Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Йөрәк түрендә - ятимлек ачысы”

Сугыш, ятимлек, ачлык... Хәзерге заман баласы өчен бу күренешләр түгел, сүзләр дә ят. Без аларны кинолар карап, китаплардан укып кына беләбез. Мин, кечкенәдән әби-бабай белән үскән кыз, сугыш заманында булган хәлләр турында алардан ишеткәләдем. Һәм өй түрендә торучы фотосурәткә гел күзем төшә иде. Бу фотосурәттә бабамның әти-әнисенең кызганыч, авыр тормышы яшеренгән. Сүзем Мамадыш районы Усали (элекке Өчиле) авылында гомер итүче Зиннәтов Миңнулла Зиннәт улы турында

“Әтине күргән дә булмады”

Ятимлекнең нәрсә икәнен аны үз җилкәсендә күтәргән кеше генә беләдер, мөгаен. Ә сугыш исә күпме гаиләләрне җимергән, балаларны ятим калдырган. Әтисен фотосурәт аркылы гына белгән Миңнулла бабам, бу авыр тормышны исендә калдырганча, үзе сөйләп бирде.

- 1941 елның матур көнендә минем әти (Зиннәт була инде ул) Өчиледә яшәүче Сүрия исемле кызга өйләнә. Бик матур пар булар алар. Сүрия кайнанасы Шәмсехәят әби белән бергә яши. Әле гаилә булып яши генә башлаган яшь парларның бәхетле чаклары озакка сузылмый. Шулай иңне-иңгә куеп яшәп ятканда, сугыш дигән афәт килеп җитә... Әтигә сугышка китәргә повестка тоттыралар. Ә әнинең бала табар вакыты җиткән була. Аны Усали авыл хастаханәсенә алып китәләр. Сөекле хатыны янына барып хәлен сорарга да, кем туасын белергә дә вакыт бирмиләр аңа. Фронтка китәргә кирәк... – дип башлады сүзен бабам.

 

- Зиннәт бабайның әнисеннән башка беркеме дә булмыймы?

- Шәмсехәят әбинең ике улы була: Зиннәт һәм аның энесе Хисмәт. Хисмәтне инде бер сугышка җибәргән булалар. Икенче киткәндә ул әйләнеп кайтмый һәм билгесез югалганнар рәтенә кертелә.

 

“Зиннәт, малаең туган”

 

- Ә малай туганны Зиннәт бабай белеп каламы соң?

- Белә. Шулай Бөрсет пристанена төшеп барганда (элек су юлы белән йөргәннәр, Чулман елгасыннан), бер авылдашы аны куып тотып: “Зиннәт, малаең туды!” - дигән сөенечле хәбәр әйтә. Ул вакытта аңа авыр булгандыр инде. Нык торырга тырышса да, күзенә яшьләр килде, дип сөйләгәннәр әнигә. Ахырдан авылдашына: “Миңнулла дип кушсын!” – дип кычкырып кала ул.

 

“Бер генә хат та ала алмадык”

 

- Аның кай якларда булганын белдегезме соң? Хатлар язганмы?

- Хәрби өйрәнүләр вакытында әтине күрергә барганы турында сөйләгән иде әни (мине алып бару мөмкинлеге булмаган, күрәмсең). Шул вакыйгадан файдаланып, үзләренең беренче һәм соңгы фотосурәтләрен ясарга да өлгерәләр. Бер-берсен сөйгән ике яшь йөрәкнең юллары шуннан мәңгелеккә аерыла да инде. Әни гомере буе әтине көтеп яши. Әтидән хатлар килми. Анардан бернинди дә хәбәр булмавы йөрәген өзгәли әнинең. Ләкин ул бирешми, чөнки юанычы улында була: аны аякка бастырасы, кеше итәсе килә. 

Көннәрнең берендә авылга хат килеп төшә: “Зиннәт билгесез югалган” диелгән була анда. Якты көндә яшен суккандай була әби белән әнигә. Шәмсехәят әби исә сугышта ирен дә, ике улын да югалта. Тормышның бар авырлыгын алар бергә күтәреп, икесе иңгә-иң атларга мәҗбүр булалар.

- Сүрия әбине бүтән кияүгә чакырмаганнармы, ник ул гомере буе ялгыз яшәгән?

- Булган чакыручы, ләкин минем аркада чыкмаган инде ул, - ди Миңнулла бабам.

 

“Минем балачагым булмады”

 

- Ә сез ничек яшәдегез?

- Сугыш вакытында колхоз эше: иртәдән чутсыз урак уру, чүп утау кебек эшләр була инде. Мине сәкегә бәйләп китәләр иде, - дип дәвам итте ул сүзен. - Әле һаман да хәтерлим: тәрәз астына күлмәктән бәйләп куялар иде (төшеп китмәс өчен тәрәзәгә аркылы такта кагылган). Карарга кеше юк, эш күп. Үсә төшкәч, әкренләп булышырга тырыша идем. Әни белән әби көнозын колхозда: бәрәңгене дә утыртырга вакытлары булмады. Күршеләргә карап, гел кызыга идем: аларда гаилә зур - җиде бала. Барысы бергә чыгалар да, утыртып бетереп кереп китәләр. Ә без атна буе, әниләр эштән кайткач кына утырта идек. Ашарга да юк, замана кырыс. Колхозда эшләгәндә, чабагач белән арышны ваттыралар иде, шуннан бишмәт эченә кесә тегеп, әз-әзләп алып кайталар иде. Төн җиткәч, кеше күрмәсен дип, тәрәзәләргә чүпрәкләр элеп, кул тегермәне белән икмәкне тартып, ботка ясап ашаталар иде.

Кыш беткәч, иртә язда нинди үлән чыга, шуны ашый торган идек. 

Хәзерге вакытта, бетерергә тырышып, балтырганга каршы көрәш алып барган булалар. Ә без гел шуны ашап үстек. 

Халык өчен бик авыр еллар иде инде. 1954 елда, икебезне генә калдырып, Шәмсехәят әби үлеп китте. Җитмәсә, өебез дә янды. Шуннан тормыш тагы да катлаулана төште.

Уртада Миңнулла бабай белән Наилә, балалары һәм туганнары

 

“Имтиханнан качтым”

Әле дә хәтерлим: биш яшьтә алфавитны белеп, укый белә идем. Үзем мәктәпкә бардым. “Яшең җитми”, – дип, кире борып кайтардылар.

Җиденче класста исә ике ел укырга туры килде. Ул болайрак булды. Сугышта югалганнарның гаиләләренә әле ул вакытта пособие бирәләр иде. Җиденче классны тәмамлагач, аны бирми башлыйлар. Шуңа башка чара калмады: классташларым экзамен биргәндә, мин качып, кулга кармак тотып, елгага балык тотарга төшеп киттем. Укытучылар да безнең хәлне аңлады булса кирәк, бәлки әни әйткән булгандыр... Миннән артык сорау алучы булмады.

 

“Булганның кадерен белергә кирәк”

- Хәзерге тормыш белән элеккеге бик нык аерыла шул. Хәзер сезнең ашарга ризыгыгыз, кияргә киемегез - барысы да бар. Миңа әтидән калган киемнәрне тегеп, ясап бирәләр иде. Әле хәзер дә исән ул фотосурәт: тездәге ике ямауны күрсәтмәс өчен ике кулны каплап төшкән идем. Сугыш дигән афәтләрне сезгә күрергә язмасын, Ходаем. Булганның кадерен белеп, шөкер итәргә генә өйрәнегез, - ди Миңнулла бабай.

 

 

Автор: Ләйсән ВӘЛИЕВА, КФУ студенты
Фото: Геройның шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев