Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Әздән генә чит илгә кияүгә чыкмый калдым"

Җырчы Лилия Муллагалиева белән очраштык.

- Лилия, Илсур бит аерылган булган, кияүгә чыкканда ул турыда уйладыңмы?

- Гомергә дә башыма кермәде. Аерылган икәнен соңрак кына белдем.

- Үзе әйттеме?

- Әйе. Апа да әйткән иде, колакка да элмәдем.

- Аерылган ир булуы куркытмадымы?

- Юк. Миңа хәтле биш елга якын ялгыз яшәгән бит ул.

- Ирең белән проблемалар килеп чыкмыймы?

- Булгалый, җайлап үткәреп җибәрергә кирәк. Күбрәк яшьрәк чакта буладыр ул. Тора-бара аның холкын аңлыйсың, кайчан кызып китәсен, ни әйтәсен беләсең. Аңгыра хатын булмасаң, аңа хәтле барып җиткермисең. Өйдәге талаш, тавыш күбрәк хатын-кыздан тора.

- "Инстаграм"да Асаф Вәлиев белән кочаклашып фотога төшкәнсең...

- Шаяру гына булды ул. Без Асаф белән чын мәгънәсендә якын дуслар. Сәхнәгә беренче ул алып чыкты мине. 1997 елда ике көн Камалда концерт куйдык, дуэтлар җырладык. Гастрольләргә йөри башладык. Ул шундый итагатьле, өрмәгән урынга да утыртмый, ишекләрне ачып чыгара... Ул бик бәхетле булырга тиеш. Аның хатыны бар инде, никах белән торалар.

- Хатыны бармыни?

- Бар, бар! Балалары туып, куанычлы гомер итүләрен телим. Аның белән бергә төшкән фотоларга берәр нәрсә яза башласалар, эче поша. "Игътибар итмә аңа, Асаф", - дим. Менә шундый сабый күңелле ул.

- Кочаклашып төшкәч, ирең көнләшмиме?

- Юк. Элек үзем бик каты көнләшә идем. Үлә, яна, көя идем. Галәмәт иде. Ул башка кызларга караса да көнләшә, ут яна идем.

- Ничек бетердең?

- "Җитте, Лилия, болай ярамый, болай яшәп булмый!" - дидем.

- Беттеме, әллә күрсәтмисең генәме?

- Бетте! Көнләшү - чир ул!

- Кияүгә чыкканчы көчле мәхәббәтең булдымы?

- Әздән генә чит илгә кияүгә чыкмый калдым.

- Кем иде ул?

- Югослав егете. Бауман урамын ясыйлар иде бит, ул рәссам иде. Студент чак, нык яраттым мин аны. Югославиягә әти-әниләре янына кунакка да алып кайтты. Анда бер ай яшәдек. Анда татарча сөйләшә, җырлый алмыйм, үземнекеләрне сагындым. Ничек кенә яратсам да, бу минем дөньям түгел икән дип аерылыштык.

- Елап калдымы?

- Әйе.

- Лилия, җырла әле?

- Сагышланма, гомер уза диеп,
Син кайгырма яшьлек үткәнгә.
Үткән кебек ул тоела гына,
Узды диеп картлык көткәнгә.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев