Саба ТВ

"Үзе этәрде ул мине хыянәткә..." (БУЛГАН ХӘЛ)

Кичләтеп кенә эштән кайта идем, әллә көтеп торган, бер ханым очрады: «Язганнарыгызны укып барам!» — дип сүз кушты. Каләм тибрәткән кеше мондый сүзгә битараф кала димени! Исәнләштем:

 

— Рәхмәт. Тик исемегезне хәтерләмим, — диюдән гайре ни әйтим.
 
— Айның тулган чаклары моңсу хатирәләр уята. Кү­ңел дә тула! — Сүзен ерактан уратып башлады ул. — әллә шуңа, сер сыярдай кешегә бер ачыласы килә.
 
«Кем ышанып журналист халкына сер сөйли инде?» — димәкче идем дә, яхшысынмадым. Тилмереп ки­ңәш көтүме, шөбһәме, йө­рәккә тия, сискәндерә торган ниндидер моңсулык бар иде аның күз карашында.
 
— Гыйбрәт булсын дип тә сөйләмим, язып чыгарсыз, дип тә уйламыйм. Мөлдерәмә моң булып бимазалап торган йөрәк хисләрен чайпалдырасым, башымнан узганнарны сөйләп, күңелне борчыган бимазалы уйлардан котыласым килә. Сез аңларсыз кебек мине...
 
Чит илләрдә моңлы-зарлы киңәш-табыш итәргә психологка йөри, диләр. җанын талкыган уй-хәсрәттән арынып күңел тынычлыгы табып буладырмы — белмим. ә бездә... «Кемгә сөйлим серләремне, йөрәгем ялкын кебек, ялкынланган йөрәгемә берәү бик якын кебек!» — дип җырласаң гына инде.
 
Августның кызу, коры көннәре иде бу. Кайчаннан бирле җиргә тамчы яңгыр төшкәне юк. Тирә-якта тузан болыты, бөркү һава, агачлар яфракларын шәлперәйтеп, әлсерәп утыралар. Алар да ярдәм көтә. Күктән! Их, яусын иде хәзер коеп-коеп! Сулышлар иркенәеп китәр, дөнья яшә­реп, чистарып калыр иде. әмма көткән болыт юк та юк.
 
Тукталыштан ерак та түгел бакча бар икән. Яше иллеләр тирәсенә авышкан сөйкемле ханым белән шунда буш эскәмия табып утырыштык.
 
— Бу хатын җүләрләнгән ахры, дип фаразласагыз да, озын сүзнең азагын көтеп ала алмыйча торып китсәгез дә үпкәләмим. Сабыр итеп тыңласагыз... бик рәхмәтле булыр идем. әйттем бугай, сөйлисем килә. Югыйсә... йөрәк шартлар, чыдамас. Ялгызың андый йөк күтәрү авыр.
 
Ханым челтәрле кулъяулык алып күз төпләрен корытты.
 
— Уйланам, еш кына шулай үз-үзем белән сөйләшәм. Сәер кеше диясез­дер. — Ул тагын туктап калды. Чуалчык сүз җебенең очын табу кыен иде аңа. Ашыктырмадым. Ул кадәр ашыгыр җирем дә юк, иртәгә ял...
 
— Адәм баласы бу фани дөньяга бәхетен эзләп килә. һәркем үз бәхете, үз ризыгы белән туа, дисәләр дә... әнием хәләл ризык — күкрәк сөтен дә имезә алмаган, мин тугач та күзләрен мәңгегә йомган. әти башка хатынга өйләнгән. Кая барсын, дөнья көтәргә кирәк бит. үгиебез бер-бер артлы биш бала китерде. Кемгәдер кызык, ике ел саен бәби чәе. әмма мин кызыгыннан бигрәк авырын күбрәк татыдым. Елак сабыйларны көйләү, юату, бишек тирбәтү, чүпрәклә­рен юу-алыштыру, ашату-эчертү, бар да минем өстә. Утырып, ял итәргә вакыт юк. Балачагым булмады минем. Ундүрт-унбиш яшем­дә ата бер, ана башка эне-сеңелләрне бага-бага тәмам йончыган, арыган, кем әйтмешли, аягөсте йоклап йөри торган бер асрауга әйләнгән идем инде. Куанычым — мәктәп иде. Хә­ер, көченнән килсә, мине үгием укырга да йөртмәс иде. Балалар чирли, дип бик еш дәрес калдыра торгач, укытучыбыз өйгә килеп үгиемне нык кына кыздырды. «Асраумы әллә ул? Авыр эш йөкләп, дәрес әзерләр чакта да бала каратасыз икән, без аны детдомга җибәрәбез. Ахыры хәерле булмас бу эшнең», — диюе истә әле. Кырыс иде үги анам, йомшарды. әмма азга гына. үзем дә сабый гына бит, ә өйдәге бөтен эш минем җилкәдә. Укырга йөрүдән генә тыя алмый.
 
Әти мине якларлык түгел, әнидән курка... И-и ник сөйләп торам?Ана үги булган йортта, ата — җизнә. Ни көтәсең җизнигә әйләнгән әтидән. Шау-шулы, минем өчен чит бу йорттан котыласым килүе хак иде. үз көнемне үзем күрергә тиеш дигәнне бик иртә чамаладым. Яшем җитәр-җитмәс кияүгә чыктым. Унҗиде генә иде әле миңа. Күршеләргә кунакка кайткан егетнең күзе төшкән. «Урлыйм мин сине», — ди. «Урла!» — дидем. Алдын-артын уйлап тормыйча шулай тиз ризалык бирүемне әле хәзер дә... аңлыйм да, аңламыйм да. Яратуның ни икәнен белмичә, сынамаган-белмәгән кешегә тот та кияүгә чык инде! Язмыш, дибез дә. Хәер, Язмыш каләмнәре безнең кулда түгел, диюләре хактыр. әйе, ике күргән, өч сүз алышкан кешегә иярдем дә киттем. Эһ, холык-фигылен азрак сынаган булсаммы?! Юк шул, кайда абынып егыласыңны белсәң... Бер бәхетсез — гел бәхетсез, диюләре хактыр. ә бәлки күрәчәктер, кем белеп бетергән.
 
Кирам исемле иде ул. Казанда төзелештә эшли, тулай торакта кечтеки генә бүлмәсе бар. Миңа кадәр бер хатын белән шунда торган. Аерылышу сәбәбен холыклар ярашмады, диде дә бетерде. Артыгын мин дә төпченмәдем. Хәер, баштагы елларны алай начар да яшәмәдек. Дөрес, кала тормышына ияләшү җиңел булмады. Авылдан килгәннәрне кайда да эш көтә. Авыр эш. Иркә үскән кыз төзелештә маляр булып йөрми. Безгә ярый шул. Тирләп-пешеп эшлисең дә душка кереп юынып чыккач, яңадан тугандай буласың. Баштарак, ничек киләсе иттем әле, авылда калсам, сыер сауган булыр идем, шушы рәхәттән дә мәхрүм бит авыл кешесе — тир исләрен дә тиз генә юып төшерә алмый ич, дип куана идем. Көн дә мунча ягарга авылда утын исәпле. Шәһәр тормышының мине иң нык куандырган ягы — чиста, пөхтә йөрү иде. ә эшнең авырлыгы, ияләшкәч, сизелми ул. Кичке мәктәптә укучы яшьләр байтак иде бездә. Озак уйлап тормыйча кызларга ияреп бардым да, укырга керергә гариза биреп куйдым. Яшьтән үк укуга хирыслыгым көч-дәрман биргәндерме, язмыш тәгаенләгәнме, урта белем турында таныклыкны кулга алуга, төзелеш институтына гариза яздым. Имтиханнар тапшырдым. Ул җәйдә Кирамны чирәм җир күтәрергә — еракка җибәргәннәр иде. Шофер бит. Кая кушалар, шунда бара. Кайтуын дүрт күз белән көтәм — куанычымны бүлешәсе килә, Урып-җыю чорына дип җибәргәннәр иде, декабрь азакларында гына кайтып төште бу. Мин имтиханнарга әзерләнеп йөрим — ошамады иргә бу хәл. Бер сәбәпсезгә тотып тукмады. әй, шул чакта ничек гарьләнүемне сөйләсәм! үги ана кул астында җәфа чигеп, кимсетелү, әләк аркасында атам тарафыннан сугылуларны күп татыган булсам да, гомер юлын бергә кичәрбез дип ышанган ирнең болай каһәрләвен көтмәгән идем. Аерылып китәргә дә уй­лаган идем... Буемда бар, бәби туар чак җитеп килә. Сабыем хакына горурлыгымны читкә куеп торыйм, дидем. Озын куллы ир-атның кулын бер суккач ук кыскартырга кирәк икән. Кул белән шаярырга ирек бирмәскә! Сукса, шул гадәтен куа икән ул ир заты. Сине түбәнсетүдән тәм таба. Шуннан — китте: эчеп кайта да тавыш куптара, имеш, санламыйм, иш итмим мин аны. Укуымны күпсенә. җелегемә төште. ә мин — тиле, көнләшеп үзәгемә үтүен яратуга юрыйм. Яратканга көнләшә, имеш.
 
Хәер, кызыбыз тугач, берара басылган кебек булды, әмма күпкә түгел. Шуннан... Берзаман кара эчү белән эчә башлады. Бер аек көне юк. Кайтмый да кала. Ышанасызмы, ичмасам, бер генә төн булса да тыныч йоклармын, дип куана идем. һай, кая инде ул тынычлык?! Дерт итеп төненә йөз уянасың — эчең яна, бәгырь көя, гүяки. Аерылып китәр идем, барыр җирем юк. Фатирга чират торабыз. өзелмәгән өмет яшәтә бит кешене. ә ул кайтып керә дә, болай да дер калтырап торган җаныңны талый. «Син мине яратмыйсың!» Яратыр өчен кешене хөрмәт итәргә кирәк. Ышанырга, матур итеп, көчле ир итеп күрергә! Көн дә исереп кайтып, куркытып торган адәмне яратып була димени?! Юк, аңламады. Унҗиде ел газап чиктем, ут кебек кайнар газап йотып яшәдем бит мин.
 
Кызым Алиягә унбиш яшь кенә тулган иде әле. Иртә җитлекте ул. Гаҗәп түгел, мондый гаиләдә үскән балалар йә бернигә яраксыз йомшак, йә каты бәгырьле була. Минем кызым артык йомшак та, каты бәгырьле дә түгел. Уйчан иде ул. Мине аңларга тырыша. Мәс­кәүдә минем әнинең бертуган апасы яши иде. Шул чакырган. «Китәм, — диде Алиям, — мин түзеп, башкача бу тормышта яши алмыйм. ә син, әнием, уйла, үзеңне шулкадәр кимсетә, түбәнсетә торган адәм белән, мин аны әтием дип әйтергә дә оялам, гомер буе яши алырсыңмы?! Түбәнсетергә ирек куйма!»
 
Мең төрле авырлыкларны кичеп, төзелеш пычрагын ера-ера тырышып төзешкән йортыбыздагы өч бүлмәле фатирның Алия киткәч, яме бетте. Кирам нык кына биреште. Авырый башлады, андый кешене эшендә дә тотмыйлар. әле бер җиргә күчкән була, әле икенчесенә... Төшенкелек биләп алды, чытык чырай, бер нигә омтылышы юк. Чамасыз эчү эзсез уза димени? Хәер, көнләшүе кимемәде, сәбәпсезгә бәйләнүләре, теленең зәһәрлеге артты. Урамда барганда да: «Теге кеше сиңа карап, елмаеп үтте. әллә йөри торган нәрсәңме?» — дип бәйләнә. «Бизәнеп-төзәнеп тиккә йөрмисең син. Бөтенесе матур дигәнгә ышанасыңдыр, име», — диюенә дә ияләштем: «Матур булгач!» — дип кенә җавап кайтарам. И китә шуннан тузынып, булмаган сөяркәләрне таптыра. әллә ниткән нахак сүзләр бе­лән сүгә. Иртән: «Исерек ни димәс, кичер мин җү­ләрне! Бүтән алай рәнҗетмәм. Ташлама мине. Бу — соңгысы», — дип ялвара.
 
Язмышыңа шулай язылгач, дисең дә кичерәсең. Берсендә түзмәдем: «Нахак сүз белән күпме җанны таларга, юк гаеп табып би­тәрләргә була? Синең шик-шөбһәң чынга ашсын өчен бәлки миңа тырышырга, берәр шәп адәм табарга да — йөрергә кирәктер! Чынлап, сөяркәм булса, җан болай ук рәнҗемәс иде. Йөрәк җәрәхәтләнмәс иде», — дип әйтеп ташладым.
 
Чынлыкта, үзе этәрде ул мине хыянәткә! Тиктормас теле, юкка бәйләнүләре, бетмәс-төкәнмәс шик-шөб­һәләре белән үзәгемә үтеп...
 
Кирамның көнчелеге, эчкечелек кебек үк чир, төзәлмәс авыру икәнен ник алданрак абайламадым икән? Төзелеш институтын тәмамлап, проектлау институтында эшли идем инде мин ул чакта. Куанычым да, шатлыгым да — яраткан эшем! Кеше арасында күңел ачыла, йөгереп эшкә барам, кайтканда... Атлар-атламас кайтам да... йорт тоту мәшәкатьләре бөтереп ала, еламыйм инде элеккечә.
 
Хыянәтме бу?
 
Болай булды... Туры ки­лүме, язмыш шаяруы идеме, бер җыелышта яным­дагы буш урынга олпат кыяфәтле бер ир-ат килеп утырды. «Бу урын бушмы?» «Сезне көткән...» — дидем шаяртып. Шуннан сөйләшеп киттек. Төзелеш оешмасында баш инженер иде ул. Ягымлы, итагатьле адәм. Була бит шундый кешеләр, бер күрүдә якын итәсең, һәр сүзенә ышанасың килә. Элек тә күргәнем бар иде аны, шул җыелыш-мазарда инде. Кыяфәтеннән олысыманлык сизелеп торган кешеләргә тартыла торгандыр күңел. әмма болай якыннан, күзгә күз карап аралашкан юк иде. Гап-гади кеше икән ул да. әллә кайчангы дуслар сыман сөйләшеп киттек. Ни-нәрсә хакында сөйләштек, алары истә дә калмаган. җыелыш беткәч, бергә чыктык. Безгә кемнәрдер очрады, аның таныш-белеше күп иде. Кемдер якындагы кафега кереп кофе эчеп чыгарга тәкъдим итте. Ни гаҗәп, мин каршы килмәдем дию генә аз, бик сөенеп ризалаштым. Күпме гомер калада яшәп үземне болай иркен һәм ирекле тойганым юк иде. Кирам, гадәттәгечә, ерак юлга чыгып киткән, өйдә мин барыбер ялгыз. Түгәрәк табын корып, берәр чәркә шампан шәрәбе дә тотып, байтак кына утыргач, танышлар таралышып беткән. Без икәү генә утырып калганбыз икән буш кафеда.
 
— Өйгә дә кайтасы килми, кая барырга инде хәзер? Салгансың, дип хатын өйгә кертми дә кертми инде, — диде бу шаярган булып.
 
— Хатыннар шундый инде алар! Зәһәр, — дигән булдым. — Юкса, кыз чакта бар да матур-мөлаем, начар-ямьсез хатыннар каян килеп чыга, дип баш ватасы юк. Шулардандыр, мөгаен! — Шаяртуым аңа ошады, элеп алды:
 
— Хак әйттегез! Тик шунысы, минем хатын әле дә дөньядагы бер чибәр. Тик шунысы бар... Күзе — зәп-зәңгәр, үзе чыннан да... зәһәр.
 
«Әйдә безгә!» дигәнне ничек әйттем икән? Шампан тәэсире идеме бу, әллә Кирамның «Сөяркә!» сүзе үзәк-бәгыремә төшкәнгә үч итеп чакырдыммы? Ничек булса булды, киттек. Хата идеме бу, язмышмы, кем белгән. Кирам белән торып бетерә алуыма ышанмый идем инде үзем дә. Шул... Кирам бер атнадан гына кайтты. Ул юкта әйберләрен төйнәп куйдым. Фатирны ике бе­рәр бүлмәлегә алыштыру чарасына керешкән идем инде. Аерылышу турында гаризаны да үзем илтеп бирдем. Туп-туры күзенә карап әйттем дә салдым:
 
— Әйткәнеңне үтәдем. Хыянәт иттем. Моннан соң да безгә бергә яшәү мөмкин түгел, — дидем. Көтмәгән идеме ул мондый карарга килүемне, хыянәт сүзе хушын алдымы, бер мәлгә катып калды. Сугарга кизәнгән иде, башка вакыттагы сыман башымны иеп тормадым. Каян килгәндер шулкадәр үзсүзлелек, кыюлык, хәтта үземне шаккатырып:
 
— Кул күтәрергә уйлама да! — дидем. — Моңарчы түзгәнемә дә үкенеп бетә алмыйм. Хокук саклау органнарына гариза язып куйдым. Төрмәдә черисең килмәсә, ризалашып, яхшылык белән аерылышыйк!
 
Гаҗәп, сабыр савытлары бер тулса, үзгәрә икән кешенең холкы да. Ул да үзгәрде. Фатирны алыштырганчы, икебез ике якка юл тотканчы да әле байтак гомер узды. Минем эчем тү­гәрәкләнә башлаган иде инде.
 
— Бала синеке түгел. Гомер буе чит кеше баласына алимент түләргә җыенмыйсың бит инде син, — диюемне чынга алмаган кебек кыланды.
 
Ләкин буласы булган, туй узган, тун тузган иде инде.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://vulcanpost.com/588113/gynecomastia-aka-man-boobs-silent-sufferers/

Роза МУЛЛАНУРОВА
Татарстан яшьләре

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: