Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юл фаҗигасендә һәлак булган Габделкәрим хәзрәтнең әнисе: "Ярдәм сорарга да кыенсынабыз, килен ярдәм иткәннәргә бик нык читенсенә"

15 февральдә Мөслим имам-мөхтәсибе Габделкәрим (Венер) хәзрәт Моратов Казаннан диссертация яклап кайтып килгәндә Мәскәү–Уфа трассасының 966нчы километрында юл фаҗигасенә очрап, һәлак булган иде. Аның алты баласы ятим калды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Габделкәрим хәзрәтнең әнисе Әлфия апа, дусты Йосыф хәзрәт Дәүләтшин белән сөйләште.

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин әйтүенчә, Габделкәрим хәзрәтнең гаиләсе Мөслим районында Иске Вәрәш авылындагы йортларында яши. 

"Алар берничә көн әниләрендә булдылар. Әкрен генә яшәргә тырышалар. 

Финанс яктан проблемалары юк инде болай. Шактый акча җыелды. Алар махсус счетта тупланды. Бу акча гаиләсенә әле бирелмәде. Бу акчага өй салу яисә әзер йорт сатып алу турында сүз бара.

Кеше бик күп ярдәм итте, без шулхәтле булыр дип көтмәдек. Аллаһның рәхмәте яусын, кем генә җибәрмәде. Мәчетләр җыйды, районнар җыйды, кайсыдыр районнан 100 мең сум, кайсыннан күбрәк акча күчерелде, шундый бердәмлек, дуслык күрсәттеләр. Бик нык ярдәм иттеләр. Әтиләренең догалары күп булгандыр, бу гаиләгә шулай насыйп булгандыр", - диде Йосыф хәзрәт. 

Габделкәрим хәзрәтнең якыннары һәм уллары җеназа вакытында

“Мин аңладым, әнием, минем башыма барып җитте бу кайгы"

Габделкәрим хәзрәтнең әнисе Әлфия апа улының гаиләсе, оныклары янында булуын сөйләде.

"Бу көннәрдә генә киленебез Зилә һәм оныклар янына барып кайттык. Алар Иске Вәрәш авылында, авыл читендәрәк урнашкан элеккеге балалар бакчасы йортында торалар. Олылары укуда иде. Аларның бер заллары актив уеннар өчен, балалар шунда уйный, күңелләре шат иде. 

Балаларның бәләкәйләре аңлап бетерми бит әле. Зур малайлары Габдулла гына: “Мин аңладым, әнием, минем башыма барып җитте бу кайгы”, дигән. 

Иң зурысы Габдуллага 13 яшь, Габделмәликкә 10 яшь, Гаделгә 7 яшь, Гомәргә 5 яшь, Ясир 3 яшьлек, Габделгазиз 1,2 яшьлек.

Зилә үзе Мөслимдә дини дәресләр биреп йөри. Мөслимгә Зиләне атнага ике тапкыр дус кызлары машиналары белән йөртә. Аның эшләгән мәчетенә дә бардык. Киленебез бик әйбәт, бер тавыш күтәргәне юк", - дип сөйләде Әлфия апа. 

 

“Улым ике генә сәгать йоклыйсың бит, ял итәргә әзрәк дип әйтә торган идем”

"Балалар әниләренә элек тә, хәзер дә йорт-хуҗалыкны алып барырга булышалар. Габделкәрим бит өйгә кайтып керми иде, гел вәгазьдә иде, көн-төне юлда, тәүлегенә ике сәгать кенә йоклап йөрде. “Улым ике генә сәгать йоклыйсың бит, ял итәргә әзрәк дип әйтә торган идем”. 

Аны белгәннәр Мөслимне иманлы итәсе килгән, диләр. 

Мөслим халкы, ул элек эшләгән Ташлык авылы халкы да рәхмәтләрен әйтте. “Шундый әйбәт малай үстергәнсез, шундый кешене күргән юк иде, диләр”, - дип уртаклашты Габделкәрим хәзрәт әнисе.

"Мөслим районы башлыгы үземнең балаларым кебек йөртермен ди"

"Балаларны, киленне күреп, сөенеп кайттык. Элегрәк балаларны үзебезгә, Минзәлә районындагы Аю авылындагы йортыбызга алып кайтырбыз, монда торырлар дип тә уйлаган идек. Бөтен Мөслим районы халкы, бөтен халык бердәм булып аларга ярдәм итә. Район җитәкчелеге дә нык игътибар бирә. Бөтен халык аларга ярдәм итәргә торгач, бик сөендек.

Район башлыгы Муллин Рамил Хамзовичка, мөфти Камил хәзрәт Самигуллинга, дусты Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга шулхәтле рәхмәтлебез. Кайгыларны уртаклашып, киңәшләр бирделәр. Рәхмәтебезне әйтеп бетерерлек түгел. Бөтен Мөслим халкы нык ярдәм күрсәтә. Йорт-җирләрне төзәтүдә дә булыша.

Рамил Хамзович балаларны Мөслимдә нинди спорт секцияләренә телиләр шунда яздыртып, тренировкаларга машина белән үземнең балаларым кебек йөртермен ди. Габделкәрим генә машинада йөри иде. АТП җитәкчесе Зиләне машина йөртергә укытырбыз, өйрәтербез, ди. Матди ярдәм дә күрсәтәләр. 

Хәзер район башлыгы өй салу мәсьәләсен кайгыртып йөри", - дип әйтте Габделкәрим хәзрәт әнисе.

Җеназа
"Ярдәм сорарга да кыенсынабыз"

 

"Ярдәм сорарга да кыенсынабыз, килен ярдәм иткәннәргә бик нык читенсенә, рәхмәт әйтеп, кирәкми бүтән, кирәк түгел, ди. Ул бөтен кеше ярдәм итә башлагач, курка да калды. Алар Габделкәрим исән чакта безгә булганы җиткән дия иделәр. Килен үзе тегеп кул эшен тотты, киемнәрне ремонтлап кидерде, теге әйбер юк, бу әйбер юк дип әйткәннәре булмады. Балаларны чиста-пөхтә йөртте, бик җитез, уңган киленебез.

Ярдәм итүчеләр күп, барысына рәхмәтләр әйтәсебез килә", - диде Әлфия ханым. 

"Әтиегез бүтән кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде"

Габделкәрим хәзрәтнең хатыны Зилә Моратова Татарстан мөселманнарына ирен соңгы юлга озатуда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен ирештереп хат язды. 

"Аллаһы Тәгалә безне бу дөньяга вакытлыча китергән һәм Үзенең Китабында кат-кат шуны кабатлап, исебезгә төшереп тора. Дөньяда кемне генә яратсаң да, бер көн аның белән аерыласың, күпме генә яшәсәң дә, барыбер китәсең, күпме генә җыйсаң да, буш кул белән каласың, нәрсә генә кылсаң да, ул гамәлеңнең ачы яки татлы җимешен күрәсең. Бу нәрсәләрне беләбез, аңлыйбыз кебек тә, ләкин, аерылу сынаулары үз башыңа төшкәндә, җиңел түгел икән. 

Әтиебез эш буенча Казанга еш йөрде, бу юлы да аны озатканда, тиздән шатлыклы хәбәрләр белән кайтыр дип көттек. Диссертациясен уңышлы гына яклавын да шалтыратып әйтте. Икенче көнгә иртән балалар белән аны көтәргә керештек. Кичен сабыйлар үз куллары белән камыр басып, әтиләре кайтуга дип печеньелар пешереп куйдылар. Капка төбенә машина килеп туктагач, балалар шатланышып: “Әти кайтты, әти кайтты”,- дип чыгып чаптылар. Әмма, килгән машина әтиебезнеке булып чыкмады. Әтиегез башка кайтмаячак дигән куркыныч хәбәр килде.

...Гаиләсенә, балаларына матди ярдәм булсын дип бик күп акчалар җыйгансыз. Озату эшләренең башында торучы Мөслим районы башлыгы Рамил абый Муллинга, Татарстанның мөфтие Камил хәзрәткә, барча мөслимлеләргә, авылдашларына, Габделкәрим белән бергә ничә еллар эшләгән хәзрәтләргә рәхмәт яусын.

Аллаһы Тәгалә барыгыздан да разый булсын. Гаиләләрегез тигез булып, бергәләшеп балаларыгызны үстерергә, бер-берегезнең кадерләрен белеп яшәргә насыйп итсен.

Раббым, Габделкәримнең гөнаһ-хаталарын ярлыкасын. Аны Үзенең оҗмах бакчаларына кертеп, аңа яшел кош булып очып йөрергә язсын. Ахирәте бу дөньясыннан хәерлерәк булсын", - дип язган иде Зилә Моратова.

Имам-мөхтәсибнең гаиләсенә Диния Нәзарәте исеменнән дә ярдәм итү чаралары башкарыла

 

 

Диния нәзарәте Венер (Габделкәрим) хәзрәт Моратовның күп балалы гаиләсе калуын һәм 2017 елдан бирле үрнәк рәвештә Мөслим районы имам-мөхтәсибе булып эшләвен исәпкә алып, мәрхүмнең хәләл җефетенә матди ярдәм күрсәтү чараларын күргән. Мөфтият Президиумы карары нигезендә хәзрәтнең алты баласына март аеннан башлап даими рәвештә, ай саен матди ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр иттеләр Диния Нәзарәтендә. 

Мәгълүм сәбәпләрдән чыгып, акча күләмен хәбәр ителми.

Имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият хезмәткәрләре арасында акча җыю игълан ителде. Шулай ук дин кардәшләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләрен искә алып, нәзарәтнең "Зәкят" хәйрия фонды тарафыннан бу гаиләгә аерым хисап счеты ачылган иде. Теләгән һәркем анда да ярдәм җибәрә ала. Акча җыю дәвам итә, алар мәрхүмнең кырыгы мәҗлесендә аның гаиләсенә тапшырылачак. 

Диния нәзарәте хәзрәтнең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләргә исәп-хисап счетын ачты.


Для юридических лиц:
Благотворительный Фонд «Закят»
ИНН/КПП 1655068682/165501001
ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012
р/с № 40703810662190000765
(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)
ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани
к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603
Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6
Для физических лиц:
Карта Сбербанк 5336 6900 0273 6009 на имя Марданова Булата Раифовича.
Обязательно указать назначение платежа: для семьи Муратова Венера Мунировича.

 

 

Автор: Венера ВӘЛИЕВА
Фото: социаль челтәрләр

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев