Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йолдызлар ник атыла: галим аңлатмасы

Йолдыз атылганда теләп өлгерә алсаң, күңел түрендәге иң эчкерсез хыяллар чынга аша дигән ышану бар. Бу күренеш август аенда аеруча еш күзәтелә. "Хыял утлары" Җиргә атылу сәбәбен "Татар-информ" хәбәрчесенә Казан (Идел буе) федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе доценты Алмаз Галиев аңлатты.

- Ел дәвамында Җир Кояш тирәли әйләнгәндә, ул вакыт-вакыт тузан болытларына эләгә. Ягъни, безнең Кояш системасында вак кына тузан бөртекләре бар. Бу, нигездә, комета калдыклары, астероид кыйпылчыклары. Вак кына тузан бөртекләре зур болытлар булып космоста оча. Җир шушы болытлар аша уза, шул вакытта тузан бөртекләре Җир атмосферасына эләгә. Бу вакытта бик кечкенә каты кисәкчекләргә әверелеп, алар күз белән күреп булмастай бик кечкенә, миллиметрдан да кечерәк була. Атмосферада һава атомнары белән тәэсиргә кереп, аларга зыян килә. Бу кисәкчекләр җимерелү нәтиҗәсендә яктылык барлыкка килә. Без бу яктылыкны кабынып киткән ут кебек күрәбез.

Берәр граммлы кисәкчекләр озаграк янып торырга да мөмкин, болар метеор күренешләре. Орбита тотрыклы, шуңа күрә ел да Җир шул бер үк тузан болытлары һәм комета калдыклары аша уза. Шулай итеп, ел дәвамында метеор агымнары (поток) дип аталган берничә дистә вакыйга була. Аны "метеор яңгыры" дип тә әйтәләр. Әмма метеорит яңгыры дип әйтү дөрес түгел. Ә ни өчен яңгыр диләр, чөнки шул тузан болытыннан тузан бөртекләре күпләп коела һәм ут күренә. Августта бу күренеш аеруча күп күзәтелә, чөнки бу чорда болытта тузан шактый куе. Гадәттә, 25 нче июльдән 20 нче августка кадәр, бер өч атна дәвамында Җир шул болыт аша уза.

Метеорларның иң күп күзәтелгән чоры 12-13 августка туры килә. Бу вакытта йолдыз атыла дип сөйлиләр. Августтагы йолдыз атылуны "Персеида" дип йөртәләр. 12-13 август көннәрендә сәгатенә 150 метеорга кадәр күренергә мөмкин. Һәр минут саен икешәр метеор булырга мөмкин. Йолдызлы һавага карап ятсагыз, бер-бер артлы ике метеор очканы да күренә, - ди Алмаз Галиев.

Хәер, йолдызлар августта гына атыла дип уйлау да ялгыш. Белгеч йолдызларның ешрак "коелган" айлары да булуын әйтте. Шуның иң көчлесе - ноябрьдә "Леонида" исемлесе.

- Һавага карасак, бу кисәкчекләр күкнең бер өлешеннән чыгып оча кебек тоела. Августта, мәсәлән, Персей йолдызлыгыннан. Бу шулай тоела гына. Агымнарны аеру өчен астрономнар шулай дип атаган. Аның ноябрьдәгесе көчлерәк тә әле, әмма анысын кешеләр бик күрми, чөнки августта, гадәттә, аяз һава, төннәр караңгы, шуңа күрә кешеләр метеорларны күп күрә. Ноябрьдә исә, күкне болытлар каплаган була, кичен һавага карап йөрүчеләр дә юк, шуңа сирәк күзәтелә. Шулай да, бу инде тарихи яктан расланган. Ноябрьдә сәгатенә меңнәрчә метеоритлар төшкән вакытлар булган, менә анысы чып-чын яңгыр кебек. Бер үк вакытта күпләп метеор төшкәнен үзем дә карарга хыялланам, әмма кызганыч бу күренеш бик сирәк, ди Алмаз Галиев.

Астрономия белгече әйтүенчә, йолдызлар июльдә, майда да атыла. Хәтта гыйнварда да булганы бар бу күренешнең. Алмаз Галиев сүзләреннән аңлашылганча, йолдызлар атылуын ачыктан-ачык күрү айдан да тора. Ул бик якты булганда, метеорны күрү уңайлы түгел икән, ай тоныграк булганда, яхшырак күзәтелә. "Аннары болытның кайсы өлеше Җиргә кагылуыннан да тора, куерак өлеше тисә, күбрәк була, сыеграк өлеше тисә, киресенчә. Бездә дә шулай бит, иртән эшкә барганда, бөкедә утырырга мөмкинбез, икенче көнне шул ук вакытта бөке булмаска да мөмкмн. Бу да шуның кебегрәк", - дип аңлатты Алмаз Галиев.

Йолдыз атылу - җырларда

Йолдыз атылу матур һәм серле күренешләрнең берсе. Шул сәбәпле, "йолдыз атылуга" кагылышлы ышанулар һәм халык авыз иҗаты әсәрләре тууы табигый хәл. Әйтик, йолдыз атылу җырларга да кергән.

Йолдыз атылуга бәйле мәкальләр:

Йолдыз атылганны күрсәң, үзең бел дә тик тор! (Йолдыз атылганда, татарлар "әнә атылды" дип әйтергә кушмыйлар. Борын заманнарда йолдызларга табынуга бәйле йола.)

Йолдызлар шайтан аталар.

Ала таң, бола таң,

Тимерказык олатаң (Олы атаң).

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


----------------------------------------------------------------------------- ----------------------------------------------------------------------------------

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев