Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Үзебез бу вакытта кунакта идек, кайтсак “Ана капиталы”на алган йортыбыз урынында күмер өеме генә” - Түбән Кама районында берьюлы өй йорт янган

13 октябрь көнне Түбән Кама районы Колмакчы авылында янгын чыга һәм рәттән өч өй янып бетә.

"Карак берне ала, уттан берни калмый" ди татар халык мәкале. Түбән Кама районының Колмакчы авылында яшәүче өч гаилә, кышка кергәндә йорт-җирсез кала. Янгынны иң беренче Рәйсә әби күреп ала.

- Йокыга китмәгән идем әле, шарт-шорт иткән тавыш ишеттем. Кемдәдер бәйрәм икән, берәү салют аттырадыр дип уйладым, - ди ул "Татарстан 24" корреспондентына. - Әмма ишегалдына чыксам, бөтен урам яна кебек күренә. Ишек алдына куе төтен кереп тулган. Мин ярдәмгә килергә кеше эзлим, уңга карасам да, сулга карасам да, бер кем юк. "Янабыз" дип тә кычкырмакчы булам үзем, тавышым чыкмый, тавышым юк. Мине беркем ишетми. Андый вакытта югалып каласың бит ул, кире өйгә йөгереп кердем дә, куркуымнан ишекне эчтән бикләп куйдым. Ә үзем уйлыйм: "Күршеләр яна, миңа болай кул кушырып утырырга кирәкмидер" дим.

Янгын сүндерү бүлегенә янгын турындагы хәбәр кичке 10нар тулып киткәч керә. Коткаручылар килгәндә, бер сарай гына яна торган була әле. Анда печән һәм маллар өчен катнаш азык сакланган. Көчле җил аркасында, янгын бер корылмадан икенчесенә санаулы секундлар эчендә күчә. Хуҗалык корылмалары, йортлар бер-берсенә бик якын салынган. Бу да утка зур ярдәм була.

Нәтиҗәдә, төнге янгын телләре ике йортны тулысынча ялмап алган, өченчесенең каркасы гына исән. Шулай ук ишегалдындагы сарай, мунча, каралты-курадан да күмер өеме генә калган

Янгын сүндерелгәч тә, Рәйсә әби төне буе йокламый. Хәрәбәләр яңадан кабынып китәр дә, 50 метр ераклыкта гына могҗиза белән исән калган йортына ут кабар дип куркып ята ул.

Янгында зыян күрүче Алена бу вакытта кунакта булган. Өенә кайтса, утыр да ела: йорт-җирне ялкын чорнап алган. Бүген биредә кайчандыр өй булганын дәлилләп мич кенә утырып тора. Дәһшәтле янгыннан Аленаның тавыклары һәм йорт куяннары да качып котыла алмый.

-Күршеләрем янгыннан берникадәр җиһазларын, малларын чыгарырга өлгергән. Ә миңа шалтыратучы да булмады, - ди ул.

Алена бу йортны дүрт ел элек "Ана капиталы" акчасына сатып алган була. Бүген дүрт кешелек гаилә: Аленаның ире һәм ике баласы туганнарына сыенган.

Район күзәтчелек оешмасының өлкән инспекторы Рөстәм Гарифуллин сүзләренчә, бүген янгынның сәбәбен һәм гаепле кешеләрне эзләү буенча тикшерү эшләре бара.

Авыл халкы мондый зур янгын чыгуын хәтерләми. Милекчеләргә хәзер янгын китергән зыянны санарга кирәк. Шунысын әйтергә кирәк, аларның берсенең дә йорт-җире иминиятләштерелмәгән. Якынча исәпләүләр буенча, килгән зыян берничә йөз меңне тәшкил итә.

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


“Үзебез бу вакытта кунакта идек, кайтсак “Ана капиталы”на алган йортыбыз урынында күмер өеме генә” - Түбән Кама районында берьюлы өй йорт янган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев