Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Женьшень — дару үсемлекләренең патшасы

Женьшень турында, татарча «тереклек тамыры» дип тә әйтәләр. Әлеге дару үсемлеге аралиячеләр семьялыгына керә. Ярты гасырдан (50 ел) артыграк яши. Тамырлары кеше фигурасын хәтерләтә, шуңа күрә, усемлекнең исеме кытай телендә «кеше-тамыр» мәгънәсен аңлата дигән мэгълумэт тә бар.

Июнь һәм июль айларында чәчәк ата, август ахыры сентябрь айларында җимеш бирә. Җимешләре ачык-кызыл төстәге, шарсыман төшләр.

 

Женьшень кайда үсә

Безнең илдә женьшень табигаттә бары тик Россиянең Ерак Көнчыгыш районнарында, Хабаровск һәм Приморье өлкәләрендә генә үсә. Күпләп җыю сәбәпле Кызыл Китапка кертелгән.

Ә җир шары буенча әлеге үсемлекне Кытай, Вьетнам кебек Азия илләрендә, Тибетта очратырга мөмкин.

Женьшень кешеләр тарафыннан культуралаштырылган һәм махсус үстерелгәндә кыргый сортларга караганда тизрәк үсә.


 

Нәрсә белән файдалы?

Женьшень турында юкка гына файдалы дип мэгълумэт таратмыйлар. Женьшенның файдасы бик зур. Дәвалану өчен женьшеньнең тамырын кулланалар. Тамыр составында:

• тритерпен сапонины;

• В1 һәм В2 витаминнары;

• сумалалар;

• эфир майлары;

• пектин;

• фитостерин;

• органик кислоталар;

• крахмал;

• шикәр бар.

Шушындый физиологик актив матдәләргә бай булуы сәбәпле, женьшень тамыры кеше организмының авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, төрле органнар һәм системаларга уңай йогынты ясый. Әлеге файдалы үсемлекне дару итеп куллану нәтиҗәсендә кешедә гомуми тонус күтәрелә, арыганлык һәм хәлсезлек бетә, матдәләр алмашы яхшыра.

Женьшень тамырыннан ясалган препаратларны физик һәм акыл сәләтен арттыру өчен, эш сәләте кимүдән, ару-хәлсезлектән, каты авырулардан соң аякка басканда кулланалар.

Бу искиткеч файдалы дару үсемлеге препаратларын түбәндәге авырулар булган очракта да кулланырга тәкъдим ителә:

• җенес бизләре эшчәнлеге начараю;

• атеросклероз;

• кан басымы түбәнәю;

• йөрәкнең хәлсезләнүе;

• азканлылык (гемоглобин күләме түбәнәю);

• шикәр авыруы (диабет);

• бавыр ялкынсынуы;

• гастрит (ашказаны сыекчасының әчелеге түбән булу);

• нерв системасы авырулары;

• йогышлы авыруларны дәвалаганда һ.б.

Женьшень препаратлары бөтенләй зарарсыз диярлек, шул сәбәпле аларны озак вакыт дәвамында кулланырга да мөмкин.

Аптекаларда женьшеньның спиртлы төнәтмәләре, драже, таблетка, капсулалардагы препаратлары сатыла.

Төнәтмәсен өйдә дә ясарга мөмкин.

 

Женьшень төнәтмәсен ничек ясарга

Өй шартларында төнәтмә ясау өчен 10-15 грамм вакланган тамырны ярты литр аракыга салып бүлмә температурасында 15 көн чамасы тоталар. Көнгә 3 тапкыр ашар алдыннан 1 чәй кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы бер айдан — ай ярымга кадәр.

 

Чыганак: https://nur.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев