Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Газизов вафат булган

Журналистка 61 яшь иде.

(Казан, 2 ноябрь, «Татар-информ»). Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат булган. Аңа 61 яшь иде. Бу хакта «Ватаным Татарстан» газетасы үзенең чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

Аның гаиләсенең, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Ранис Газизовны озату урынын һәм вакытын соңрак хәбәр итәрбез, диелә бу хәбәрдә.

Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Бераз Буа район газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире. Бу турыда «Сөембикә» журналы хәбәр итте. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/02-11-2020/yuldash-gazetasyny-bash-m-h-rrire-ranis-gazizov-vafat-bulgan-5783065

 

Фото: https://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев