Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Коткаручылар кешеләрне чыгару өчен җиңел автомобиль ишекләрен махсус кораллар белән ачкан.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә автобус белән җиңел машина катнашындагы һәлакәттә өч кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

9.00 сәгатьтә Яшел Үзәннең Озерной урамында «Хендэ» автобусы һәм «Хендэ Гетц» җиңел машинасы бәрелешкән. Бу хакта ашыгыч хезмәттләрнең бердәм 112 номерына шаһитлар хәбәр иткән.

Реклама

Һәлакәт урынына килгән 52нче янгын сүндерү-коткару бригадасы зыян күрүчеләргә җиңел машинадан чыгарга ярдәм иткән. Моның өчен махсус кораллар ярдәмендә автомобильнең бер ишеген ачып кешеләрне чыгарганнар.

Машина йөртүче һәм ике пассажир төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алганнар. Алар Яшел Үзән хастаханәсенә озатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев