Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Үз язмышын елый-елый карап утырды

Баласына бәхетле язмышны кем генә теләми икән? Гөлсәхрә үзе дә, әти-әнисе дә кызының киләчәген гел яхшыга гына юрый. Тик ике баласы, яраткан эше булган хатынның гаиләсе таркала. Кадерле ире башка гаиләгә чыгып китә. Гөлсәхрә авырлыклар алдында сынмыйча, тормышын саклап калырга тырышып яши башлый.

Ләкин бу юл бик катлаулы булып чыга. Аңа Испа­ниягә барып эшләргә, чит кешеләргә хезмәт итәргә туры килә. Болар барысы да балаларына ярдәм йөзен­нән эшләнә. Аларның баш өстендә түбә булсын дип, сагыну-сынауларга да түзә. Әмма авырлыкларны җиңә-җиңә яшәп, ул үзенең күп нәрсәләр югалтканын да төшенә.


Сынауларга дучар булган хатын-кыз язмышларын тасвирлап, аларның көчле рухлы булып калулары, гаиләләрен саклап, балаларын аякка бастырулары хакында язган Гөлсинә Гали­мул­линаның чираттагы китабы белән таныштык. Дө­ресрәге, язучы-журналист бу юлы әсәрен сәхнәдән укытты. Саба районының "Балкыш" халык театрында мәдәният йорты хезмәткәр­ләре, режиссер Айрат Зиннуров җитәкчелегендә як­таш­ла­рының "Ай күлгә сыенганда" әсәрен сәхнәләш­тереп, безне аптырашта да калдырды. Гадәттә, китапны үзең укыйсың, үзең генә уйланып йөрисең. Әсәр сәх­нәгә куелгач, башкача икән ул. Тамашачы аны бер сулыштан кабул итте, спектакль район сәхнәсендә берничә тапкыр уйналды. Хәзер Әлмәт якларына барырга җыеналар. Насыйп булса, Казан сәхнәсен дә бер гөрләтеп кайтырлар әле.


"Бу дөньяга ни өчен ту­ганыңны, нәрсә өчен яшә­гәнеңне аңлатырлык, кү­ңелләрне айкап, бәгырьгә үтәрлек, йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәтә алырлык, тирән мәгънәле, шул ук вакытта гади дә булган әсәр иҗат итүегезгә олы рәхмәт. Бүген без караган спектакльне сүзләр белән генә бәяләп бетереп булмый. Өч сәгать эчендә мин үзем Гөлсәхрәнең бар гомерен яшәдем кебек. Рәхәтләнеп көлдем, йөрәксенеп еладым, тирән уйландым да. Сезгә булган хөрмәтем бермә-бер артты. Сокланам. Йөрәгемдәгесен яздым, дежур сүзләр сөйли белмим", - дип яза Саба аграр көллиятенең директор урынбасары Чулпан Сөнгатова. Көллият директоры Закирҗан Бикмөхәм­мәтов әсәрне бөтен укучылар да карарга тиеш дигән фикергә килгән. Кулларына һөнәр алып чыксалар да, киләчәктә әти-әни булырга тиешле кешеләр бит алар. Үз гаиләләре, үз гамәлләре өчен җаваплылык хисен дә аңларга тиешләр. Әсәрне әнә шундый тәрбияви максаттан да караттылар ул көнне көллият укучыларына. Тормышның яшьләр белеп бетермәгән кануннары күп. Әсәр үзе дә чыгарылыш сыйныф укучылары­ның уй-фикерләреннән баш­ланып китә. Һөнәр сайлау, белгечлек алырга дип чыгып китү һәм Гөлсәхрә образына төрелгән язмыш.

"Гөлсәхрәнең самими яшьлеген үземнеке белән чагыштырдым. Ул һәр нәр­сәнең тәмен белеп, дөньяга гашыйк булып яши. Ләкин тормыш юлында очраган авырлыкларны җиңәргә кайлардан гына көч тапты икән?! Спектакльнең елата торган урыннары бик күп. Ачы язмышка тешен кысып түзсә дә, сыгылып төшмәгән героиняның хисләрен үзе­без кичергәндәй булдык. Дус кызының аны кисәтеп әйткән сүзләре һаман исемнән чыкмый: "Син мә­хәббәтне бәхеткә санадың, Гөлсәхрә". Чыннан да, үлеп гашыйк булган кызга ире­нең хыянәте упкын булып күренә. Шул вакытларда хатын-кызның сабырлыгын, ә ир-егетнең рәхәтлек­кә чыдый алмаганын аңлап була. Спектакльне үз күзең белән карарга һәм алар кебек әсәрдә яшәп алырга кирәк. Чын күз яшьләре белән елаган Гөлсәхрәгә без барыбыз да шаккаттык. Ул бер генә түгел, күп тапкыр күз яшен түкте. Аның белән без дә еладык. Барыбыз да Гөлсәхрә кебек сабыр, түземле һәм кыю булып калсак иде..." - дип яза яшьләр исеменнән Рәфидә Галимҗанова.

Реклама


Әсәр сәхнәдә беренче тапкыр уйналган көнне залда тамашачылар арасында Гөлсәхрәнең прототибы булган Рәхимә Садыйкова да бар иде. Сәхнәдә аның язмышын уйнадылар. Рә­химә ханымның да үз язмышын кабат елый-елый карап утыруын үз күзләрем белән күрдем. Сәхнәгә чыккач та, күз яшьләрен тыеп кала алмады ул. Бары авторга рәхмәтен генә бел­дерә алды. Саба район хакимияте башлыгы Рәис Миңнеханов исә район актерларына, зур чыгымнар чыгармыйча, республика дәрәҗәсендә уйный алуларына соклануын белдерде. "Бик зур тәрбия бирә торган спектакль. Күп кеше тормышларында җибәргән ялгышлыкларын барлагандыр дип уйлыйм. Безнең хезмәткәрләребез республика дәрәҗәсендәге артистлардан ким түгел. Үзе­безнең авторларның әсәр­ләрен сәхнәдә алга таба да күрергә язсын", - диде ул.


"Җиләкле тау сере", "Ефәк кулъяулык", "Мәхәб­бәт аланы", "Ак бураннар аша", "Томанлы төн", "Карлы миләш тәме" китаплары аша исеме киң катлау укучыга таныш язучы-журна­лист Гөлсинә Галимуллинаны күпләребез белә. Аның бу китапларын укучы күптән инде кулдан-кулга йөртеп, эзләп алып укый. Гөлсинә ханым үзе дә интернет аша китап укучылары белән тыгыз элемтәдә тора. Геройлары белән аралашып яши.


- Ринат Мөхәммәдиев­нең "Кенәри - читлек кошы" дигән әсәре чыккач, мин аңа хат язган идем, - дип сөйли ул. - "Без, татар ха­тын-кыз­лары укып, үрнәк алырлык, сокланырлык, тиң­ләшергә теләрлек бер хатын-кыз образы тудырыгыз әле", - дип мөрәҗәгать иттем мин аңа. Шундый әсәр укыйсыбыз ки­лә, дидем. Дөрес, ул миңа җавап язып тормады. Көчле бер татар хатын-кызы турындагы әсәре дә кү­рен­мәде... Уйлап карасаң, мин бүген үзем укырга теләгән әсәр­ләрне иҗат итәм бит. Минем һәр китабымның героинясы - хатын-кыз. Язмыш сынауларын лаеклы кичеп, сынмаган, сыгылмаган затлар. Алар барысы да - көчле ханымнар.


Геройлары исә аның янәшәсендә генә яши. Үзе дә язган героинялары кебек көчле хатын-кыз ул. Гомере буена район газетасында авыл хуҗалыгы темасын яктыртты. "Без иртән иртүк килгәнче, колхоз идарәсендә җыелыш башланганны көтеп утыра иде ул", - дип сөйләгән иде бер агроном аның турында. Гөлсинә апа әнә шулай лаеклы ялга чыккач, үзе укырга теләгән темаларга алына, китаплар яза башлый. Иң куанычлысы да шул: бу язмыш китапларын көтеп алып укый торган укучылары артканнан-арта бара. Чит илдә яшәүче татарлар да китапларын яратып кабул итә. "Бельгия татарлары" оешмасы җитәк­чесе Лилия Вәлиева да, Брюссельдән ире Жан Шмидт белән кайтып, спектакль карады. Ул Гөлсинә Галимуллинага көзен Брюс­сельдә "Аулак өй" бәйрәмен үткәрергә ярдәм иткәне өчен Россиянең Бельгия­дәге илчелеге җибәргән Мактау грамотасын тапшырды. Ав­торның беренче әсәрен сәх­нәләштерүен карарга Хан­ты-Манси автономияле округы мөселманна­рының төбәк Ди­ния нәза­рәте мөф­тие, җир­лектәге татар милли-мәдәни мөх­тәрияте рәисе Таһир хәзрәт Саматов җә­мәгате Рәйсә абыстай белән Сургут шәһәреннән кайткан иде. Себерләр Гөлсинә Галимуллина дигән язучының һәр яңа чыккан китабын кө­теп алып, укып баралар. Сер итеп кенә әйтәбез: авторның "Тау җылысы" дип аталган яңа китабы озакламый укучыларына барып ирешәчәк.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев