Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йосыф хәзрәт Дәүләтшин: «Битарафлык булганга тормыш шундый хәсрәтләр биреп тора»

Кемероводагы янгында зыян күрүчеләр саны 79га җиткән. Медицина ярдәме сорап табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны артуын дәвам итә, дип белдергәннәр гадәттән тыш хәлдән соң оешкан оператив штабта. Хастаханәдә 12 кеше дәвалана. Тәрәзәдән сикергән 11 яшьлек малай янгында әти-әнисен һәм сеңлесен югалткан. Алга таба малайны әбисе тәрбияләячәк. Кемероводагы хәлләр сезне үзгәрттеме, фаҗигадән...

4-1

Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН, Казандагы Кабан арты мәчете имам-хатыйбы:


- Мондый хәлдән дә алмагач, без тагын нәрсәдән сабак алырга тиеш инде? Битарафлык булганга тормыш шундый хәсрәтләр биреп тора. Кеше уяулык күр­сәтсә, һәр гамәленә җитдирәк караса, алай килеп чыкмас иде. Битарафлыгыбыз, эшебезне җире­нә җиткереп башкармавыбыз аркасында фа­җигаләр кабатлана. Адәм баласы гафил бит инде ул. Кемероводагы фаҗиганең күңелгә тигән ягы - балаларның күп булуы. Икенче яктан карасаң, дөньяда бер көнгә күпме бала үлемгә дучар ителә, өлкәннәр тарафыннан кыерсытыла, сабыйлар дип тә тормыйлар. Уйланырлык әйберләр күп, монысы бигрәк тә тетрәндергеч булды.

Радик НОВИКОВ, Республика клиник хастаханәсе табибы:


- Ничек сабак бирмәсен, бөтендөнья халкы хафага төште. Кеше андый фаҗига килеп чыкканда нәрсә эшләргә, кая барырга белми, күзенә ак-кара күрен­ми. Егылган кеше шунда ятып кала, аны таптап китәләр, алар арасында балалар да булырга мөмкин. Пермьдәге "Хромая лошадь" төн­ге клубында янгын чыкканда яр­дәмгә без дә барган идек. Күпчелек күңел ачу бина­ларының эчке ягы тиз янып бетә торган синтетик материаллардан эшләнә. Алар агулы матдәләр бүлеп чыгара. Шуларны бер тапкыр сулыш алуга кеше үзен бе­лештермәс хәлгә килә. Социаль челтәрләрдә, бәвелгә манчылган чүпрәк иснәү сулыш юлына агулы матдәне үткәрми, дип язалар. Мин, табиб буларак, әлбәттә, андый нәрсә киңәш итә алмыйм. Ә дымлы чүпрәк аша сулыш алганда, чыннан да, зарарлы матдәләр бер­никадәр тоткарлана.

Раушания СӘҮБӘНОВА, Казан халык сәнгате һөнәрләре техникумы директоры:


- Әлбәттә, өйрәтте. Бик зур гыйбрәт бу. Безне - техникум директорларын ел саен янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтәләр. Үзебездә елга ике мәртәбә өйрә­нүләр үткәрәбез. Студентлар өчен ачык дәресләр оештырабыз. Элек уку йорты бинасы иске булгач, тиешле таләп­ләргә туры килми иде. Хәзер бик яхшы ремонт ясалган, электр чыбыклары алыштырылган. Кеч­кенә кызым белән сәүдә үзәк­лә­ренә баргач, иң беренче чиратта, эвакуация планына карыйм. Аннан чыгу юллары белән танышып йөрибез. Чит илләрдә дә күр­гәз­мәләрдә еш булырга туры килә. Анда халык бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирә. Туктап, эвакуация планнарын караучылар күп. Ә бездә әле халыкның иминлек мәсьәләсендә белеме җитми.

Ким ШАКИРОВ, "ВТ"ның актив хәбәрчесе:


- Бала-чага - бик кадерле зат, аларның иминлеге турында гел кайгыртып яшәргә кирәк. Сабый вакытта күргән фаҗигаләр күңел­дә бик тирән эз калдыра. Закон чыгаручылар иминлек мәсьәләсен һәр­вакыт беренче урында тотсын иде. Закон кабул ителгән икән, хокук органнары аның үтәлешен бас­кычлап тикшерсен, халык та бу хакта хәбәр­дар булсын. Яхшы законнар кабул ителгән очракта да, алар үтәлми икән, халыкта хаки­мияткә карата ышанмау барлыкка килә. Минем фикеремчә, өлкән ке­шеләрне ха­кимияттә киңәшче итеп эшләтү кирәк. Олы кешенең реакциясе акрыная, ул яшьләр кебек фикер йөртә алмый. Тормыш яшьләр кулында булып, өлкән кеше үз тәҗ­рибәсеннән чыгып, аңа юл күр­сәтеп торсын. Менә шул вакытта гына тормыш тынычрак булыр.


Айсылу ГАЛИЕВА, өч бала әнисе:


- Шушы хәлләрдән соң балалар белән гадәттән тыш хәл очрагында үз-үзеңне тоту кагыйдә­ләре турында сөйләштек. Кеше кая бара, шунда барырга, олылар белән урамга чыккач та очрашып буласын аңлаттык. Ни өчен дигәндә, бала әти-әнине югалтам дип, куркып кала. Мәгълүматлар иң беренче интернет чыганаклар аша таралды. Үзәк телевидение бу хакта 27-28е генә ныклап сөйли башлады. Хәзер таныш булмаган урынга кер­гәндә бинаның планы белән танышырга, чыгу юлларын хәтер­дә калдырырга кирәк дигән фикер­гә килдек. Моңа кадәр бу хакта уйлаган да юк иде. Яулык-шарфлар турында безнең балалар бакчаларында да сөйлиләр. Бакчада да, мәктәптә дә елга бер тапкыр эвакуация ясыйлар, күнекмә­ләр үткәрәләр.

Резеда Гасыймова, "Көмеш кыңгырау" балалар газетасы журналисты:

- Моңа кадәр жәмәгать урыннарында иминлек системага салынган, дип саный идек. Бу юлы алай булмавын аңладык. Без үзебезне үзебез кайгыртырга тиеш. Шуңа гадәтләнергә, балаларны да шуңа өйрәтергә кирәк. Бу, билгеле, гарантия түгел, тик Ходай сакланганны саклармын ди­гән.

фото rus.ventasbalss.lv сайтыннан алынды

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев