Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзбәкстан вәкиле Сабада инвалидлар өчен өстәл теннисы ярышы оештыра

Үзбәкстаннан Татарстанга конференциягә килгән Әнисә Шәмсетдинова буш көннәрендә ярыш уздырырга булган.

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Сабада 20 декабрь көнне сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә ярышны оештыручы Үзбәкстан кунагы Әнисә Шәмсетдинова әйтте.

«Мин үзем инклюзив белем бирү конференциясенә киләм. Менә шунда берничә буш көнем булачак. Шулай итеп өстәл теннисы буенча ярыш үткәрергә булдык. Бу — минем инициативам иде», — дип сөйләде Үзбәкстандагы «Downside sport» коммерцияле булмаган социаль мәгълүмати проект җитәкчесе Әнисә Шәмсетдинова.

Әлеге ярышларда хәрәкәт аппаратына зыян килгән һәм интеллектуаль яктан сәламәт булмаган кешеләр катнаша ала. Өстәл теннисы буенча ярышта барлыгы кырыкка якын кеше катнашыр дип көтелә.

«Әлеге ярышны үткәрүнең максатлары: сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында өстәл теннисы уенын популярлаштыру, сәламәт һәм актив тормыш рәвешен пропагандалау һәм бу өлкәдә катнашучыларның осталыкларын арттырып көчлеләрне сайлап алу. Әлеге ярышларда теләгән барлык кешеләр дә катнаша ала, яшь чикләүләре юк», — ди оештыручы.

Өстәл теннисы буенча ярыш Саба районында «Саба-Арена» спорт мәктәбендә 20 декабрьдә, сәгать унда булачак. Җиңүчеләрне диплом һәм истәлекле бүләкләр көтә.

 

Фото: Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев