Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзбәкстанда аракы һәм тәмәке җитештерүчеләр спорт үсешенә акча күчереп барырга тиеш була

"Спорт өчен түләү" быел 1 июньнән кертелә.

(Казан, 9 март, "Татар-информ". Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзиеев сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләрне спорт үсеше өчен акча күчереп барырга мәҗбүр итә торган карар кабул итте. Ул быел 1 июньнән гамәлгә керә. Бу карар республиканың милли закон чыгару базасына урнаштырылган, дип яза РИА-новости.

Документ нигезендә, физик культура һәм спорт министрылыгы каршында Үсеш фонды оештырылган. "Сыра, аракы һәм тәмәке җитештерүчеләрнең сатылган продукция күләменнән җыелган акчаны фондның акча чыганагы итеп билгеләргә", - диелә документта.

Сыра җитештерүчеләр продукциянең бер декалитрыннан 2 мең үзбәк сумы (безнеңчә 14 сум), ә аракы җитештерүчеләр - 5 мең үзбәк сумы безнеңчә 35 сум) түләячәк, тәмәке җитештерүчеләр 1 данә тәмәке өчен 1 мең үзбәк сумы (безнеңчә 7 сум) түләячәк.

Карарда фондның акчасын туплаучы башка чыганаклар да билгеләнгән: дәүләт бюджеты, спонсорлар акчасы, тренер эшчәнлеге белән шөгыльләнү өчен рөхсәт бирү һәм аттестация уздырудан кергән акчалар, шулай ук физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт корылмаларына паспорт ясаудан кергән акчалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев