Саба ТВ

Замирә Рәҗәпова: «Макс белән талаштык, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты» (ФОТО)

Танылган алып баручы Замирә Рәҗәпова гаиләсе белән сүзгә килгән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, моңа Яңа ел алды фотосессиясе сәбәпче булган.

«Фотосессия ясадык... Макс белән талаштык, Данил фотоларда гел артка карап төште, Аяз бөтенләй төшәргә теләмәде, мин бик каты сүгендем... Әни шаккатты. Тиздән, безнең бәхетле елмайган идеаль гаилә фотолары инстаграм челтәрендә», – дип киная белән шаярта Замирә фотолар белән уртаклашып.
 
«Барлык гаиләдә дә шул ук хәл икән. Ир белән аерылыр дәрәҗәгә җитәсең, балалар 1 сәгать эчендә акылдан яздыра, әмма фотолар матур, идеаль була», дип комментарийлар язганнар укучылар бу фотолар астына.
 
 
 
 
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: