Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юстиция министрлыгы алиментның яңа төрен кертергә тәкъдим итте

Аерылышкан ата-аналар балаларының торак шартларын яхшырту өчен яңа алимент түли башларга мөмкин.

Ата-аналар аерылышканда, балага торак өчен өстәмә түләргә тиеш булуы ихтимал. Россия Юстиция министрлыгы шундый тәкъдим белән чыкты. Бу хакта норматив-хокукый актларның федераль порталында хәбәр ителә.

Алиментның яңа төре аерым яшәгән һәм яңа торакка мохтаҗ булган балаларның ата-аналарына кагылачак. Шул ук вакытта бала торак мәйданы белән тәэмин ителүгә яки торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылырга тиеш. Бу очракта бала булган гаиләдә күчемсез милек яки аны сатып алу өчен акча булмау,  ә алиментчы үзе эшкә сәләтле булу шарты куела.

 

Түләү зарурлыгы һәм алимент күләме суд тарафыннан билгеләнәчәк.

Фото: https://juristoff.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев