Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йортта газ шартлаганда могҗиза: "Роза Люксембург" диван артында исән калган

20 сентябрьдә Башкортстанның Кырмыскалы районында Олы Күл авылында бер катлы дүрт фатирлы йортта газ шартлады. Фатирлар җимерелде, кешеләр һәлак булды.

Газ шартлаган йорт хәрабәләрен актарганда, могҗиза булган. Янгын сүндерүчеләр җимерекләр арасыннан кечкенә той-терьер токымлы этне табып алган. Роза Люксембург исемле көчек исән калган. Бу турыда bash.news хәбәр итте.

Этне коткарганда, хуҗалар урамда булган.

Коткаручылар хайванны диван эченнән тапкан. Шартлау вакытында газ плитәсе диван ягына килеп төшкән. Шул плитә диванны каплап, этне саклап калган. Хәзер Роза Люксембург исән, диелгән әлеге хәбәрдә.

    Бу йортта сигез кеше яшәгән. Балалар булмаган. Янгын да чыкмаган. Кешеләрне вакытлы урыннарга күчереп торганнар. 87 яшьлек ир-ат һәм 74 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Тагын ике кешене хастаханәгә озатканнар.

 

 

Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев