Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үзара салым акчаларының максатчан тотылышы - 2019

Үзара салым үзебез өчен. Референдум акчаларын җыюның мөхимлеген менә шулай халык аңлады инде.

Декабрьнең берендә, ягъни якшәмбе көнне Саба шәһәр җирлегендә үзара салым кертү буенча референдумнар узачак. Район куләмендә һәр җирлектә дә курсәтеп сөйләрлек эшләр биһисап. Халык акчаларына юллар салына, зиратлар төзекләндерелә,суүткәргечләр яңартыла, урамнар яктыртыла.

 

Сабаның Бикет Октябрь урамнарын тоташтыручы тыкрык моңа кадәр җир хәлендә генә юл булып торса, быел аңа менә вак таш тушәлә.Тигез өслектән хәзер җәяүлегә дә, машина йортучеләргә дә хәрәкәт итү бик уңайлы. Бу хезмәтләр әлбәттә инде халыкның уз акчаларына, референдум кертемнәре хисабына башкарыла.

Биредән ерак тугел Ерганак дип исемләнгән тыкрыкта яшәучеләрне гомүмән дә бәхет баскан дияргә кирәк. 5 хуҗалыклы бу урамның кешеләре елның яз, көз айларында юлсызлыктан тәмам җәфа чигеп яши. Быел Балтач районы Юл төзүчеләре биредә юлны да карый, елга аркылы күперне дә сала.

 

Бәхрам Касыймов Ерганак урамында 2005 нче елдан бирле яши.  Юл газабын үз башыннан кичерүче буларак бүгенге унайлыкларга күңеле ышанмый әле аның. Авыл җирлеге җитәкчеләре исеменә барлык урамдашлар белән бергәләп, юл сорап куп тапкырлар хат белән мөрәҗәгать итәләр алар. Нихаять быел ишетәләр үзләрен.

 

Саба буйлап ары киткәч, Мәктәп урамы адресы белән теркәлгән тыкрыкка да быел таш түшәлә. Монда яшәүче ике хуҗалыкның капка төпләренә хәтле яхшы юл килә хәзер.

 

Техническая һәм Игенче урамнарын тоташтыручы тыкрыктан да быелдан башлап машина йортучеләр зар моңсыз гына утеп китәчәкләр. Пычрак, чокыр-чакырлы бу урынга шулай ук таш түшиләр. Байлар Сабасы буенча 2019нчы елда үзара салым акчасына болай каралган юллар ике чакрымга җыела.

Сабаның  Гали Закиров урамында җәй буена гөрләгән юл салу эшләре инде тәмамланды. Бу урында җәяүлеләр өчен 300 метрлап  брусчаткалы тротуар ясалды. Басма күпер күтәрелде.

Быел референдум акчаларына иң күләмле эш үзәк урамда билгесез солдат һәйкәле тирәсендә алып барыла. Ул Җиңүнең 75 еллык тантанасына диеп әзерләнә. Пъедестал күтәрү һәм җир өлешләрен брусчаткалау җирле бюджет хисабына алып барылса, 3 метрлы солдат сыны бронзадан үзара салым кертемнәре хисабына ясала.

Башкаланың "Татинвестехстрой" компаниясе тарафыннан Закир Йосыпов урамы буенча алып барыла торган зур төзекләндерү эшләрен дә сабалылар шатланып кабул итте. Хәзер монда яңгыр сулары өчен лотоклар салына. Электр линиясе, кабельләрны  яңа технологияләр буенча җир асты юллары  аша үткәрү эшләре төгәлләнде.

2020нче ел өчен узара салым акчаларын җыю буенча референдум быелның беренче декабрендә узачак.Саба шәһәр җирлеге буенча  6700  кешедән  300 сум акчаны җыеп алырга кирәк булачак. Халыктан җыелган сумма 2млн 100мен сумны тәшкил итәргә тиеш. Аңа 4 кә бер исәбе белән хөкумәт субсидиясен дә кушкач, 10 млн нан артык акча җирлектәге эшләр өчен казнада торачак.

 

Яңа елда башкарыласы эшләр планы да инде бүгеннән билгеле. Күз уңында 3 балалы гаиләләргә бирелгән җир мәйданында ут, су, юллар, коммункация   эшләрен проектлаштыру, Сабаның әйләнгеч юлында тротуарга төшү, менү уңайлыклары булдыру кебек чаралар тора.

 

 

 

Раиля Галявина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев