Саба ТВ

Ышанмас җиреңнән ышанырсың: үлгән якыннары белән элем­тәгә кергән

АКШта булган сораштырулар буенча 44 процент кеше үлгән якыннары белән элем­тәгә кергән. Тол хатыннарның 67 проценты моны исбатлый. Ирләре үлгәннән соң алар­га фатирларында кемдер йөргән кебек тоелган. Галимнәр бу мөмкин түгел диләр. Күтәрә алмаслык кайгыдан кайбер кешедә галлюцинация була икән. Ләкин бәхәсләргә нокта куючы очраклар да шактый.

1980 елда Чехословакиядә язучы Бернард Хаттол танылган композитор Бедржихе Сме­тане турында китап язганда бу танылган кеше турында фактларның аз булуыннан зарланган. Чыннан да 1824-1884 елларда яшәп иҗат иткән Сметане турында архив­ларда әллә ни табылмаган. Ә китапны инде тәмамларга кирәк булган. Язучыда хәтта төшенкелек башланган. Шундый кичләрнең берсендә аның каршына Сметане үзе килеп утырган һәм аны кызыксындырган еллар турында сөйләгән. Хәтта шәхси көндәлегенең кайда ятканын да әйткән. Язучы аның сөйләгәнен диктофонга язып барырга тырышса да берни барып чык­маган. Иң сәере көндәлек композитор әйткән урыннан табылган. һәм китап үз вакытында басылып чыккан.
 
Паранормаль хәлләрне өйрәнгән экспертлар җан якыннары белән аралашырга, хәтта аерым очракларда ярдәмгә килергә мөмкин диләр. Бу бары гипотеза. Һәм аны исбатлаган кеше әлегә юк.
 
Тик шулай да Кембридж университеты янында урнашкан «Питер Хаус» колледжындагы сәер хәлләр күп­ләрнең игътибарын җәлеп иткән. Анда томан рәвешендәге өрәк күрә башлаганнар Игътибар белән карасаң аның башын һәм кулларын да чамаларга мөмкин булган. Төнлә генә түгел, хәтта көндез дә аннан тынгы булмаган. Тик торган җирдән стенага шакулар хатын-кыз укытучыларның аңнарын җуеп егылуларга китергән. Ә менә студентларга имеш ул нык ярдәм иткән. Белмәгән сорауларга колакларына җавапларын әйткән.
 
Аның турында бөтенесе сөйли башлагач колледжның деканы Грэхан Ворд тикшерү уздырырга боерык биргән. Архивларда актарына торгач, 1789 елда бу бинада Фрэнс Даус исемле студент асылынып үлгәнлеге билгеле булган. Аның җаны тынычлансын өчен гыйбадәт кылырга җыенсалар да, студентлар моңа каршы төшкән, имеш.
 
Үзем дә якын кешемне югалтканга күрә беләм — гүргә иңдергәннән соң аны бөтен җирдән эзлисең. Юк чын кеше рәвешендә түгел. Сәер тавыш ишетсәң дә, стенада шәүлә күрсәң дә, хәтта ул ярата торган хушбуй исе аңкып китсә дә кайткандыр кебек. Ике яшькә кадәрге балалар аларны күрә дип укыганым бар. Бәлкем, дөрестер. Бишектәге бала фәрештәләрне күреп елмая диләр бит.
 
Элек-электән әби­ләр­нең тынычсыз нигез дип сөйләгәннәрен хәтерлим. Әнинең әнисе шундый йортка килен булып төшкән. «Бу йорт­та бичура яши», — дип әйткәннәр күрше­ләре ире белән тора башлавының беренче көнендә үк. Башта ул ышанмаган. Ләкин намаз укыганда мич башыннан өстенә кистек килеп төшкәч бик курыккан. Хәтта корсагы төшкән. Бу хәл әллә ничә тапкыр кабатлангач, әтисе йортына кайтып китәргә мәҗбүр булган.
 
Студент вакытымда миңа шушы авыл аша үтәргә туры килде. Юлдашымнан — олы гына абзый кешедән шушы йорт турында сораштым. «Булды андый хәлләр, — диде ул. — Ул нигезне гомергә бичуралы дип сөйләделәр. Аны сата алмадылар. Алучы табылмады. Чөнки бу йортта бер генә төн кунган кешенең дә чәчләре чалара башлый иде. Хәзер анда нигез ташлары гына аунап ята. Хәтта анда йорт торгызырга да җөрьәт итмиләр. Чөнки белә­ләр — тынычсыз нигез».
 
Ә бит мин, ул вакытта пионер малай, әби сөйләгәннәргә ышанмый идем. Без белә алмый торган бик күп нәрсәләр бар бу дөньяда.
 
Вил РӘШИТОВ. Казан. 
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: