Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

ЮХИДИ: Татарстанда юл-метеорология шартлары начараю көтелә

Татарстанда юеш кар, урыны белән томан, җилнең 13 м/с кадәр көчәюе көтелә. Температура кисәк үзгәрүе белән бәйле рәвештә, юлларда бозлавык хасил булуы ихтимал, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең матбугат хезмәте.

Автоинспекторлар юл кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юлларда аеруча игътибарлы, сак булырга өнди. Машина йөртүчеләр катлаулы юл-метеорологик шартларда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлек сайларга тиеш. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы юлга чыгу белән бәйлеләреннән тыелып торырга киңәш ителә.

Йөк машиналарын йөртүчеләргә әлеге шартларда вакытлыча хәрәкәтне чикләргә, юлны бушату чараларын күрергә һәм һава торышы яхшырганчы билгеләнгән урыннарда туктап торырга кушыла

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев