Саба ТВ

Йөрәк белән шаяртмыйлар: Инфарктны ничек танырга

Миокард инфаркты нәрсә ул, "Ашыгыч ярдәмне" кайсы очракта кичектергесез чакырырга һәм табиблар килгәнче ниләр эшләргә кирәк? Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Татарстан кардиологлары сөйләде.

«Өч ел элек йөрәгемне тикшерттем. Барысы да нормада иде: анализлар, ЭКГ - бар да яхшы. Ә менә соңрак, көтмәгәндә, күкрәк читлегемдә авыртулар башланды, түзәрлек булса да, кыздырган кебек булды. Физик йөкләмәдән соң булганлыктан, моңа аерым игътибар биреп тормадым. Утырып тордым да җибәрде. Бу хәл миңа инфаркт булырга бер атна чамасы алдан килеп чыккан иде", - дип сөйли Әлмәттән эшмәкәр Илгиз Миндалев.

Әлмәт эшмәкәренә 43 яшь. Илгиз бу яшендә мондый проблеманы көтмәгән булган.

"Әйе, әнигә дә инфаркт булды, бабайга... Миндә дә инфаркт булырга мөмкин икәнен белә идек, тик бу яшьтә түгел. Шуннан, авыруның беренче дулкыныннан соң, бер атна узгач, иртәнге биштә тагын йөрәгем авыртып уяндым. Утырдым, нитроглицирин белән валидол эчтем дә, авырту бетте", - дип искә төшерә эшмәкәр.

Иртән Илгиз эшкә киткән, һәм төш вакытында ул кабат күкрәгендә кыздырган хисне тойган. Авыртуның беренче дулкынына ул игътибар итмәгән. Авырту хисе кабатлангач, Илгиз әнисенә шалтыраткан һәм андагы авыру өянәге симптомнарын үзенеке белән чагыштырган.

Симптомнар туры килгәне ачыкланган. Шуннан соң Илгиз Миндалев мөстәкыйль рәвештә Әлмәттәге Төбәкара медицина-диагностика үзәгенә киткән.

"Үз машинамда бардым. Алай да, рульдә үзем түгел идем. Үзәк эшем янында булганга, мөстәкыйль бардым. Кабул итү бүлмәсендә кардиограмма ясадылар, шул ук вакытта өянәк башланды һәм мине ашыгыч рәвештә кардиология бүлегенә алып киттеләр. Интенсив терапия палатасына урнаштырдылар. Кабат ЭКГ ясадылар һәм процесс инде баруы ачыкланды. Мине шундук опреациягә алып киттеләр. Операция вакытында ике стент (Кан тамырының кан төере җыелган өлешен киңәйтеп җибәрә торган махсус конструкция. - Ред.) куйдылар. Операциядән соң бар да җайланды", - дип дәвам итте Илгиз.

Сүз уңаеннан, миокард инфаркты - тромбоз барлыкка килеп, кан йөреше кискен бозылганда, йөрәк мускулының җәрәхәтләнүе ул. Тромбоз - йөрәкнең бер артериясенең атеросклеротик төер белән тыгылуы.

Хәтәр йөрәк өянәгенең беренче билгесе - күкрәк читлегендәге авырту тойгысы, яки, кайчак тасвирлаганча, күкрәкне баскан яки кыздырган кебек авырту. Мондый авырту физик хезмәт вакытында яки аннан соң барлыкка килергә мөмкин. Илгизнең өянәге дә нәкъ менә шулай башланган.

"Авырту шулай ук эмоциональ дулкынлану вакытында, яки аннан соң да барлыкка килергә мөмкин. Салкынга чыккан соң да. Хәзер урамда салкын, шуңа күрә бу турыда истә тотарга кирәк. Икенче билгесе - кисәк кенә хәл бетү. Өченче билгесе - салкын тир бәреп чыгу. Билгеләрнең менә шундый өчлеге. Бу зур үлчәмдәге миокард инфаркты һәм катлаулы өзлегү ихтимал булу турында кисәтә", - дип сөйли профессор, медицина фәннәре докторы, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең (МКДЦ) "Кардиология" юнәлеше җитәкчесе, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Россиянең атказанган табибы Альберт Галявич.

Илгиз опреациядән соң ук савыга башлаган. Берникадәр вакыт узып, хастаханәдән чыккач, Казанда улында кунакта вакытта, ул кабат йөрәк авыртуын сизгән. Бу юлы "Ашыгыч ярдәм" чакырганнар һәм ирне шунда ук 7 нче шәһәр клиника хастаханәсенә илткәннәр.

"Илгиз безгә инфаркттан соңгы стенокардия белән килде. Аны инфаркттан соңгы өзлегү дип атарга була. Мондый өзлегү барлыкка килү хастаханәгә вакытында мөрәҗәгать итү-итмәүгә бәйле түгел. Бу - артерияләрдәге киң таралган атеросклеротик процесс. Ул дүрт айга кадәр "больничный"да булачак. Физик активлык бары тик кискен чорда гына чикләнә", - дип аңалата 7 нче шәһәр клиника хастаханәсенең бүлек җитәкчесе, табиб-кардиолог, Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе баш кардиологы Зөлфия Ким.

Проблеманың масштабларын аңлау өчен: узган ел дәвамында Казанның 7 нче хастаханәсендә табиблар кискен коронар синдром белән килгән өч мең ярым авыруны дәвалаган, шуларның меңнән артыгына инфаркт булган.

"Без нәрсә генә эшләсәк тә, нинди генә ярдәм күрсәтсәк тә, йөрәкнең ишемия авыруы очраклары шактый күп. Бәхеткә каршы, стационарда үлем очраклары күрсәткече югары түгел, без Европа күрсәткечләре дәрәҗәсендә торабыз. Ләкин уртача алганда ситуация мондыйрак: пациентларның бер өлеше медицина ярдәменә соңга калып мөрәҗәгать итә яки мөрәҗәгать итәргә өлгерми дә кала. Ягъни, кешеләр болай уйлый: бар да узар, аның хәле табибка күренерлек дәрәҗәдә кискен түгел", - дип сөйли табиб.

Ни өчен инфарктлар шулай күп?

Белгечләрең мәгълүматлары буенча, кешеләрнең күбесе үз халәтен дөрес бәяләми, һәм еш кына алар инфаркт билгеләре белән таныш түгел.

"Проблема шунда, әгәр кешенең берәр урыны авырта башласа, ул йөрәге авырта дип башына да китерми. Ул йә ярамаган нәрсә ашаганмындыр, йә остеохондроздыр, йә бронхит, йә башка берәр авырудыр дип уйлый. Кеше йә авыртуга игътибар бирми, йә кирәкмәгән урынын дәвалый башлый. Халык бит "бу хәл минем белән булмас әле" дияргә ярата. Мин сезгә сөйләгән өч билге турында истән чыгармаска, кичекмәстән "Ашыгыч ярдәм" чакырырга кирәк", - дип басым ясый Альберт Галявич.

Күкрәк читлеге авыртканда беренче ике сәгатьтә "инфарктник"ларның якынча 20 проценты, беренче алты сәгатьтә 50 проценты табибларга мөрәҗәгать итә. Калган 50 процент кешеләр исә үзләрен-үзләре дәвалап маташа, дип сөйли табиб.

"Әгәр авыру вакытында "Ашыгыч ярдәм" чакырса, без 100 кешенең 93-95ен саклап калабыз. Бу - бик яхшы күрсәткеч, дөньядагы стандартларга туры килә. Бер ун еллап элек бу сан якынча 80 кеше иде", - дип статистика мәгълүматларын китерде Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы.

Хәтәр йөрәк өянәге кемдә булырга мөмкин?

Табиблар инфарктның теләсә кемдә булырга мөмкин булуын кисәтә. Шулай да, куркыныч булган беренче төркемгә олы яшьтәге кешеләр, салкын һавада эшләүчеләр, мәсәлән, ишегалды себерүчеләр керә.

Яшь кешеләрдә инфаркт билгеле бер яшәү рәвеше алып баручыларда булырга мөмкин. Әгәр кеше тәмәке тартса, аз йокласа, күп дулкынланса, аракы эчсә - ул куркыныч төркемендә, дип азсызыклый белгечләр. Әгәр кеше тормышында югарыда әйтелгән пунктларның берсе генә булса да, табиблар аны автомат рәвештә потенциаль йөрәк авырулы кешеләр хисабына кертә.

Инфаркт булу куркынычын киметү өчен, кардиолог фикере буенча, актив яшәү рәвеше алып бару һәм билгеле бер ризыклардан баш тарту бик мөһим.

"Туклану бик зур әһәмияткә ия. Колбаса, эшкәртелгән ризыклар, баллы газлы сулар, фастфуд кулланмаска кирәк. Боларның атеросклероз һәм соңыннан миокард инфаркты китереп чыгаруы ачыкланды", - ди Альберт Галявич.

Сүз уңаеннан, Әлмәт эшмәкәре яшәү рәвешен үзгәрткән инде. Илгиз Миндалев сөйләвенчә, инфаркт алдыннан булган соңгы ике айда ул эш буенча бик көчле стресс кичергән.

"Мин хәзер барысын да үзгәрттем инде. Приоритетлар үзгәрде. Андый бизнеска башка тотынмыйм. Нәрсә дә булса булыр, тик тыныч, актив булмаган бизнес булыр. Мин үз-үземә уйландым һәм бу инфарктның стресстан килеп чыкканлыгын аңладым", - дип сөйли Илгиз.

Инфаркт вакытында беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Башта кешене, аркасы белән стенага яки урындыкка терәлерлек итеп, утыртырга кирәк. Табиблар, йөрәк өянәкле кешенең сулыш алуын җиңеләйтеп җибәрү өчен, киемнәрен чишәргә киңәш итә.

"Аяклар аска төшкән булырга тиеш. Мөмкин булса, артериаль кан басымын үлчәргә кирәк. Әгәр авырту бик көчле булса, тел астына нитроглицирин таблеткасы салырга йә спреен сиптерергә кирәк. Бу - беренче ярдәм. Канны сыекландырып җибәрү өчен, тагын ярты аспирин таблеткасы бирергә була. Һәм, һичшиксез, "Ашыгыч ярдәм" чакырырга, диспетчерга булган билгеләрнең барысын хәбәр итәргә кирәк", - дип күрсәтмә бирде Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең "Кардиология" юнәлеше җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, әгәр артериаль кан басымы 90 нан түбән булса, йөрәк өянәкле кешегә нитроглицирин бирергә ярамый. Бары тик аспирин гына бирергә ярый.

Микроинфаркт дигән төшенчә дә бар. Белгеч сүзләре буенча, бу очрак киңәйгән инфаркттан берникадәр катлаулырак, чөнки өянәк билгеләре булмаска да мөмкин.

"Кайсыбер очракта без инфарктны берникадәр вакыттан соң гына кардиограммада күреп алабыз. Кагыйдә буларак, мондый авыруларда йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавы (недостаточность) барлыкка килә, аларның тыны кысыла, хәле бетә. Әлбәттә, мондый халәтне булдырырга ярамый. Чөнки билгеле бер дәрәҗәгә кадәр йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавын дәвалап була", - дип сөйли Зөлфия Ким.

Сүз уңаеннан, инфаркт алды халәтендә авырту синдромы булганда, ягъни стенокардия артканда - табиблар аны шулай атый - кардиограммада үзгәрешләр булмый. Кардиограммада үзгәрешләр миокард инфаркты инде булгач кына күренә.

"Шуны аңларга тырышыгыз, өзлегү булмаган инфаркт - хөкем карары түгел. Әлбәттә, инфаркт булмаса яхшырак. Ләкин инде булган икән, мәсәлән, инвалидлыкны бары тик бер елга бирәләр, кеше бу вакытта эшли ала. Соңыннан инвалидлыкны алалар, чөнки кеше үз халәтен үзе контрольдә тота һәм эшли ала. Инфаркттан соң, ярдәм вакытында күрсәтелгәндә, пациент барлык киңәшләрне дә үтәгәндә, ул озын һәм бәхетле гомер кичерә ала", - дип йомгаклады табиб.

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: