Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юлбат мәктәбендә капиталь ремонт

Уку елы тәмамлануга белем бирү учреждениеләрендә эш туктамый. Документ, төрле ремонт, бакча эшләре 1 нче сентябрьгә кадәр дәвам итә. Быел безнең районда иң зур капиталь ремонт дәүләт программасы буенча Юлбат төп мәктәбендә ясала. Моның өчен 24 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Бүгенгә нинди эшләр башкарылган?

Юлбат мәктәбе 1989 нчы елда төзелгән. 2016 нчы елга кадәр ул урта мәктәп статусында иде. Хәзер төп белем бирү йорты. Биредә февраль аеннан бирле күзгә күренерлек эшләр башкарылган. Фасад  матур, төрле төсләр белән металлосайдингтан эшләнгән. Тәрәзәләр тулысынча пластикка алыштырылган. Брусчаткадан җиренә җиткереп бина тирәли отмостка ясалган.

Мәктәпнең мәйданы 1196 кв метр. Соңгы вак ремонт эшләре 2012 һәм 2016 нчы елларда үткән. Килеп кергәч тә күзгә спорт зал ягы ташлана. Монда эшләр тәмамлану стадиясендә. Диварларда яңа панель, идәне агач . Соңгысын шомартып, буяп куясы калган. Ремонт үз тәртибе белән дәвам итә. Иң элек апрель аенда сантехника алыштырыла. Җылыту торбалары яңартыла. Идәннәрен эшләү өчен 10 лап Камаз машинасы ком кайткан. Аның өстенә стяжка ясалып, пеноплекс белән җылытылган. Һәр җиргә мәрмәр түшәләчәк.

Төзүчеләр үз эшенең остасы. Вакыт белән исәпләшмичә, эшне сыйфатлы итүне максат итеп куйганнар. Ашханәдә ремонт тиешле стандартларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарыла. Дивары металл блокхаус, ә әзерләү ягы плитә белән ясала. Балалар белем алучы 16 сыйныф бүлмәсе бар. Бинада диварларның күп өлеше гипсокартон, түшәме армстронгтан булачак. Параллель рәвештә электр үткәрчеләрен дә яңарталар. Элек салкын булуы белән дискомфорт тудырган 2 нче катта уңайлы температура урнашуы шулай ук ремонтның өстенлекле ягы. Баскычлар да уңайлы мөхит программасы таләпләренә җавап бирәчәк. 20 ләп өр-яңа ишек кайтуын да көтәләр. Мәктәп танымаслык булып үзгәрәчәк. Быел биредә 9 нчы сыйныфны 7 бала тәмамлаган, беренче сыйныфка 9 бала керә. Саннарның артуга таба баруы да, демографик хәлнең яхшыруы турында сөйли.
 
Биредә төзелеш-ремонт эшләре бөтен җиргә җәелдерелгән. Күршедәге “Ромашка” балалар бакчасында да нәкъ шундый капиталь ремонт башкарыла. Юлбат төп мәктәбенең мактанып сөйләрлек яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы да бар. Монда да җәй буе эшнең тыпып торганы юк.

Һәр­бер көн исәптә һәм эш темпларын киметергә һич тә ярамый. Капиталь ремонт төзүчеләр өчен генә түгел, мәктәп коллективы өчен дә авыр һәм мәшәкатьле эш. Аның каравы, яңа уку елын өр-яңа мәктәптә башлаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев