Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзебездә дә Вуйчич бар бит (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Авыру бала үстерүче әниләр белән еш аралашырга туры килә. Күбесе зарыгып көтеп алган нарасыеның чирле булып туганын авыр кичерә. Алар бу хакта еламыйча сөйли дә алмый. Андый әниләргә нишләргә соң? Кукмарада моның җаен тапканнар. "Шәфкать" ("Милосердие") тернәкләндерү үзәгендә андый сабыйларны тормышка әзерлиләр икән.

Авыру балалары булган ке­шеләр сабыен ничек тә тернәк­ләндерергә тели. Бирегә үз районнарыннан гына түгел, күрше Саба, Мамадыш, Балтач, Арчадан да киләләр икән. Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән дә йөрү­челәр бар, диләр.
- Безнең үзәккә тиздән 20 ел тула. Шушы вакыт эчендә биредә нинди генә балалар дәва тапмады. Үзәк 45 урынга исәпләнгән. 30 бала көндезен дәвалана, калганнары биредә 30 көн буе яши. Төп максатыбыз - авыруларга дәва бирү генә түгел, аларны нинди дә булса шөгыльле итү. Мәсәлән, безгә йөри торган малайлар тегә дә белә, бәйлиләр дә, - ди тернәкләндерү үзәге җ­и­тәкчесе Роза Фазлыева. - Балалары бирегә йөрүче оста куллы әниләр дә бар. Кайчак алар да ярдәмгә килә. Мәсәлән, Гөлсинә Молдаваева, барлык кешеләрне җыеп, мастер-класслар уздыра. Ул капроннан чәчәкләр ясарга оста. Шуны балаларга да өй­рәттек. Тик ятучы капрон колготкилардан эшләнә ул. Тамилә Га­лиеваның әнисе исә вазалар ясый. Алар аны сабыйларына да өйрәтә. Остарулары җитте хәзер, чәчәкләрне заказга ясап, акча эшлиләр.
Биредә тегү һәм агач эшкәртү остаханәләре бар. Без килгәндә, ике малай, тырышып, төймә тага иде. Остаханәдә куна тактасы ясарга да өйрәнәләр. Сәбәбе дә бар: балалар әниләрен 8 Март белән котларга әзерләнә.
- Билгеле, кул эшләрен барлык балалар белән дә эшләп булмый. Күбесенең акылына зыян килгән. Эшкә сәләтлеләрен генә сайлап алабыз. Күп кенә балалар үзләре шулкадәр тырыш була. Әйтик, Дилә Кашапова бик матур итеп җырлый. Үзебезнең артис­тыбыз инде ул хәзер. Биредә тәрбияләнгән Ленар Баймиев музыка җитәкчесе булып эшли. Ул аларны җырларга өй­рәтә. Төрле конкурсларда катнашалар, җиңү яулыйлар. Аяклары йөрмәсә дә, җырлап күңелләрен күтәрәләр, - ди Роза Фатыйховна.
Узган ел Казанга Ник Вуйчич килгәч, тернәкләндерү үзәгендә эшләүчеләр дә очрашуга барган.
- Үзем Никның сөйләгәнен тың­лыйм, үземнең күңелемдә гел бер уй. Нишләп әле без дә үзе­бездә тәрбияләнеп чыккан кеше­ләрне чакырып, мондый очрашулар уздырмыйбыз, дип кайттым. Кайтуга бу эшне башладык та. Очрашуга балаларның әти-әниләрен дә чакырдык. ДЦП диагнозлы кешеләр килеп, үз тормышлары турында сөйли башлады. Аларның зур уңышка ирешү­ләрен күреп, әти-әниләр тынычланып калды. Без бу очрашуларны хәзер ай саен уздырырга тырышабыз, - ди Роза ханым.
Ел саен биредә дәваланган, эшкә өйрәнгән кешеләр белән очрашу да була икән. Монда инде ул заманда эшләгән тәрбия­челәр, пешекчеләр дә килә икән. "Бик күңелгә үтеп керә торган җылы очрашу була. Бер генә мисал. Бер балабызның колагы ишетми, үзе сөйләшми. Унсигезе тулгач, безгә йөрүдән туктады. Ә менә очрашуга бер кочак розалар белән кайткан. Димәк, аңа монда кыен булмаган. Әйтәсен әйтә алмаса да, хисләрен җитке­рә алды", - ди Роза ханым.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА
    Ватаным Татарстан
    № --- | 12.03.2018

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев