Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы Азат Фазлыевның әти-әнисе: "Киленебез Алсу коры булса да, бәйрәмнәрдә котламыйча калдырмый"

“Татар-информ” хәбәрчесе эстраданың матур, популяр пары Алсу һәм Азат Фазлыевларның әти-әниләре – Әтнә районы Күшәр авылында Фазлыевлар йортында кунак булды.

Телевизордан яки сәхнәдән яраткан артистыңны күзәтеп утырганда, җир йөзендә җырчыдан да җиңелрәк, җырчыдан да рәхәтрәк һөнәр юктыр төсле. Матур итеп киенеп-ясанып чыгасың, халык сиңа кул чаба. Иртәнге 8дән эшкә барып утырасы түгел, акчаны җырлап кына да эшләп була! Билгеле, һәр эшнең үз авырлыгы бар. Җырчының да. Гади тамашачы күрмәгән-белмәгән якларны, авырлыкны җырчыларның әти-әниләре үз йөрәге аша уздыра.

“Татар-информ” хәбәрчесе эстраданың матур, популяр пары Алсу һәм Азат Фазлыевларның әти-әниләре – Әтнә районы Күшәр авылында яшәүче Фазлыевлар йортында кунак булды. Азатның әти-әнисе Зөлфирә ханым белән Рафаэль абый улларының балачагы, җыр дәрьясына килү тарихы, киленнәре белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Алдан ук шуны әйтим, Азат коеп куйган әнисе икән! Алсуны исә төс-кыяфәте белән каенатасына охшаттым.

 

Җиде ел бөреләнгән мәхәббәт = гаилә

Иң элек үзләре белән таныштырып китим. Зөлфирә апа – 38 ел гомерен мөгаллимлеккә багышлаган математика укытучысы. Ике ел завуч, 8 ел мәктәп директоры да булырга туры килә аңа. Хатын-кыз җитәкче булса да, артыннан йөреп, мәктәпкә ашханә, котельная, яңа спортзал салдыруга ирешә. Рафаэль абый исә 20 ел стажлы шофер.

– Мин моннан 7 чакрым ераклыктагы Ташчишмә авылыннан, – дип сүз башлады Зөлфирә ханым. – Рафаэль армиядән кайтканнан соң безнең авылга килде. Элек кич клубта уеннар була иде бит, биюләр. Андый җиргә гармунчы кирәк. Рафаэль гармунда уйный иде. Күрәсең, шул вакытта инде мине ошаткандыр, озата килде. Шуннан соң дүрт ел буе 7 чакрым араны җилдәй узып, җәяү минем янга килеп йөрде. Ул вакытта мин Арча педагогия училищесында укый идем. Укып бетереп, бер ел эшләгәнне дә көтте. Шартым шундый иде. Ул вакытта инде Казан педагогия институтында математика факультетының бер курсын читтән торып тәмамларга өлгердем.

“Азатны үз туган көнемә бүләк итеп алып кайттым”

Фазлыевлар гаиләсе әнә шулай туа. Зөлфирә апа белән Рафаэль абый өч балага гомер биргән. Бер кыз, ике малай. Азат – гаиләдә төпчек.
– Беренче кызым белән икенче улымның яшь аермасы биш яшь. Азатны икенче баладан соң алты ел узгач, үзем бик каты бала сөясем килеп, яратып алып кайттым. 32 яшь тулган көнемә – үз-үземә бүләк ясадым. Азат туганда апасы 11 яшендә иде. Азатны ул бик каты яратып, иркәләп үстерде. Төпчек бала булганга, бик яратып үстердек Азатны. Өч яшендә юньләп сөйләшә белмәгән килеш, “Айкала шуларыбыз, чайкала шуларыбыз” дип сакау телләре белән җырлый башлады. Өйдә аларны карашырга әби-бабай булмагач, ике улымны да яшь тә дүрт айлык вакытта балалар бакчасына бирдем. Азат аеруча да тыныч булды. “Син шушында утыр” дисәң, ике-өч сәгать утырып тора ала иде. Олы улыбыз Маратны теләсә кайсы урамнан эзләп алып кайттык. Хәтта агачка сырган кыргый умарта күченнән бал алып, кушуч белән шуны алып кайткан иде. Азат андый булмады.

   “Чаршаудан костюм тегеп, җыр конкурсына алып бардым”

Зөлфирә апа без килешкә Азатның балачакта алган мактау кәгазьләрен дә, фотоларын да әзерләп куйган. Дөрес, алар санаулы гына. Юк, юк, дипломнар берән-сәрән генә булмаган, билгеле. “Ул вакытта кирәк булыр дип кем уйлаган, җыеп та барылмаган инде”, ди әнисе.

– Кечкенә вакытта, сөйләшә белмәгәндә дә көйләр көйли башлады Азат. Аннан соң әкренләп бакчада да җырлаштырды. Бервакыт район мәгариф бүлегеннән Раилә Фәхретдинова исемле методист башлангычка ачык дәрескә килде. Шул вакытта “Чишмәләр” дигән җыр җырлады Азат. Ул: “Абау, бу балагызны нигә яшерәсез, тавышын карагыз сез, сәләтле ич бу” диде. Аның сүзләре безгә бер этәргеч булды. Шуннан соң Азатны районда үтәме җыр конкурсы, Казандамы – үзебез әзерләп, барысына да алып йөри башладык.

Азат әзрәк куркак та иде ул. Элек бит мәктәпләр арасында конкурс була иде. Бервакыт бәйгегә барып, “Туган тел”не җырларга кеше кирәк. Азат әле ул вакытта беренче класста гына. Укытучылар аны алып барыйк диләр. “Һай, минәйтәм, сәхнәдә куркуыннан аумаса, алып барыгыз” дидем. Беренче сәхнәгә чыгуы шунда булды аның. Бик матур итеп чыгыш ясап кайтты.

Шулай итеп районда төрле бәйгеләр уза торды. 1997 елда “Әтнә сандугачы” бәйгесенә тәрәзә чаршауларыннан жилет һәм түбәтәй тегеп җибәрдем. Анда ул беренче дипломын алды. Икенче сыйныфта иде ул чакта. Шуннан соң барлык конкурсларда катнаша башлады, – дип горурланып сөйли әни кеше. - Апасының туенда, аңа ул вакытта 10 яшь иде, урындыкка басып, “Чияләр”не җырлады. Тавышы кечкенәдән моңлы иде.

 

“Шулай да мин Азатны җырчы итәргә теләмәдем”

Зөлфирә апаның хәтер сандыгындагы мизгелләр моның белән генә бетми, билгеле. Азатның “Йолдызлык” зона бәйгесендә беренче урынны алып, Казанда икенче урынны яулавы. “Сандугач керде күңелгә” бәйгесендә беренче урынны алып, телевизор белән бүләкләнүе. “Ватан” конкурсында шулай ук беренче урын. Болар - әни кеше күңелен гомергә җылытып торучы уңышлар.

– Мәктәптә укыганда үзлегеннән әзерләнеп, Илһам Шакиров конкурсына дискын җибәрде Азат. Римма Ибраһимова да тыңлады аны. “Улымның теләге шундый булгач, алып килдем инде” дидем. Азат анда Сарман һәм Арча турында җырлады. Римма ханым шунда: “Әле ул моның кадәр генә тавыш белән җырлый, аның мөмкинчелеге менә моның кадәр” дип кулы белән күрсәтте.

Шулай да мин Азатны җырчы итәсем килмәде. 11 сыйныфта кыш буе кая барасын, кайда укырга керәсен дә уйламадык. Әмма май аенда ул безне кызык итте. “Башка бер җиргә дә укырга кермим, минем җырчы буласым килә”, - диде. Нишләргә? Музыкаль белеме юк, репетиторга ялландык. Кабул итү имтиханына баянда уйнап бер көй башкарырга кушканнар. Нота өйрәнә, репетиторга йөри, мәш килә. Шулай итеп, “Әпипә”не уйнап өйрәнде ул. Соң каян белсен, көйнең бас ягын да шул ук бер як белән уйнап чыккан! Шулай да теләгенә иреште, укырга керде, – дип сөйли Зөлфирә апа.

– Үзегез математика укытучысы булгач, улыгызга җитди һөнәр бирәсегез килмәдеме? Математика ягыннан ниндирәк иде Азат? - дип сорыйм.

– Математиканы 4легә укыды. Сөйләм фәннәрен яратмый иде. Тарих фәнен ялкауланып кына укыды. Өч баламның берсен дә үзем укытмадым. Балаларга чыккан ачуны алардан алырмын йә яклый дип әйтерләр дип, берсен дә алмадым. Җитди һөнәр кешесе итеп күрергә теләсәм дә, улымның теләгенә каршы бара алмадым, - ди Азат Фазлыевның әнисе.

"Өйләнгәндә аңа 20 дә тулмаган иде"

 

 

 

Азатның үҗәтләнеп җыр өлкәсен сайлавы икеләтә бәхетле итә үзен. Балтач районының Куныр авылы кызы Алсу Дәүләтгәрәева белән ул нәкъ менә Мәдәният һәм сәнгать университетында таныша.

– Кызлар белән артык күп йөри алмагандыр Азат. Безгә сиздермичә генә, ике дусты белән, шыпырт кына чыгып китәләр иде. Алсуны очратканчы, бирелеп йөргән кызы булды дип әйтә алмыйм. Алсуны көз көне бәрәңге алганда беренче тапкыр безгә алып кайтып күрсәтте. Бергә бәрәңге алдык. Йөргән вакытта башка авылга алып кайтмады.

Озак очрашып йөрми егет белән кыз. Шаулатып-гөрләтеп, Күшәр мәктәбе ашханәсендә туй итә.

– Өйләнгәндә 20 яшь тә юк иде бит әле аңа, – дип сүзгә Рафаэль абый кушыла. Яшьрәк дип борчылдым, яшермим. Абыйсы белән апасы: “Әгәр җырлап китсә, тиз генә өйләнмәс тә” диделәр. Әниләре бер сүз дә дәшмәде. Безгә түгел, үзләренә яшисе дип, фатыйхабызны бирдек.

 

Хәзер килен-каенана мөнәсәбәте ничегрәк? - дип сорыйм Зөлфирә ападан.

– Азат көн саен шалтырата. Безнең балалар көн саен шалтыратып хәл белә, бик еш кайта алмыйлар. Азат кайтып китәм дисә, Алсу балалар белән кала, Аяз мәктәптә укый бит. Кайтмауларына үпкәләмибез. Телефон аша хәлне белсәләр, таза-сау булсалар, безгә шул җиткән. Күптән түгел хастаханәдә яткан идем. Азат вакытын урлап булса да, минем янга ике тапкыр кайтып китте. Алсу белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Аны минем үземә охшаган диләр. Мин үзем коры, Алсу да минем шикелле. Азат шалтыратканда, Алсу гел аның янында бит инде. “Әнигә сәлам әйт” дигән тавышы ишетелеп тора. Авырганда, көн саен шалтырата Алсу. Мөнәсәбәтләребез начар түгел. Начар булырга бер өйдә дә тормыйбыз, очраша да алмыйбыз. Алсу коры булса да, бәйрәмнәрдә котламыйча калдырмый. Бүләкләр бирергә ярата.


 

– Алсу өйгә кайткач, эшләрегездә булышамы соң?

– Безгә кайткан кеше үзен иркен, безнеке итеп тойсын, рәхәт хис итсен дип телим. Безнең балалар, кияү-киленнәр арасында “Мин монда чит” дигән тойгы юк. Кайсысы кайта, табынны үзләре көйләп, мине кунак итәләр. Вакыты булса, өйләрне дә җыештыра Алсу. Җәй көне кайтсалар, яшелчә бакчасы зур безнең, шунда чыгып китә. Өйне малайлар, киленнәр бергә юалар. Алсу үзебез кебек гади.

– Кода-кодагыйлар белән йөрешеп, аралашып яшисезме?

 

 

– Бик каты аралашабыз. Елга бер. Чөнки ара ерак. Кода ерак рейсларда йөри. Ике авыл арасы 120 чакрым. Алар да бик еш килә алмый, мал-туарлары бар. Болай телефоннан аралашып торабыз. Кодагый башта минем укытучы булуымны белгәч, бик хафаланган. “Мәктәп директоры да булып эшләгәч, ярашып китәрбезме, уртак тел таба алырбызмы?” дип борчылдым ди. Соң мин дә кеше бит! Директорлык эш урынында калган инде ул.



– Бүген Алсу белән Азат - иң популяр парлы җырчылар. Аларның шушындый зур уңышларга ирешүен көткән идегезме?

– Алай дип уйламадык инде. Парлап җырларлар дип тә көтмәгән идек. Боларга эшләргә бик авыр инде дип уйланам. Азат белән Алсу җырлый башлаганда, парлы җырчылар бик күп түгел иде әле ул. Азат җырлап йөргәндә, җырчы булса, яшәве авыр булыр инде дип уйлый идем. Ярый әле Алсу белән икесе дә җырчы. Бер-берсен аңлый торган һөнәр ияләре. Телевизордан чыгышларын карыйбыз. Мин укытучы буларак, кисәтү ясарга яратам. Ә менә Әтнәдәге концертларын “замечание”ләрсез яратып кайттым. Остарганнар инде хәзер. Кемдер кайдадыр эшләргә, үз тормышын алып барырга тиеш. Әгәр аларга шундый сәләт бирелгән икән, алар җыр белән акча эшли. Әзрәк горурлык дигән әйбер бар инде ул. Әмма минем улым, килен дигән масаю юк. Азат шалтыраткан саен безнең иң беренче сорау: “Концертыгызда халык бар идеме?” Чөнки авылыбызда өр-яңа мәдәният йорты салдылар, халык йөрми. Халык бит ул артист килә дә каерып акча алып китә дип уйлый. Үзеңнеке булгач кына беләсең артист халкының ничек акча эшләвен һәм ничек итеп аны сарыф итеп бетергәнен.

Зөлфирә апа белән Рафаэль абый балаларының җырларын, барысын булмаса да, беләләр. Элегрәк хит-парадларны көтеп ала торган булганнар хәтта.

– Баштагы мәлләрдә икешәр телефон белән тавыш биреп утыра идем. Инде хәзер күнектек. Алар катнашамы хит-парадта, юкмы, бармы икәнен дә күрмибез хәтта. Азат башкаруындагы иң яраткан җырым “Ярат кына”. Әле тагын бер яңа җырын телефон аша гына ишеттем. Анысында Азатның чын, үзенең моңлы тавышы ачылган, – ди Зөлфирә апа.

– Клипларын ошатасызмы? Иҗатларына бәя, киңәшләр бирәсезме соң?

– Бервакыт шундый очрак булды. Телефон шалтырый. Әтисе телефонны алды. “Нигә синең улың авариягә очраган, аягын сындырган итеп клипта төшкән? Алай ярамый, юраулар юш килә”, - ди. Кем икәнен әле бүгенгә кадәр белмибез. Әле без ул вакытта ул клипны күрмәгән дә идек. “Очам синең яныңа” дигән җырга клип икән. Әллә ничә кеше бездән дә “Авариягә эләккәннәр мени?” дип сорады. Азатка шалтыраттым. “Әни, башыңны катырма, авария түгел анда”, – ди. Баксаң, сюжет буенча алар велосипедтан егылган икән.


Зөлфирә апа белән Рафаэль абый бүген лаеклы ялда, тыныч кына гомер кичереп ята. 7 оныкларының кадерле әби-бабасы алар. Шулай да Зөлфирә ханым бала үстергән чакларны сагынам, ди.

– Балалар үстергән вакытларны бик сагынам. Төннәр буе бал-маскарадларга кием тегә идем. Ел саен 8-9 сыйныфта костюм буенча беренче урынга чыга иде балалар. Кызымны Изаура итәм. Ике улымнан сыер ясап, доярка ясыйм. Азатны җигүле ат итеп чыгардым бер елны. Үзем уйлыйм, үзем тегәм. Шәл бәйләдек заманында. Элек ул вакытта кул эше белән бер пар икенчесенә йөрешә торган вакытлар иде, күңелле чаклар. Ул вакытта мичкә дә ягасы бар, эш тә күп. Хәзер эш тә юк, кешегә керәсе дә керми, – ди Зөлфирә апа.

Азатка җырлау сәләте кемнән күчкән соң диярсез.

- Мин гармунчы, минем көй яхшы иде. Тавышым йомшак, моңлы. Әнисенеке көчле. Аннан соң әти дә бик матур, озын көйләрне җырлый иде, – ди Рафаэль абый.

Җырлау сәләте Азатка гына түгел, кызлары Розага да, Маратка да күчкән.

– Марат та матур җырлый иде, – ди Зөлфирә апа. – 6 сыйныфта укыганда, клуб сәхнәсенә җырларга чыкты ул. Баянчы, күрәсең, бик оста булмаган инде. Маратка баян партиясен алып бара алмаган. Менә шуннан соң улым: “Мондый баянчы буламыни, мин башка җырламыйм” диде дә, шуннан соң бер дә җырламады. Роза исә үзе өчен, бәйрәмнәрдә генә җырлый.

 

Азат Фазлыевның бертуганнары ниләр белән мәшгуль икән дигән уй да борчыйдыр инде сезне. Роза ханым - кибеттә өлкән сатучы булып эшли. Үзенең дә кибете бар. Марат - төзелеш фирмасы директоры.

Эшләре җаваплы булып, туган йортка сирәгрәк кайтсалар да, балалар шәһәрләшеп, авыл эшләрен онытып бетермәгән.

– Азат кул арасында үсте, – ди Рафаэль абый. – Мал-туар карарга яратты. Һәр эшне җиренә җиткерә ул. Кайткач та өс-башын алыштыра да миңа булышырга чыга. Узган ел баз өстен икәүләшеп эшләдек, түбәләрен алыштырдык. Азат бик чиста-пөхтә, эшен ахырына кадәр җиткермичә туктамый торган кеше. Кирәк булса, ике улымны да чакырып алам. Азат инде көзге эшләрдә катнашырга бик тырыша. Бәрәңге, чөгендер вакытында кайта. Эшне бетереп китәсе килеп, капчыклап та ташый. Үзе генә, кечкенә улы Ильяс белән булса да кайтырга тырыша.

Ильяс Алсу белән Азатның икенче улы ул. Яшь ярымга кадәр ул әби-бабасы янында Күшәрдә үскән.

– 7 оныгыбызның һәркайсын яратабыз. Азатларның зур уллары Аяз - шулхәтле ягымлы, йомшак, нәкъ әтисе инде. Ашарга пешергән җиргә дә килеп кочаклый. Кечкенәсе – Ильяс, бик тере һәм усал. Сөйләшергә ярата. Кызулыгы кодага охшаган ахры. 1,5 яшьтән монда үсте ул. Кодагыйларда да торды. Хәзер берсе мәктәптә, берсе бакчада булгач, үзләре янында торалар инде. Ильяс кечкенәдән мөстәкыйль булды. Әти-әнисен сагынып еламый да иде. Кечкенәдән үзе киенде, үзе чишенде. Азат та шундый булды.

Җәен Фазлыевларга биш онык – биш малай кайтырга тиеш. Роза, Марат, Азат бер-берсе өчен үлеп торган кебек, аларның балалары да үзара дус булып үсә. Аяз аеруча да сагына икән авылны. Чөнки әбисен күргәләсә дә, кыш буе бабасын күрмәгән. Йә әти-әнисенең вакыты юк, йә мәктәптән бушамый. Менә шул. Ә сез артист тормышын җиңел дисез!

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА
Фото: Яков Абрамов, Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев