Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Юл һаләкәтенә юлыгучылар ялдан кайтучы яшь парлар булган [+фото]

20 нче апрель көнне Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары.

Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар.
Кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы борылышында фура, йөк машинасы һәм Удмуртия номерлары белән "Шевроле" бәрелешкән, һәлакәт нәтиҗәсендә ике ир-ат урында ук үлгәннәр. Ике пассажир хатын-кыз госпитализацияләнгән.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, соңрак аларның берсенең гомере өзелгән, табиблар икенче яшь хатын-кыз гомере өчен көрәшә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев