Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, Татарстанда яңа технологияләр кулланыла

Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

(Казан, 31 гыйнвар, "Татар-информ"). Узган ел Татарстан юлларында 425 кеше һәлак булган, 5 628е төрле дәрәҗәдәге имгәнү алган. Шул ук вакытта бү күрсәткеч Идел буе федераль округында иң түбәне. Юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау өчен, Татарстанда яңа технологияләр кулланыла башлаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Ленар Габдрахманов ел йомгакларында җиткерде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе республиканың сигез районы һәлакәтләр күрсәткече буенча аутсайдерлар исәбендә булуын әйтте. Икенче ел рәттән әлеге исемлектә Зәй, Сарман һәм Теләче районнары бар.

"Кичекмәстән бу районнарга чыгарга кирәк", - диде ведомство башлыгы үз кул астында эшләүче хезмәткәрләргә.

Реклама

Ленар Габдрахманов сүзләренчә, узган ел Татарстан Дәүләт автоинспекциясе яңа технологияләр куллана башлаган. Мисал өчен, фото һәм видеотеркәү камералары зонасы арткан. Юл-транспорт һәлакәтен булдырмау максатында, җәмәгать транспортында машина йөртүчеләрне күзәтү өчен камералар урнаштырылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре Росгвардия аэростатын куллана - аның камералары юл кагыйдәләре бозылуны һавадан - югарыдан ачыклый.

"Кагыйдәләр бозуга юл куймау - төп чара, шулай да иң мөһиме - профилактика", - дип билгеләп үтте Габдрахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев