Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Замирә РӘҖӘПОВА: "Бәхеткә юллар урау"

«Ярый әле аерылганмын...» Танылган алып баручы, режиссер Замирә РӘҖӘПОВАның социаль челтәрдә язган бу сүзләре ниндидер бер дулкынны кузгатып җибәргәндәй булды. Күпләр үзләре арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлады, аларга читтән күз салды... Замирәне хатларга күмүләре, аңа эч серләрен ачулары, сораулар яудырулары – шуңа да.

Хатын-кызның бәхете, бәлки, вакытында тәвәккәлли белүдәдер? Тормышны үзгәртим дисәң, нидер эшләргә кирәк. Хатын-кыз исә менә шуңардан курка да. Гомерләрне икегә бүлә торган бу кискен карарга килү Замирәгә дә җиңел булмаган. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.  


– Хатын-кыз бик озак түзә ала инде ул. Әмма түзүнең дә чиге булырга тиеш бит.  

– Кеше ниндидер карарны бер чиккә килеп җиткәч кенә кабул итә ул... Һәркемнең дә комплекслары балачакка барып тоташа, диләр. Без әтисез үстек. Ижевск шәһәрендә эшләгән вакытта әнием шунда хезмәт итүче үзбәк егете белән таныша. Бер-берсенә шунда ук гашыйк булалар: әти әнине үзе белән алып китә. Миңа – 2, сеңлемә 1 яшь булганда әни авылга кунакка кайта һәм... кире китми. Чит-ят җирдә рәхәт булмагандыр инде... «Әниегез шырпы кебек кенә калган иде», – дип сөйли иде дәү әни. Әти кайтып алмый, әни кире бармый. Аерылганда нибары 24 яшь була аңа. Сорап килүчеләр дә булгандыр, әмма ул үзенә башка кешене якын җибәрмәде, кабат кияүгә чыкмады – безне ялгызы гына үстерде. Кыз балалар янына үги ата, чит ир китертәсе килмәде бугай...  

Әти юклыгын сиздем дип әйтә алмыйм – мин аны белмим дә бит, әмма тулы гаилә турында хыяллану бар иде. Азып-тузып йөрмәдем, моның белән хәзер мактанмасалар да, кияүгә кыз килеш чыктым. Әни тәрбиясе! «Йөземә кызыллык китермәгез!» – дип үстерде ул безне.  

Фәриткә чыкканда миңа 26 яшь иде. Шашып яраттым дип әйтә алмыйм. Кияүгә чыгарга кирәк, ялгыз калам дип курыкканмындыр, күрәсең. Әмма мин язмышка да ышанам. Язмыш булгандыр... Аның хатын аерганын белә идем. Ә ике тапкыр өйләнеп аерылган булуын иртәгә никах дигән көнне генә ишеттем. Инде туй көне билгеләнгән, кунаклар чакырылган иде. «Әйе, шулай. Тик мин моны сиңа әйтергә курыктым, сине югалтасым килмәде», – диде ул миңа. Ничек кичермисең – минем өчен эшләгән бит ул аны!  

Хәзер уйлыйм, араны өзәргә аңа кадәр дә берничә җитди сәбәп булган, мин нигәдер аларга игътибар гына итмәгәнмен. Берсендә шулай икәү кибеттә йөрибез. «Син бара тор, мин хәзер киләм», – диде дә, ниндидер киштәләр арасында калды бу. Көтәм, һаман килми. Карыйм, беренче хатынын очраткан да, аның белән сөйләшеп тора икән... Мин хәзер бөтен ир кешене Максим белән чагыштырам. Ул булса, кулымнан тотар иде дә: «Янымда гына басып тор», – дияр иде. Безне таныштырыр иде: «Бу – булачак хатыным», – дияр иде... Фәритнең кемлеге хакында бу очрак бик күпне сөйләгән, тик, әйткәнемчә, яшьлегем белән аңламаганмын. Ир-ат күреп үсмәгәч, аның нинди булырга тиешлеген белмим бит. (Әниләр – дүрт кыз туган, аларның һәрберсендә – икешәр кыз: йорт тулы кыз бала иде бездә!) Нибары өч ай гына очраштык: бу вакыт эчендә аны үзем өчен ачып та бетерә алмаганмын. Ә ул шундый илтифатлы, игътибарлы иде... 
 

 Хатын-кызның бәхете – зирәклектә. Ул күп нәрсәне ишетмәскә, күп вакыт дәшмәскә тиеш.  




Октябрь аендамы икән, әллә декабрьдәме, хәзер инде хәтерләмим, икенче хатыны шалтыратып: «Син дә белеп тор, мин бәби алып кайттым. Балам Фәритнеке», – диде. Аязым исә гыйнварда туды. Безнең балаларның аермасы нибары 2-3 ай гына. Димәк, ул минем белән очраша башлаганда әле хатыны белән яшәгән, безнең никах алдыннан гына аерылган... Менә кайда ул Санта-Барбара! «Шулай килеп чыкты инде...» – дип кенә аңлатты ул. Тагын ышандым! Җүләрлек димичә, ни дисең?! Нигә мин боларның барысын гафу иттем, белмим. Гаиләм тулы булуын, баламның әти белән үсүен бик тели идем шул... 

Бер ел әйбәт кенә яшәдек. Аннан башланды... Мин гел әйтәм, хыянәт – ул ис кебек һавада очып йөри дим, барлыгын сизәсең, кулга тотып күрсәтеп кенә булмый. «Йөрисең бит», – дим Фәриткә, ә ул: «Юк, уйлап чыгарасың», – ди. Ялгышмый идем, интуициям көчле минем. Аннан Аяз туды, тагын ике-өч ай кешечә яшәп алдык. Шуннан соң инде ачыктан-ачык йөрүләр башланды. Иртәнге 4-5 тә кайта да, өс-башын алыштырып, юынып кабат чыгып китә... Исемә төшсә, хәзер дә дертләп куям. Тормыш түгел, җәһәннәмдә яшәү иде ул. Мин аны бер генә хатын-кызга, хәтта дошманыма да теләмим. Сине хатын-кыз буларак үтерә, түбәнсетә, юкка чыгара торган нәрсә бу. И-и, ул чактагы чарасызлык... Җан әрни, авырта – нишләргә белмисең... Ирең кайта, син аны көтеп торасың, өең җыелган, ашарыңа пешкән – мин бит пешеренергә яратам. Утырып ашый, җыена һәм: «Минем барасым бар», – дип тагын чыгып китә. «Кая барасың?» – дим. «Таксовать итәм», – ди. «Йөрмә», – диюемне тыңлап та тормый. Ничек тотып каласың аны?! Сәбәбе дә бар бит: күп вакыт «эш эзлим» дип чыгып китә.  

Аязга 1 яшь тулды. Акча бөтенләй юк! 700 сум пособие нәрсәгә генә җитсен?! Телевидениедә яңа сезонга әзерләнгән чак иде, Миләүшә Ләбибовна Айтуганова: «Бирегез мәйдан» дигән яңа реалити-шоу ясарга җыенабыз, эшкә чык», – диде. Улымны әнигә кайтарып куйдым да, балага бакчадан урын алу артыннан йөри башладым. Ул чакта хәлемнең нинди булганын күрсәгез... Ябыктым, 48 килограммга гына калдым. Бертуктаусыз елыйм. Режиссерыбыз Наилә Сабитова әрләп тә карый, жәлләп тә... Бакчага юллама алу өчен икебезнең дә эш урыныннан белешмә сорадылар. Сорап-сорап та алып кайтып бирмәгәч, иминиятләштерү агентлыгына үзем киттем. Шунда эшкә урнашырга теләгәнен белә идем. Җитәкчесе өлкән яшьтәге бер абзый мине шунда ук таныды, «Мәдәният дөньясында» тапшыруы аша хәтерли икән. «Ирем сездә әле эшләргә җыена гына, ләкин миңа бу белешмә бик кирәк, ясап бирегез әле», – дим. «Фәрит инде бездә өч ай эшли, шуның кадәр хезмәт хакы ала», – дип җавап бирде. Ул әйткән хезмәт хакы хәтта бүгенге көн өчен дә бик күп! Ә мин, баламның кулына тоттырырга бернәрсәм юк, дип, кайсы көнне урамга да чыкмый идем. Сабый бит, аңламый, берсенең алмасын, икенчесенең согын тартып ала. Әниләреннән уңайсыз... «Мин сине бик хөрмәт итәм. Сүзем, бәлки, авыр булып та ишетелер, әмма әйтмичә булдыра алмыйм. Ирең монда бер хатын белән чуала. Син китмә, көт. Алар хәзер кайта», – диде ул миңа. Эш янындагы бакчада көтеп алдым боларны. Икәү киләләр. Миннән өлкәнрәк бер хатын. Дөрес, киенгән, бизәнгән. «Хатының чибәр икән, Фәрит», – ди. «Сезнең хакта алай дип әйтә алмыйм», – дидем. Ирем югалып калды – нишләргә белми. «Ярый, барысы да аңлашылды, без аерылышабыз», – дидем дә китеп бардым.  

– Ул чакта сиңа терәк булырдай кешеләр яныңда бар идеме? Иң кирәк киңәшне кем бирде?  

– Әйткәнемчә, яңа проект әзерлибез. Ә мин эшли алмыйм, гел елыйм. Миләүшә Ләбибовна үзенә чакыртып алды. «Ни булды?» – ди. Хәлемне аңлаткач, ул миңа болай диде: «Син хәзер бер нәрсә турында гына уйлыйсың: өйгә кайтсын, аны ташласын иде дисең. Әйе, кайтачак ул. Мондый кешеләр кайтмый калмый, чөнки ниндидер кискен адымнар ясарга җөрьәт итмәячәк, куркачак. Югыйсә сине елатып та йөрмәс иде, «башканы яратам» дип, араны гына өзәр иде. Кайтачак һәм сезнең гаиләдә вакытлыча тынычлык урнашачак. «Теге хатынны җиңдем», – дип куаначаксың: ирең алдында ике юл иде бит, ә ул сине сайлады. Әмма синдәге бу эйфория озак дәвам итмәячәк – аны күралмый башлаячаксың. Холкың шундый, беләм – үч алырга керешәчәксең. Соңрак «миңа барыбер» дигән чор җитәчәк: ул кайда, кем белән, нишли – исең дә китмәячәк».  

Мондый ситуациядә калган кайберәүләргә үзем дә шуны әйтәм хәзер. Әйе, ул кайтты һәм мин теге этапларның барысын да уздым. Тик ул чакта түгелгән күз яшьләрен, үпкәләр, йокысыз төннәрне тиз генә онытып, гафу итеп булмый иде шул. «Башкалар гомер буе да күрмәгәнне, син ике елда күрдең», – дия иде әни. Елый-елый хәтта аңымны югалтканым булды. Күз яшьләрем диңгез булып җыелгандыр... Шалтырата да: «Мин клиентны Баулыга илтәм», – ди һәм юкка чыга, телефонын сүндерә. Икенче көнне: «Актанышка кайтарам», – ди. Бернинди клиент юк икәнен белеп торасың югыйсә! Йоклый да алмыйсың, ашый да... Хәтта баланы да уйламыйсың. Андый чакта хатын-кызның халәтен нинди сүз аңлата икән? Чарасызлык, үзеңне артык, кирәксез итеп тою, өметсезлек... Дөньяда – гамь, бернәрсәдә ямь юк. Үлүең артыграктыр кебек...  

Бакчадагы теге очрашудан соң да ике еллап дәвам итте әле безнең бу тормыш. Бала бар бит, яшәргә, түзәргә кирәк, барысы да көйләнер дип тырыштым.  

...Кичке як иде. Миләүшә Ләбибовна: «Хат җибәрдем, почтаңны кара әле», – дип шалтыратты. Фәрит һәрвакыттагыча ноутбукта утыра – эш эзли. «Тиз генә почтамны ачыйм әле», – дим. Күзем төште – танышулар сайты, ябарга оныткан.  

Укый башладым... Әллә ничә хатын белән берьюлы очрашып йөргән. Очрашып кына да йөрмәгән... Ә мин көне-төне эшлим. Көндез – телевидениедә, кич – концерт, банкетлар алып барам. Машина кредиты, фатир өчен түлим, баланы каядыр йөртәм... Калганы ун минут эчендә булды. Сыер дуласа, аттан яман диләр бит әле. Фатир ишеген киң итеп ачып куйдым. Өермә кебек идем. Бөтен йорт ишеткәндер. Ул ни булганны аңларга, каршы әйтергә дә өлгерми калды.  

Фатирыбыз җиденче катта иде. Кухня тәрәзәсеннән күренә: икенче көнне иртәдән кичкә кадәр тәрәзәгә карап утырды. Жәлләвемне көтте бугай. Бер-ике тапкыр «кер» дип әйтергә дә омтылдым. Аннан: «Замирә, бу бит кабатланачак», – дим. Көне буе үз-үзем белән талашып йөрдем. Әни мине 24 яшендә ялгыз калып, шушының өчен үстергәнме? Бәхетсез булсын өченме? Мондый әти янында бала кем булып үсәр?  

Бер туристлык агентлыгы җитәкчесенең туен алып барырга тиеш идем. «Сайла, йә акча, йә путевка белән түлим», – диде ул миңа. Гомергә диңгезгә барганым юк иде. Фәритне чыгарып җибәргән кичне аңа шалтыратып: «Путевка алам», – дидем. Әллә ике, әллә өч көннән дус кызым белән җыенып юлга чыгып киттек. Мондый хәлгә калган хатын-кызларга гел әйтәм: «Өйдә елап ятканчы, кая да булса барыгыз, – дим. – Хәсрәтне сәфәрдә, юлда вакытта кичерү күпкә җиңелрәк». Диңгез минем дә борчуларымны юып төшергән кебек булды. Бөтенләй икенче булып кайттым. Мин бу кешегә беркайчан кире әйләнеп кайтмыйм дип. Һәм, гомумән, башка кияүгә чыкмыйм, бөтен ир-атлар да бертөрле дип.  

Җиңеләеп калдым, өстемнән тау төшкән кебек булды. Ипотекага фатир чиратым килеп җитте, ремонт башладым. Тормышым җайлана төште. Миләүшә Ләбибовна миңа гел: «Син, мөгаен, үзеңнең кешең белән түгелдер. Берәүнең энергетикасы башкаларга – әйбәт, ә сиңа начар тәэсир ясарга мөмкин», – дия иде. Әйе, шулайдыр. Хәзер уйлыйм, мин аның кешесе булмагач, Фәрит тә үзен минем янда рәхәт тоймагандыр, шуңа йөргәндер. Әйе, аның холкы да йомшак иде, бу гамәлләре йомшаклыгы аркасында да килеп чыккандыр. Кайбер нәрсәләрдә үзенә «юк» дия алмый иде. Югыйсә хатын-кыз буларак өйдә бөтен комфортны тудырган идем. Мактанып әйтүем түгел, минем ир-атларымның носки, трусикларына кадәр үтүкләнгән. Әле бер дус кызым: «Бу синең хакта», – дип, телефоныма бер мәзәк җибәргән. Бер ир иптәшенә: «Хатынымнан аерылдым», – ди икән. «Нигә?» – ди тегесе аптырап. «Бертуктамый тәртип салып торуыннан арыдым, – ди ир. – Төнлә су эчәргә генә торам, кире ятам дип килсәм – инде урын җыелган».  

Үтүкләнгән трусы белән ирләрне тотып торып булмый. Мин аны хәзер яхшы аңлыйм. Бу хакта сүз чыкканда: «Сине яратулары гына кирәк», – дип җавап бирәм. Ярата икән, ашарга вакытында пешкәнме, идән юылганмы, кәстрүлләр урынына куелганмы – ул берсенә дә карамый. Өйнең җыештырылган булуы әйбәт, әлбәттә, әмма бәхетле тормыш өчен иң мөһим аргумент түгел.  

Мин үземне идеал хатын-кыз дип әйтмим. Андыйлар булмый да. Холкым – бал да шикәр генә түгел. Әмма үткәннәр миңа шактый сабак бирде. Максимга мин артык сораулар бирмим. Ул – музыкант: төнге бердә дә, икедә дә кайтырга мөмкин. Әмма шунысы ошый, ул алдан әйтеп куя: «Төнге 12 дән 2 гә кадәр чыгышым, җавап бирә алмавым бар», – ди. Шуңа күрә мин тәгаен беләм – бу вакытта ул инструмент артында, сөйләшә алмый. Туганнан туган сеңелкәшләргә дә әйтәм: «Күбрәк ирек биргән саен, үзеңә аны ныграк бәйлисең», – дим. Каядыр үзе генә барырга җыенганда: «Ярый, бар», – дип тыныч кына калсаң, әллә ничә кат шалтыратачак әле ул сиңа. Белмим, бәлки Макс шундыйдыр.  

Яшь кызлар кайчак ирләре белән үпкәләшәләр дә, әниләренә кайтып китәләр, килеп тезләнә әле ул каршыма, диләр. «Ә тезләнгән ир кирәкме соң сиңа?» – дим. Үз иреңнән нигә чүпрәк ясарга? Сине, баласын яраткач, килә инде ул, тезләнә... Ирне алга тезләндерер хәлгә җитәргә ярамый, туктый белергә кирәк – алтын урталык бар бит ул. Психология буенча бер китаптан шундый киңәш укыган идем. Ирең нәрсәнедер үзе теләгәнчә эшләргә тели икән, әйдә, аныңча булсын, диелгән иде анда. Моның өч отышлы ягы бар. Беренчедән, ирең алдында әйбәт булып каласың. Ул хаклы булып чыга икән, бик яхшы – сез бит дөрес карар эзләдегез. Ә карар дөрес булып чыкмый икән – ул гаепле, сез бит башка вариант тәкъдим иткән идегез. Кыскасы, тагын сез әйбәт.  

Аерылышканнан соң ярты елдан очрады миңа Макс. Берәүне дә эзләп йөрмәдем, ир кайгысы юк иде. Әмма аның шундый гадәте бар, уйлый икән – эшли... Инде очраша башлагач, берничә айдан соң сорыйм: «Мине яратасыңмы?» – дим. «Белмим», – ди бу. Аптырап киттем... «Ярату бар, гашыйк булу бар – мин әле аларның үземдә кайсы икәнен белмим. Бер елдан әйтермен», – ди. Ел узды. Мәскәүдә идек. Концерт алдыннан паркта йөрибез. Кинәт Макс шунда: «Мин сине яратам», – диде... Ул аны елга бер-ике тапкыр гына әйтергә мөмкин: берсен – «яратам, котлыйм», дип минем туган көндә, икенчесен – «яратам, рәхмәт», дип үзенекендә. Минут саен «яратам» дияргә кирәкми дә. Узган кыш әнә нинди карлар яуды – чыгуыма машинам чистартылган. Ярату – синең хакта кайгыртудыр ул.  

– Үткәнгә кайтып, нәрсәнедер үзгәртергә, төзәтергә мөмкин булса... 

– Фәриткә кияүгә чыкмас идем! Әмма ул очракта Аязым булмас иде бит... Шуның өчен генә дә үткәннәрне гафу итәргә мөмкиндер. Бик сирәк кенә очрашабыз – бала бар бит. Фәрит хәзер Мәскәүдә яши, дингә килгән. «Теге вакытларда мине шайтан котырткан инде», – ди, гафу үтенә. Бик үкенәм, дип тә әйтә. Без аерылышкач, дүрт ел буе бер хәбәре булмады аның. Тормышымда Макс барлыкка килгәндә улыма өч яшь иде. Ул аңа бик тиз ияләште. Балалар бакчасыннан үзен Макс алган көннәрне бик сөенә иде. Ике балабызны да бертигез күргән өчен мин иремә бик рәхмәтле. Аязның хоккей белән шөгыльләнгәнен белеп, кайчак таныш-белешләр арасында: «Безнекенең дә уйныйсы килә дә, йөртергә авыр бит», – дигәннәрен ишетәм. Ә Макс иртәнге сәгать биштә торып, Аязны хоккейга илтә. Һәр көнне! Кемдер үз баласын да йөртергә иренгән вакытта. «Мин Данил белән калып торам. Бар, син илтеп кайт», – дип әйтми бит, югыйсә икебез дә рульдә. Ул Аязны читкә какса, миңа бик авыр булыр иде...  



Мин иремне бик яратам. Аның да үземне яратуын сизәм. Әмма әлеге сынауларны үтмәгән булсам, мөген, бүгенге бәхетемнең кадерен аңлап бетермәс идем.  

 

 

Реклама

Автор:Гөлнур Хәсәншина

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев