Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юрганга карап аяк сузасы

Көз җитте, бюджет турында җитди сөйләшергә дә вакыт. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин киләсе ел бюджетында нинди өлкәгә күпме акча каралачагы хакында хисап тотты, ә Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аны тыңлады. 2018 елда республика бюджетының керем өлеше 196 млрд 405 млн 386,6 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта финанс министры...

Чыгымнар исә 199 млрд 64 млн 350,9 мең сум булыр дип көтелә, ә дефицит кү­ләме - 2 млрд 658 млн 964,3 мең сум. Юрганга карап аяк сузарга кирәк, дигән мә­кальне исәпкә алып, тү­рәләр акчаны берсен дә үпкә­ләт­мичә бү­ләргә тырыша. Мисал өчен, министр әйтүенчә, 2018 елда мәгариф өлкәсенә республика бюджетыннан 55 млрд 183 млн сум акча бүлеп бирелә­чәк. Социаль сәясәткә - 41 млрд 978 млн сум. Илкүләм икътисадка исә 33 млрд 394 млн сум бүле­нәчәге турында әй­телде. Радик Гайзатуллин парламент тыңлау­лары вакытында сә­ла­мәтлек саклау өлкәсенә - 22 млрд 496 млн сум, ә торак-коммуналь ху­җалыкка 10 млрд 933 млн сум акча бү­ләргә әзер булуларын белдерде. Гомум­дәүләт мәсь­әлә­ләренә - 9 млрд 608 млн сум булса, мәдәният бе­лән кинема­тографиягә - 7 млрд 826 млн сум, ә матбугат чараларын яшәтер өчен - 1 млрд 195 млн сум.


Спорт белән мактанган Татарстан киләсе елда физик культура һәм спорт өл­кәсенә 5 млрд 188 млн сум бүләргә карар итә. Илкүләм куркы­нычсыз­лык һәм хокук саклау эш­чәнлегенә республика бюджетыннан 1 млрд 308 млн сум бирелер дип фаразлана. Әйләнә-ти­рә мохитне саклау өчен республика казнасыннан 288,7 млн сум акча бирергә әзерләр.

("Ватаным Татарстан", /№ 150, 11.10.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев