Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Юл каткач йөрерләр әле!” Арчаның Казаклар авылында, урамга ак балчык салып, халыкны юлсыз калдырганнар - Интертат

“Казаклар авылында юл юк”, “Авыл советы нәрсә карый?”, “Авыл кешесеннән шулай көлмиләр инде”. Арча районы Казаклар авылында урамга салынган “грунтощебень”, көчле яңгырлар яуганнан соң изелеп, халыкны юлсыз калдырган. Хәзер авылдан чыгасы кеше чыга, керәсе кеше керә алмый. “Татар-информ” хәбәрчесе авыл халкы һәм җитәкчелек белән аралашып, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышты.

“Документлар буенча бездә асфальт булырга тиеш”

Казаклар авылындагы хәлне шул авыл кызы, хәзер атна саен әти-әнисе янына кайтып йөрүче Альбина ханым “Инстаграм” һәм “Вконтакте” челтәрләрендәге битенә урнаштырган. Яргаланып беткән урам фотолары халыкта ачу тудырган. Альбина ханым үзе “Прокуратурага да барам әле”, – ди:

- Авылга атна саен әти-әни янына кайтып йөрим. Авылга керерлек түгел, машинаны калдырып кайттым. Документлар буенча безнең авылга асфальт салынган дип баралар, беләсезме? Кечкенә авыл булгач, кеше яшәми дип уйлыйлар микән инде. Авылның ярты ягына салдылар таш, ул ягы чагыштырмача әйбәт. Ә бу ягын, шул ярты чакрым юлдыр инде ул, әле әзрәктер дә, кирәк дип санамыйлар. 

Авыл халкы курка инде ул, эндәшми, түзә. Шуңа күрә бу проблеманы күтәреп чыктым. Алар бит ел саен “Менә була, менә була”, – дип ышандырып киләләр кешене. Без бит асфальт юл сорамыйбыз. Шул таш салсалар да бик әйбәт булыр иде.

 

Монда күбрәк олылар яши. Без менә атна саен кайтып йөрибез. Минем шикеллеләр күп анда. Әле көн саен Арчага барып эшләүчеләр дә бар. Авылда эш юк бит. Фермага хәтле асфальт безнең. Машинаны ферма янында калдырып кайтырга да кыен, арасы бер чакрым бит. Анда кемнең машина калдырасы килсен.

 

- Авыл кечкенә, үзара салым акчасы гына җитәр иде микән соң таш салдырырга?

 

- Ничек җитмәсен? Ул юлны гына бит администрация аша акча күчереп тә салып була. Ә нишләп авыл советы кешеләре хәзер эштән киткән соң? Ике тапкыр Төркиягә барып кайтырга акчасы булган бит аның! Ул җыйган үзара салым акчалары кая киткән соң? Акча җитмәүдән түгел бу, сүз генә анысы. Нишләп килеп тикшермиләр икән аны? Тикшерсеннәр иде ул авыл советын. Нишләп китте икән ул эшеннән? Чөнки курка ул авыл кешесеннән. Нишләп аларның ял итәргә акчалары бар, юл салдырырга юк? Мин моны болай гына калдырмыйм әле, прокуратурага да барам, администрациягә дә...

 

- Авыл халкы белән киңәшләшү бөтенләй булмадымы?

 

- Юк. Менә нигә кирәк булды ул ак балчык салдырып, шундый ботка ясау. Әле чүп җыя торган машина кергән анда бер көнне. Нишләп аны керткәннәр? Анда бит зур машиналар бөтенләй керергә тиеш түгел. Чөнки алар җитәкчелек кушуы буенча кергәннәр.

 

- Узган елларны юл ничек иде?

 

- Анда кара балчык иде. Әле моны бит сайлау алдыннан салдылар. Авыл советы, имеш, эш күрсәтә. Нәрсәгә кирәк булды ул ак балчык? Кара балчык әйбәтрәк тә иде бит. Ак балчык хәзер бөтенләй бата, аяк астында изелә. Машина белән йөрү мөмкин түгел. Юлны тигезләтергә алар бит трактор булса да җибәрмиләр. Ә кыш көне юлны да ачмыйлар. Кеше нишләргә тиеш соң анда? Егылып үләргә тиешме? Теге елны, юлны чистартмаганнары аркасында, эшкә бара алмыйча калдым. Ике көн юлны ачмадылар шунда. Хет шунда егылып ят, анда беркем дә, бернәрсә дә керә алмый.

 

- Инстаграмда куйган фото һәм видеоларыгызга җавап бирүчеләр юкмы әле?

 

- Администрациядән район башлыгының урынбасары: “Бу кайчан салынган юл?” – дип язды һәм бетте. Мин интернет булса да ярдәм итәр дип уйлыйм инде.

 

Инстаграмда Альбина ханымны хуплап төрле комментарийлар калдырганнар. Берсе бөтенләй төшенкелеккә бирелгән: “Булмады! Булмаячак! Булмый да!..” – дип язып калдырган.

“Акчаны аз җыйганнар. Аллаһы Боерса, икенче елга яхшы итеп вак таш җәяләр, автобан була, Альбина. Быел бүтән кайтып йөрмә анда пычрак вакытта, катыргач, кар яугач кайтырсың”, – дип киңәшләр дә биргәннәр.

“Алай итеп авыл кешеләреннән көлмиләр инде”, – диючеләр дә бар.

Ә бер язылучы “Көзге яңгырлар бөтен төрле юлны да бетерә ала. Бу “грунтощебень” булып, аны яңгырлар алдыннан гына салган булсалар, димәк ул ныгып өлгермәгән. Әгәр баш белән уйласак, бу бары тик нигез генә. Ә “щебень”не димәк икенче елга салырга тиешләр. Монда аларның гаебе юк”, – дип ул мәсьәләгә ачыклык кертергә теләгән.  

Авыл халкы: “Безгә юл кирәкми, юлыбыз әйбәт иде бит”
 
 
Казаклар – утыз хуҗалыклы кечкенә авыл. Ул ундүрт авылны берләштерүче Сеҗе авыл җирлегенә керә. Яшьләр юк диярлек, авылда күбесенчә олы яшьтәге апа-абыйлар яши. Инглисә апа әйтмешли, “авылда кибет тә юк, күпер дә юк, юл да юк, чурт та юк”. Алар таш урынына нигә ак балчык салдылар дип түгел, нигә юлыбызга кагылдылар икән дип борчылалар. Чөнки урамга чыга торган да түгел.
 
Инглисә апа барысында да Сеҗе авыл җирлеге рәисе Гөлфия Гыйбадуллинаны гаепли:
 
- Сайлауга хәтле ак балчык салдылар, кеше сайлуга бармас дип. Без хәзер бер кая да чыгып китеп йөри алмыйбыз. Бездә кибет тә юк, күпер дә юк, юл да юк, чурт та юк – бернәрсә дә юк бездә! Юл салабыз дигән булып, ак балчык кайтарып аудардылар да, хәзер әнә җәяү йөри торган да, чыга торган да түгел. Адәм көлкесе. Кайтасы кеше кайта алмый, чыгасы кеше чыгалмый ята. Мин нәрсә әйтсәм дә, юл салмыйлар инде безгә хәзер.
 
- Авылның юллары моңа кадәр начар идеме соң?
 
- Безгә юл кирәкми иде, рәхәтләнеп йөри идек. Без ияләнгән идек инде, шул юлыбыз бик әйбәт иде. Әле җитмәсә чүп машинасы “КамАЗ” керде беркөнне. Рәхәтләнеп ярды юлны. Аларны кем керткәндер? Ансы да шул авыл советы эше инде. Бездә күпер юк, чурты юк, алай итеп керергә тиеш түгел иде алар. Безнең авыл советы рәисе бик хәйләкәр хатын. Безнең үзара салым акчасын уйнаттылар бугай. Ул вакыты җитәр-җитмәс чыгып качты. 
 
Беркемне дә бернәрсә дә эшләтмиләр, мин әйтсәм дә, әйтмәсәм дә.
 
 
- Авыл советы рәисе эштән китте?
 
- Хәзер китте инде. Үзенә кирәк акчасын эшләде дә, Төркиядән Төркиягә йөрде дә, китте хәзер. Беркемгә дә җавап бирми ул. Тоткасы нык аның. Арчада яши ул. Хөкүмәт бушка машина бирә бит. Рульгә ябышып, кара күзлек киеп, Арча белән авыл урасын урады инде ул.
 
- Хәзер рәис кем?
 
- Юк рәис, юк. Кырып-себереп чыгып киткәч, хәзер керергә кеше дә юк.
 
- Халык фикере белән кызыксыну, халык белән сөйләшү дигән нәрсә дә булмадымыни соң?
 
- Бездә кешене бөтенләй санга сукмыйлар. Кешедән сорамый-нитми генә эшлиләр. Кеше фикерен белү, кеше белән очрашу дигән нәрсәне белмәде инде безнең авыл советы.
 
"Авылның бер башына беркайчан да таш җәелгәне булмады. Быел сайлауга кадәр известь җәеп чыктылар. Юлны җәя башлаганчы, ике яктан канау ясап, юлга таба таш җәелергә теиш. Ә бездә, известь җәеп, чирәмне ерттырып чыктылар, имештер канау су агарга. Авыл халкы үз көче белән үз турыларын көрәк белән рәтләп чыктылар. Бу шимбәдә чүп җыярга КАМАЗ кереп, урамны бозып, ярып чыгып китте. "Экосети" компаниясенә шалтырыттым, ник керәсез юлсыз җиргә дип, җавап таба алмадым, авыл башлыгына шалтырат, ди. Авыл җирлегенә шалтыраттым, җавап ала алмадым. Безнең авылда карт кешеләр яши, әнием авырый, куркып торам хәзер, юл бетте авылга. Ходайдан сорап торам инде авырый күрмәсен", - дип сөйләде шушы авылда әнисе яшәгән Гөлназ.

Авыл җирлеге рәисе Гөлфия Гыйбадуллина: “Юл каткач йөрерләр әле!”

 

Авыл халкы бер авыздан Сеҗе авыл җирлеге рәисе Гөлфия Гыйбадуллинаны гаепли. Үзара салым акчаларын алып, хәзер эштән дә китә дигән сүзләр дә әйттеләр. Гөлфия Гыйбадуллина үзен гаепли санамый, “акчалары әз иде, 100 меңгә таш җәеп булмый”, – ди.

- Казаклар авылында халык урамга чыгып булмый дип зарлана. Сезне гаеплиләр.

 

- Юк, нәрсә мине гаеплиләр соң алар? Үзара салым акчасына без анда “грунтощебень” салдык. Шуны чүп сала торган машина ярып бетергән. Ник аны керткәннәр соң? Мин бит инде һәрбер урамны саклап тора алмыйм. Икенче елга шулай ук үзара салым программасы нигезендә таш салыначак. Шулай итеп эшлибез бит инде. Кечкенә авыл, акча әз җыела. Мин бит инде үз акчама аларга таш салып бирә алмыйм. Алар бит инде бик әйбәт белә. Шуңа күрә минем монда бер гаеп тә юк.

 

- Алар бит изелә торган начар балчык салдырды ди.

 

- Ну “основание” инде. Үзебезнең карьердан алынган балчык. Аларның акчалары бик әз иде. 100 меңнән бераз гына артык иде. Аңа бит инде асфальт салып булмый. Менә икенче елга вак таш салына.

 

- Ә халык бит “Безгә юл кирәкми иде”, – ди. Халык белән киңәшләшү булмады мени?

 

- Өй буенча йөрдем, “Чыгыгыз, карагыз, кая салыйм?” – дип. Йә капкалары бикле, йә болай чыкмадылар. Чыккан кеше дә дөрес киңәш бирә алмады. Өй буенча йөрдем, чыксыннар иде шунда салганда. Әллә кайда түгел ич инде алар. Үзем шунда идем, сәркатибем Лениза шунда иде. Капкаларын шакып йөрдем бит. Чыксыннар иде. Үзләре кызыксынмагач, мин нишләргә тиеш? Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Энҗе ГАБДУЛЛИНА

https://intertat.tatar 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев