Саба ТВ

"Йөзе күгәрә башлаган иде" - гөмбәгә киткән хатын шоктан үлгән

Әбҗәлил районының Мәйгәште авылында 21 сентябрьдә фаҗига була. Магнитогорскидан 42 яшьлек хатын урманда гөмбә җыеп йөргәндә ялгыш җир астында яшәгән бал кортлары оясына басып, бөҗәкләр чаккан.

“Без үтеп бара идек, туганнарына хатынны машинага салырга ярдәм иттек. Ул һушсыз иде, йөзе күгәрә башлаган иде. Яныбыздан үтеп барган шушы авыл кешеләренең берсе зыян күргән хатынның гаиләсен фельдшер пунктына алып китте”, - дип китерә шаһитлар сүзен verstov.info.

 
Соңрак 42 яшьлек хатын аллергик шоктан вафат була.
 
Белешмә
 
Җир астында яшәгән бал корты – ешрак кара төстә, канатлары куе шәмәхә төстә, башы куе-соры. Озынлыгы 19 миллиметрга җитүе мөмкин. Җир асты бал кортларының кыргый төре тирән оя казырга ярата.
 
Җир асты бал корты чакса, шундук чара күрү зарур, чөнки угында агуы күп, шешенүгә китерүе бар. Угын пинцет белән сак кына алырга, әгәр ул тирәндә икән, тирегә басарга һәм сыгып чыгарырга кирәк, шул рәвешле агуыннан җиңел генә котылырга була. Бөҗәк чаккан урын спирт сөртергә, өстенә салкын компресс ябарга кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк эчәргә. Шешкән урынны шикәр эремәсе белән уарга мөмкин. Җир асты бал кортының агуында гистамин бар, шуңа да вакытында гистаминга каршы дару эчәргә киңәш ителә. бу вакытта алкогольле эчемлекләр куллану тыела, чөнки токсиннар организмга тиз сеңә башлый, бу исә начар нәтиҗәләргә китерүе ихтимал.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

---
Өмет

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: