмма аларның бүген хәле авыр: басма тиражлар һәм укучылар саны кими, татар редакцияләрендә эшләрлек кадрлар аз, хезмәт хакы түбән. Самара татарларының "Бердәмлек" газетасы баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин вафатыннан соң яңгыраган фикерләр дә моны раслый. "Шундый мескен хәлгә калдык хәзер", - дип тасвирладылар редакция хәлен безнең коллегалар. "Интертат" чит төбәкләрдәге татар редакцияләрендәге проблемаларны барлады.

Бүгенге көндә Россиянең 22 төбәгендә 44 татар матбугат чарасы бар: Башкортстан Республикасында “Кызыл таң” һәм “Өмет” газеталары, Киров өлкәсендә “Дуслык” газетасы, Оренбургта “Яңа вакыт” газетасы, Самара өлкәсендә “Самара татарлары” медиа-порталы, Удмуртия Республикасында “Яңарыш” газетасы һ.б.
 
Башкортстанның Уфа шәһәрендәге “Өмет” газетасы баш мөхәррире Рәдис Ногманов: “Эшләргә теләүчеләр бар, эшкә алырга мөмкинлек юк”
  • “Өмет”нең беренче саны 1991 елның 12 июлендә дөнья күрә. Газета җәмгыятьнең рухи үсешен, әдәбият, мәдәният, тарих һәм этнографиядә милли традицияләрне, татар телен үстерүгә кагылышлы мәсьәләләрне, сәясәтне, икътисадны яктырта. “Өмет” газетасының тиражы – 13 мең данә. 2001 елдан газетаның баш мөхәррире вазифаларын Рәдис Ногманов башкара. 
"Өмет" газетасының рәсми сайтыннан
 
- Рәдис әфәнде, газетагызны яшьләр укыймы? Кем өчен язасыз? Ничә битле газета чыгарасыз?
- Формаль безнең газета яшьләр өчен дип атала, ә болай инде ул әллә кайчан ул күлмәктән чыкты. Без гаилә газетасына әйләндек. Безнең укучыларның күбесе урта һәм өлкән яшьтәгеләр. Яшьләр хәзер, үзегез беләсез, газета алдырмый. Газета редакциясендә нигездә филология белгечләре эшли. Журналистика белемен алган, журналистика белгечлеге буенча укыган шул 3-4 кеше бар бездә. Соңгы вакытта 24 битлек газетабыз, билгеле сәбәпләргә карап, атнага бер тапкыр гына чыга башлады.

- Билгеле сәбәпләр дип, акча турында әйтәсезме?

- Без бүгенге көндә чыгымнарны тулысынча диярлек үз акчабыз белән каплыйбыз. Тотылган акчаларның 85 проценты – безнең газетага язылудан һәм рекламадан кергән акча. Ә инде калган 15 процентын мин дәүләт ярдәме дип кенә атамас идем. Башка төбәкләрдә аны социаль проектларны яктырткан өчен хөкүмәттән түләү дип тә кабул итәргә мөмкин. Без бит сәламәтлек саклау өлкәсен, дәүләт органнары эшчәнлеген, мәгарифне, мәдәниятне яктыртабыз. Бу – хезмәт өчен түләү. 
 
Әгәр дә дәүләт безне кирәк дип тапса һәм социаль проектлар өчен федераль үзәктән без яктырткан проектлар өчен акча түләсә, без үзебезнең язылу акчасына гына да яши алыр идек. Менә дигән итеп яши алыр идек без. 

- Журналист булырга теләүче яшьләр бармы, эшкә урнашырга киләләрме?

- Соңгы вакытта яшь журналистларны алырга мөмкинлек юк. Соңгы тапкыр яшьләр безгә бер 4-5 ел элек килгән иде. Китүчеләр булмагач, килүчеләрне дә ала алмыйбыз. Эшләргә теләк белдерүчеләр бар, ә эшкә алырга мөмкинлек юк. 

Бездә бит олы яшьтәгеләр күбрәк. Алар гомер буе биредә җигелеп хезмәт итте. Алар тәҗрибәле, нинди генә эш, нинди генә проблема килеп чыкмасын, барысын да хәл итә. Аларга ышанырга һәм теләсә кайсы вакытта таянырга була.

Эштән киткән кеше бер ел эчендә сүнә дә куя. Аларны сүндерәсе килми, иҗат итсеннәр. “Эх, күбәеп киттек әле”, дип тә әйтеп куям инде кайчак. Алар “Хезмәт хакы шулай бәләкәйрәк булса булсын, барыбыз да эшлик инде”, диләр. Дөресен генә әйткәндә, бүгенге көндә журналистның хезмәт хакы түбән. Бу безне иң нык әрнеткән проблема. Башка тармаклар белән, шул ук укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән чагыштырсаң, журналист чыннан да бик аз хезмәт хакы ала. 
 
Укытучыларның да, мәдәният хезмәткәрләренең дә хезмәт хакын арттырдылар бит инде. Ә безнең хезмәт тиешенчә бәяләнми инде.
 
- Башкортстаннан чыккан көчле журналистлар, тел белгечләре Казанга китә, диләр. Бу чыннан да шулаймы?
 
- Андыйлар бар. Артистлар да, шагыйрьләр дә, язучылар да китә. Мин үзебезне, монда эшләүчеләрне, бер дә төшеп калганнардан дип әйтмәс идем. Безнең “Өмет”тә “Бәллүр каләм”дә җиңү яулаган журналистлар да эшли, берсе дә китәм дими. Әлбәттә, хезмәт хакына зарланалар, әмма берсенең дә китәсе килми. 
 
Әгәр безгә комачауламасалар, без бер дигән итеп яши алыр идек.

- Комачауламасалар дип, кемне әйтәсез?

- Шул ук хакимият урыннарындагы кешеләр, китапханәләр, авыл биләмәләре, мәдәният йортлары хәзер нишләптер газеталарга язылмый. Элек бит һәрбер китапханәдә, мәсәлән, яшьләр газетасы булырга тиеш, дигән әйбер бар иде. Бүген менә шул проблема бар, без күбрәк гади укучыга гына таяна алабыз.

- Сез “Өмет” газетасына 17 ел элек килдегез. Чагыштырып әйтегез әле, күрсәткечләрегез арттымы?

- Күрсәткечләребез үсә, дисәң, чынбарлык булмас иде бит ул. Татарстан матбугаты да, Башкортстан матбугаты да шул бит инде. Элек интернет юк иде. Безнең газета сайтының былтыр 7 мең укучысы булса, быел инде ул 13-14 мең. Менә шушы күрсәткечләрне карасак, без, заманына карата, артык начар хәлдә дә түгел. Бүгенге көндә безнең кебек 14 мең тираж җыйган бер басма да юк. Мәсәлән, “Кызыл таң”ның тиражы – 4-5 мең тирәсе, “Башкортостан” газетасыныкы – шулай ук 4-5 мең тирәсе, “Йәшлек” газетасыныкы – 8 мең, “Республика Башкортостан” газетасыныкы – 9 мең тирәсе. Безнең кебек 10 меңнең теге ягына чыккан бер басма да юк. Шушылар белән чагыштырсаң, Аллаһка шөкер дип әйтеп була.
 
Татарстан матбугаты да, Башкортстан матбугаты да аска төште һәм шул урында туктап калды. Мин гел “Җитәр артка тәгәрәргә”,- дип әйтәм. Төрле районга баргач та: “Әйдәгез, башны күтәрергә вакыт җитте бит инде”, - дим.
 
Төмән өлкәсендәге “Яңарыш” газетасы баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова: “Журналистикада бары тик энтузиастлар эшли”
  • “Яңарыш” – Төмән өлкәсендә татар телендә чыга торган газета. Беренче саны 1990 елның 15 сентябрендә чыкты. Газета фәкать язылу аша таратыла, атнага бер тапкыр 8 битле булып чыга. Егерме елдан артык чыгып килгән “Яңарыш” газетасы төп урынны Тубыл, Вагай, Төмән, Түбән Тәүде районнарында яшәгән татарлар турындагы хәбәрләргә бирә. 2005 елдан газетаның баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова. 
 
- Безнең иң яшь журналистыбызга 46 яшь, иң олысына – 64. Яшьләр килми, аларга югары хезмәт хакы кирәк. Журналист булып эшләргә теләүче яшьләр булмауның төп сәбәбе шул. Безнең газета, мәсәлән, атнага бер тапкыр чыга. Анда бик теләсәң дә, гонорар әлли ни күп чыга алмый. Журналистикада бүгенге көндә, нәкъ менә шуңа күрә, бары тик энтузиастлар эшли. 
Бүгенге көндә бөтен кеше интернет басмалар, электрон матбугат һәм социаль челтәрләр белән мавыга, шуларны укый. Әмма мин бу чор, интернет чоры озак бармас дип уйлыйм. Газета газета инде ул. Кеше барыбер элеккегә кайтачак.
 
 Омск татарларының “Татар дөньясы”газетасы корреспонденты Мәрвә Төхбәтуллина: “Без телсез кала алабыз”
 
  • “Татар дөньясы” – Омск өлкәсендәге татар телендә нәшер ителүче бердәнбер басма. Газета айга бер тапкыр татар һәм рус телләрендә чыга. Газетаның нәшер итүчесе – Омск шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте. Газета 2003 елның декабреннән нәшер ителә. Газетаның гомуми тиражы – 2005 данә.   
Мәрвә Төхбәтуллина татар матбугатының бүгенге хәлен татар теленең кирәксезгә әйләнүе белән бәйләде.

- Татар матбугаты стабиль хәлдә: татарча укыйлар, әмма татар матбугатында үсеш юк. Омск өлкәсендә күбрәк русча аралашалар, гәрчә татар телен белсәләр дә. Мәктәпләрдә татар теле укытылмагач, балалар да русча сөйләшә. Факультатив татар теле дәресләре бара, әмма алар инде бик аз.
Телебез бетсә, культурабыз да бетәчәк. Хәзер бит күпчелек ата-ана да “Безгә татар теле нигә кирәк ул?” ди. Бу вәзгыять үсеш алса, без телсез дә кала алабыз.
 
Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов: "Бездә, дөресен генә әйткәндә, мөмкинлекләр дә бар, әмма яза белүче кешеләр юк"
 
  • “Өмет” – атнага бер тапкыр татар телендә нәшер ителә торган 12 битлек газета. Редакциядә бүгенге көндә 6 кеше хезмәт куя: баш мөхәррир, ике журналист, җаваплы сәркатип, хисапчы һәм машина йөртүче. Газетаның баш мөхәррире Исхак Хәлимов “Өмет”тә 29 ел эшли. “Өмет” – хөкүмәт газетасы, аның оештыручысы – Ульян өлкә хөкүмәте. Губернатор инициативасы белән нәшер ителә башлаган газетага 2018 елның 30 декабрендә 29 ел була. “Өмет” газетасы – Россиядәге татар газеталары арасында иң өлкәне. Тиражы буенча газета Россия регионнарында чыгучы татар газеталары арасында беренче урында бара. “Өмет”нең бүгенге тиражы – 5400 данә. 5400 данәнең 90 процентын халык яздырып ала, калган 10 проценты шәһәр киоскларында сатыла. 
Баш мөхәррир Исхак Хәлимов татар журналистикасы хакында:
 
- Исхак, бүгенге көндә татар журналистикасында зарланырлык әйбер бармы? Сезнең “Өмет”тә, мәсәлән, кадрлар җитәме, акча мәсьәләсе, хезмәт хаклары ничек?
 
- Бездә акча проблемасы бар дип әйтә алмыйм мин, әмма киңәеп эшләргә мөмкинлекләр юк. Беренчедән, журналистлар, яза белүче кешеләр юк дәрәҗәсендә. Бездә, дөресен генә әйткәндә, мөмкинлекләр дә бар, әмма яза белүче кешеләр юк. Үзенең фикерен әдәби телдә, татар телендә әйтеп бирә алырлык кешеләр юк. Бәлки алай әйтү бик дөрес тә булмас, әмма татар теле укытучылары язып җибәргән мәкаләләрне бастырыр алдыннан мин яңадан язар дәрәҗәгә җитеп төзәтеп утырам. 
 
Яңа буын татар теле укытучылары яза белми. Алар балаларны татар телендә фикер йөртергә ничек өйрәтә икән соң?

Хөкүмәтнең карамагындагы оешма булганга, бездә хезмәт хаклары түбән дип әйтеп булмый. Өлкә күләмендә уртача хезмәт хакыннан безнең хезмәт хакы югарырак та әле.

Безнең газетаның бүгенге көндә проблемасы – укучылар саны кими бара. Моның сәбәбе бер генә: татарча укучы кешеләр азая. Өлкән яшьтәгеләр бакыйлыкка күчә, яшьләр укый белми. Менә шул. Без бу проблеманы чишү хакында уйланабыз, безнең планнар бар. 
 
Киләсе елда булырмы, бер-ике елдан соң булырмы, без 12 битнең берсендә материалларны рус телендә чыгарырга уйлыйбыз. 
 
Үзләрен татар дип санаучы, әмма шул ук вакытта русча сөйләшүче татар яшьләренә киләчәктә бер битебезне русча бирергә кирәк булыр дип уйлыйм. Аннан соң бәлки бөтенләй татар теленнән баш тартып, русчага күчәргә, рус телле татарлар өчен газета чыгарырга туры килер. 
 
Әлегә безнең газетабыз татар телендә генә чыга, русча материаллар без гомумән бастырмыйбыз. Газета ул, беренче чиратта, телне саклау үзәге. Бездә күбрәк мишәрләр яши, шуңа күрә безгә: “Менә сез казанча язасыз, безнең телдә, мишәрчә язсагыз без дә газетага язылыр идек, укыр идек, безгә җиңелрәк булыр иде”, дип әйтәләр. Без ул фикер белән килешмибез. Безнең уртак әдәби телебез бар. Без Казанга карыйбыз, Казанны үзәгебез, мәркәзебез дип саныйбыз, аннан рухи азык һәм илһам алабыз.
 
“Самара татарлары” медиа-порталы баш мөхәррире Римма Нуретдинова: “20-30 елдан татар матбугатын укучы булмаячак”
 
  • “Самара татарлары” медиа-порталы 2013 елның 18 октябрендә эшли башлады. Медиа-порталның оештыручысы һәм даими иганәчесе – “Туган тел” Самара өлкә татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, проект авторы, сайтның баш мөхәррире – Римма Нуретдинова. “Самара татарлары” сайты яңалыкларны татар һәм рус телләрендә бастыра. 
 
- Римма, сайтыгызны яшьләр укыймы?
 
- Безнең Самара өлкәсендә “Бердәмлек” газетасы чыга. Кайчандыр тиражы 4 мең данә тәшкил иткән газетаның бүгенге тиражы – 2 мең данә. “Бердәмлек”не олы яшьтәге әби-бабалар гына ала, газетаны укымыйлар дияргә була, шуңа күрә без биш ел элек сайт булдырырга дигән фикергә килдек. Хәзер яшьләрнең кулында телефон, алар һәрвакыт интернетта утыра. Хәбәрләребез күзләренә чагылып булса да китсен, татар сегментыннан бөтенләй китеп бетмик дип булдырылган сайт ул. Яшьләр барыбер лентаны әйләндергәндә безнең хәбәрләрне, сылтамаларны күрә һәм кызыклы дип тапканнарын кереп укый. Әмма шулай да хәзер яшьләр арасында татар телен белүчеләр азая, яшьләр татарча укырга авырсыналар, шуңа күрә без сайтны ике телдә дә алып барабыз. Кызганыч, русча текстлар күбрәк укыла.

- Ә яшь журналистлар мәсьәләсенә килгәндә?
 
- Хәзер татар матбугатына яшь журналистлар килми. Беренчедән, аларга татар телендә язарга авыр. Икенчедән, хезмәт хакы бик түбән, шуңа күрә эшләргә теләүче яшьләр бик күренми. Татар журналистикасында бүген күбрәк олылар эшли. Кадрлар белән проблема бар. Яшьләргә акча да күп кирәк бит инде. Көндәлек тормышта түләргә мәҗбүр булган барлык әйберне кайгырта башласаң, акча җитми. Ә редакцияләр алай күп түли алмый.
 
Минемчә, 20-30 елдан татар матбугатын укучы булмаячак.
 
Язылучысы гына түгел, язучысы да булмас инде аның. Минем буында да хәзер язучы кеше юк. Безнең Самара өлкәсе буенча карасаң, ул 30 яшьлекләргә язуы да авыр, укуы да авыр. Үзләре авылдагы татар мәктәбен бетергән булсалар да, бүгенге көндә, шәһәрдә яшәү сәбәпле, русча аралашалар. Аларга татарча укуы авыр.
 
Автор: Динә ЙОСЫПОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев