Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар”

Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлеген тамашачылары белән уздырды. Аның 5 мартта Уфада башланып киткән юбилей чаралары 10 мартта Мәскәүдә тәмамланды. 6 март көнне җырчы Казан тамашачысы белән очрашты.

Мәхәббәт аңлату киче

Халык телендә “сандугач” исемен алган Ришат­ның концертларына Уфада да, Казанда да, Мәскәүдә дә халык зал тутырып килде. “Пирамида”да концерт буласы көнне махсус кызыксындым: кассада ике билет калган иде!


Төхвәтуллинның иҗат төркеме өчен юбилей сәфәре көтелмәгән вакыйга белән башланып китә: Уфадагы концерттан соң микрофон юкка чыга. Аның югалу сәбәпләрен әле дә ачыклый алмыйлар.


Аның каравы “моңлы сан­дугач”ның Казанда – “Пирамида” залындагы кон­церты ярату сүзләрен­нән башланды. Беренче чыгышыннан соң ук аңа чәчәк бәйләмнәре, изге теләкләре белән ак яулыклы апа менде. “Концерт саен сиңа: “Яратам”, – дияргә киләм дә әйтә алмый кайтып китәм. Бүген әйтәм: яратам! Безнең мә­хәббәт сине саклап йөрт­сен!” – диде бу ханым. Җыр­чы үзе дә туган җиренә, әти-әни­сенә, туган теленә, ос­таз­ларына мәхәббәт аңлат­ты. Иң зур хөрмәт һәм ярату хисен аның тамашачысы тойды, чөнки Ришат халыкка мәхәб­бәтен җырлары аша аңлатты. “Сезнең өчен таңга кадәр җырларга да әзер мин”, – диде ул тамаша башында.


Концертта Ришатның иҗатташ дуслары да катнашты. Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Чулпан Йосыпова, Алия Карачурина юбилей хуҗасы белән бергә сәхнә тотты.


– Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар. Күп авырлыклар аша узарга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды. Шул вакытта да тамашачым терәк булды. Авыр чакларыгызда җырла­рым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем! – дип әйтте Ришат Төхвәтуллин кичә ахырында.

“Малай гына түгелмен!”

Ришат Төхвәтуллинның юбилей концертын караганнан соң сәхнә артына рәхмәт белдерергә дип кергән кешеләр күп иде. Чәчәкләр, бүләкләр, алкышлар... Концерт тәэсиреннән әле суынып та өлгермәгән җырчы белән без дә сөй­ләшеп алдык. Сүз иярә сүз китеп, концерт киче­реш­ләре турында сорап кына чикләнмәдек.


– 30 яшьлек Ришат – кем ул?

 
– Хәзер, аз гына булса да, тәҗрибәм бар. Бөтенләй үк малай гына да түгелмен. Шул ук вакытта әллә ни үзгәрдем дип тә әйтә алмыйм. Туганнар да, дус-иш тә: “Элек нинди идең, шулай калдың”, – ди. Үземне эш белән күрсәтәм. Кай җирдә усалрак та буламдыр, бире­шәсе килми.


– Концерт программагыз бүген кыскартылган төсле тоелды. Уфаныкы белән чагыштырып утырдым, ишетергә теләгән бер-ике җырны ишетә алмадым...

 
– Максатыбыз тизрәк концертны бетерү, кыскарту түгел иде. Бары тик урыны белән берничә җырның туры килмәве генә сәбәп булды. Әмма концерт озак барды бит.


– Махсус туган көн концертларына багышланган сценарий була, дигән идегез. Элеккеге программаларыгыз бе­лән охшаш яклар да булмады түгел. Өйләнүегез, кайбер җырларның тарихларын сөйләвегез, мә­сәлән...


– Бу программа минем хит җырлардан эшләнгән, әмма быелгы җырларны кертмәсәм, халык ошатмас иде бит. Сез әйткән урыннар җыр белән җыр арасын ялгап китү өчен, бәйләп җибәрү өчен кулланылды. Концертта хыялым чынга ашты: Фәйзи Гаскәров исе­мендәге бию ансамбле катнашты. Бу – минем өчен зур дәрәҗә.

 


– Сезне Уфа күбрәк үз итәме, әллә Казанмы?

Реклама


– Икесе дә үз итә! Әмма Казандагы тамашачы Уфаныкыннан аерыла. Хәзер халык миңа яратып, аңлап йөри, җырга-моңга сусаганнары сизелә. Элек, зал тутырып килсәләр дә, салкынрак кабул итәләр иде. Тамашачылар миңа ошады, үз тамашачым килгән иде. Авызыма гына карап тордылар, “Пирамида”ны бер­гәләп җылыттык.


– Иҗатташ дусларыгызны да чакыргансыз. Сезнең белән дус булу өчен нинди булырга ки­рәк?


– Әллә кем булырга кирәкми. Кеше булырга ки­рәк! Кешедә гадилекне үз итәм. Дусларымны тегенди-мондыйга аермыйм. Журналистлар арасында да яхшы мөгамәләдә булганнары бар. Авылданмы ул кеше, нәни баламы, дәрәҗәле урыннан берәүме – барысын да бертигез күрәм. Кеше сайлап утырмыйм.


– Филүс Каһиров Америкага барып кайтты, Сезне дә якын киләчәктә чит илләрдәге милләт­тәшләр күрә алырмы?


– Минем дә шундый теләгем туды. Хыялда бар. Тормышка ашар дип уйлыйм.


– Затлы Ришаттан  затлы, мәгънәле клиплар кү­рербез икән? Соңгы арада төшерелгән клип­ла­рыгыз тамашачыны ике­гә бүлеп бетерде...


– Сыйфат сүзен төрле яклап карарга мөмкин. Видео сыйфатына килгәндә, элекке клиплар белән бү­генгеләрен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. Мәгъ­нә дигәннән, гел дә бер­төр­ле төшереп булмый. Мин кабатланырга яратмыйм. Максатыбыз да форматны үзгәртү, сюжет барлыкка китерү иде. Клипларым шуны сөйли. Без әле өйрәнеп киләбез. Сыйфатсыз дисә­гез дә, мәсәлән, “Мәхәббә­тем” клибы бик күп караулар җыйды.


– Сыйфатсыз димим, мәгънә ягыннан ныгыту кирәк, дим. Мәсәлән, “Мин бәхетле” клибын тамашачы Ришат спорт белән шөгыльләнгәнгә бәхетле икән дип аңлады.


– Бу җырга әллә ни ки­рәкми дә бит. Клипта бәхет­ле мизгелләрне күрсәтеп чыктык. Якты уйлар белән уянып китәм, иректә, матурлыкта йөрим. Кирәк урында очып та йөрим, йөгереп тә. Кеше шулай да бәхетле була ала.

Фото: скриншот инстаграм

Чулпан Гарифуллина

http://www.vatantat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев