Саба дулкыннары

"Йонлы койрык аягымны урап алды". Җеннәр белән очрашуның җиде очрагы

Кечкенә вакытымда әбиләр белән аулак өйдә калгач, төрле җен-пәриләр турында сөйләгәннәрен тыңларга ярата, һәрберсен йотлыгып тыңлап, исемдә калдырырга тырыша идем. Ә кичләрен үзем генә калганда, ник тыңладым, ник исемдә калдырдым икән дип үкенәм. Куркыта иде шул. Җен-пәриләр чынлап та бармы икән дигән уйлар миндә гел булды. Җен-пәриләр барлыгына ышанган кешеләр үзләре белән булган очракларны "Интертат"ка сөйләде.

"Йонлы койрык аягымны урап алды"

"Мин йөкле. Өйдә үзем генә калган көн. Тыныч кына йокларга яттым. Үзем генә калып йокларга туры килгәли иде. Караңгыдан да, җен-пәриләрдән дә курыкканым булмады. Йоклыйм. Йокы аралаш нәрсәдер яныма ятканын сизәм. Ирем кайтты ахыры дип уйладым. Соңыннан башыма барып җитте - ул кайта алмый! Әкрен генә күзләремне ачып, борылып карасам, ниндидер йонлы койрык минем аякларны урап алган. Куркудан тыным кысылды. Башта йоклыйм сыман тоелды. Күзләремне йомдым. Ачтым. Карыйм. Юк, юкка чыкмый койрык. Урап алган, аякларымны җибәрми. Торасым килә, куркыта. Селкенмичә, тын да алырга куркып ятам. Күземне чытырдатып йомдым. Суларга да куркам. Эчемнән генә белгән догаларымны укыйм. Нишләргә дә белмим. Таң атканчы дога укып яттым. Күземне ачсам, ул юкка чыккан иде", - дип сөйли Ләлә.

- Ул нинди койрык иде соң, тасвирлый аласыңмы?

- Әйе. Озын, кап-кара, йонлы. Куркыныч.

- Ничек котыла алдыгыз?

- Мулла чакырттым. Ул өшкергәч, мондый хәлләр башка кабатланмады.

"Бәдрәф ишеген ике зур йонлы бармак тотып торды"

Алия белән Каримә туганнарына туйга кайткач булган бу хәл. "Кич җитте. Төнге 11 тирәсе. Бер үзем генә урамга чыгарга курыктым. Иптәш булырсың әйдә дип Каримәгә әйттем дә, без икәү бергә бәдрәфкә киттек. Бәдрәф өйдән ерак түгел генә. Килеп ишеген тарткан идем, ул ачылмады. Каримә дә тартып карады. Бөтен кеше өйдә. Урамга чыккан кеше юк. Әллә берәрсе шаярта микән дип уйладык башта", - дип сөйләде Алия.

- Аннары нәрсә булды?

- Котыбыз очты. Ишекне өстән ачарга кирәк. Бер тактасы кечерәк итеп эшләнгән. Шуны тартабыз, тартабыз. Берзаман шул ишек өстеннән ике зур бармак пәйда булды.

- Сез нишләдегез?

- Куркудан чинап өйгә йөгердек. Калтыр-кылтыр киләбез. Бөтен тәннән тир ага. Җан бирә яздык. Чынлап та, ишекне ике йонлы бармак эчтән үзенә таба тартып торды. Башка без ул бәдрәфкә бармадык. Кич чыгып йөрмәдек.

Юкка чыккан утын кыйпылчыклары

"Кышка утын әзерләргә дип урманга юл тоттым, - дип сүзен башлады Фәрит. - Барам урам буйлап. Кыш, салкын көн, инде көн кичкә таба сүлпәнәя башлаган иде. Авылдан читтә түгел генә утын кисеп утырган абзыйны күрдем. Исәнләшеп китим дип янына бардым. Аның белән сөйләшеп тордык. Соңга калмыйм дип, урманга таба юнәлдем. Утыннарны кискәч, әкрен генә кайтырга чыктым. Теге абзый белән исәнләшкән урынга килеп җиткәч, бик нык аптырадым. Утын чүбе дә, кыйпылчыклары да юк. Әйтерсең ул монда аяк та басмаган. Карда бернинди дә эз калмаган. Абзый да, утын да, эзләр дә юк", - дип сөйләде Фәрит. Ул әлегәчә бу хәлгә аңлатма бирә алмый.

"Өстән янып торган шар төште"

Надя миңа кечкенә вакытында күргән бер хатирәсе белән уртаклашты. "Миңа ул вакытта 12-13 яшь. Балачак. Башка дусларым белән уйнап, өйгә кайтып барам. Ул вакытта мине әниләр әбиләргә авылга кайтарып куялар иде. Бөтен җәйне шунда уздыра торган идем. Дус кызларым тиз арада, караңгыдан куркып өйләренә таралып бетте. Минем алай тиз генә өйгә кайтасым килмәде. Әкрен генә агачлар арасыннан өйгә тәпилим. Сызгырган тавыш ишетеп, башымны югары өскә күтәрдем. Анда зур янып торган шар, миңа таба оча иде.

- Нишләдең?

- Куркып, кычкырып йөгерә башладым. Мин йөгерәм, ул шар утлар чәчә-чәчә минем артымнан калышмый. Менә куып җитәр сыман тоелды. Күзләремнән яшьләр бәреп чыкты. Елый-елый йөгерәм. Каршы алырга әбием чыкты. Ерактан гына аны күрәм. Ә теге шар атылып миңа таба килә. Әбиемә ничек кирәк алай йөгереп барып җиттем. Күзләремне йомдым. Ул шар мине бик тә куркытты.

- Әбиең нәрсә диде?

- Ул ышанмады. Бала, уйлап чыгара дип уйлагандыр инде. Ә мин бит аны чынлап күрдем. Әбине кочаклап алуга ул юкка чыкты. Әби аны күрмәгән дә. Әлегәчә, үскәч тә ышанмый. Берсе дә ышанмый. Бала уйлап чыгарган, уйдырмыш дип кабул итәләр. Ә ул шар чынлап та миңа таба очты бит. Әгәр мин туктаган булсам, хәзер нишләгән булыр идем икән. Бу хакта еш уйланам.

"Артымнан калмый барды"

"Дуслар белән кич чыгарга булдым. Без су буена утырырга килешкән идек. Кичке сәгать тугызлар тирәсендә су буена киттек. Төштем. Күңелле генә утырып алганнан соң, төнге 12 ләрдә өйгә кайтырга булдым. Су буенда басма, өйгә кайтыр өчен шул басмадан үтәргә кирәк. Басманың уртасына җитәрәк ак бер зур шәүлә барлыкка килде. Ул озын иде. Мин йөгерә башладым. Ул минем артымнан калмый барды. Туктасам туктады. Кулымны күтәрсәм, ул да кулын күтәрде. Эчкән диеп уйлама. Өйгә кадәр шулай кайтты. Мин белгән догаларымны укыдым. Капкага җитәрәк ул юк булды. Әлегәчә нәрсә күргәнемне белмим", - дип сөйли хәзер Казанның Совет районында яшәүче Максим.

"Аркама салкын су койды"

"Әбиләр гел әйтеп киләләр иде, төнлә берүзең генә мунча кермә дип. Мунча керәсең килсә, көндез, кич кер, төнлә кермә диләр. Нәрсә була соң инде дип сүзләрен тыңламый идем. Эштән соң арып, төнге 1 дә мунчага киттем. Ардым, йокым килә, үзем тиз-тиз юынырга тырышам. Берзаман мичтән караңгыланып әллә нәрсә килеп чыкты. "Якын кил, кил", ди. Әсир булган кебек, мичкә таба бара башладым. Башым белән мичкә керәм дигәндә нәрсәдер аркама салкын су койды. Уянып киткәндәй булдым. Ул көнне уттан кашлар көйгән иде. Кызарган бит белән дә хәйран гына йөрдем. Әгәр дә шул нәрсә аркама су коймаган булса мин мичкә кергән булыр идем", - дип үз хатирәсе белән уртаклашты Арина.

"Тулай торакта җен күрдем"

Бу хәл Казанның Совет районында урнашкан бер тулай торагында булган. "Мин укыйм да, эшлим дә. Икенсенә дә өлгерер өчен сәгать алтыда торырга туры килә иде", - дип сөйли башлады Лия. "Иртән торып, юынырга чыктым. Күз кырыем белән ниндидер кара нәрсә минем бүлмәгә кереп киткәнен күрдем. Күземә ни генә чалынмас дип уйлап, юынуны дәвам иттем. Битемне сөлге белән сөртеп, бүлмәгә кердем. Сөлгене урындыкка элеп, караватка таба борылдым. Теге кара нәрсә минем урында утыра иде. Озын, кап-кара, кеше кебек. Ике метр булгандыр ара. Минем кычкырасы килде, авыздан бер тавыш та чыкмады. Бөтен җирем кысылган сыман булды. Эчемнән догалар укыдым. Ул көлде. Аның көлгән тавышы әле дә башымнан чыкмый. Ул миңа якынлаша башлады. Сүгенгәч, юкка чыкты", - дип сөйләде Лия.

Бу темага үз фикерен КФУ да религиоведение кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Владимир Рогатин белдерде.

- Кешеләр төрле паранормаль әйберләргә юлыгалар. Моны нәрсә белән аңлатырга?

- Кешеләр күп аңлашылмаган әйберләрне мистификация аша аңлатырга тырыша. Чынбарлыкта нәрсә булганы хакында кеше аңламый. Мәсәлән, инопланетяннар, полтергейст, өрәкләр һәм башкаларны әйтеп китәргә мөмкин. Әгәр дә бу мәсьәләгә дин ягыннан карасак, диндә мистика төшенчәсе бар. Гадәти дини кеше өчен Ходай, фәрештә, рухи дөнья бар, һәм ул дөнья үзенең барлыгы хакында ничектер белгертергә тиеш. Изгеләр житиясендә кешеләргә җеннәрнең начар йогынтысы һәм могҗизаның булуы хакында язылган әйберләр бар.

- Аңлавымча сез үзегез скептик. Мистика юк дип саныйсызмы? Бу кешенең үз-үзен ышандыруымы?

- Әйдәгез мисал китерәм. Бөтен кеше белгәнчә, кара песи юлны аркылы чыкса, көт тә тор, начар хәл булачак. Кеше песигә карап, начар хәлне көтә башлый. Бәлки эксперимент ясаргадыр. Алыйк бер кара песи, 20 кеше. Песи юлны аркылыга үткәндә, егерме кеше шул юлны чыксын, кара песи юлны үтмәгәндә, тагын егермесе үтсен. Статистика буенча исәпләп чыгарабыз. Ничә кеше кара песи бүлгән юлдан үтеп начар вакыйгага юлыккан? Миңа калса, статистика буенча андый кешеләр булмас. Булса да, ул песигә бәйле рәвештә булмас иде инде.

- Сез могҗиза турында да әйттегез, ничек уйлыйсыз могҗиза бармы? Дәвамы: https://intertat.tatar

 

Автор: Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА
Фото: pixabay.com
 
Чыганак: https://intertat.tatar/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: