Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Йолдызлар» да алдый һәм алдана: Мөнир Рахмаев Венера Ганиева белән «Ак каен»ны җырлавын әйтеп оятка калган

Кайбер илләрдә 1 апрель көлке көне булса, икенчеләрендә юләрләр көне буларак билгеләп үтелә кән. Бу көн - тирә-яныбыздагы кешеләрдән көлеп алыр өчен менә дигән форсат.

Көлү кешегә көч-куәт, дәрт өсти, аны оптимист карашлы итә. Әгәр бу көнне сездән көләләр, сезне алдыйлар икән, бик әйбәт! Үпкәләштән булмасын. Мондый күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә ул. Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.

Алмаз Юнысов: "Гаишниклар мине "алдады"



- Айдар 1 апрель алдыннан гына машина сатып алды да, шундук гастроль турына кузгалдык. Тимер ат шәп йөри, җилдерәбез генә! Машинабызны, гадәттәгечә, мәдәният йорты алдында калдырып, тамаша куерга кереп киттек. Тәнәфес вакытында Айдарның кесәсеннән ачкычын алып, машинаны башка җиргә күчереп куйдым. Тулы зал һәм дәррәү алкышларга бай булган концерт тәмам. Аппаратура һәм костюмнарны җыеп машина янына чыксак, Айдар шаккатты. Башында ике уй: "Урлаганнар, яисә эвакуатор алып киткән". Кыскасы, туганымның коты чыкты. Моны алдау чарасы булганын белгәч көенде дә, урламаганнар икән дип, сөенде дә.

Тиздән мин дә машина алдым бит! Бу юлы минем машинада гастрольләргә кузгалдык. 1 апрель дә түгел, әмма шул ук хәл минем белән бу юлы: концерт тәмам, урамга чыктык, машинам юк. Айдарга: "Көтәр вакыт юк, алып кил машинаны", - дип әйтәм. Айдар аптыраган күзләре белән карап тора. "Юк, мин алмадым!" - ди. Ышанмыйм. Тиешле урынга куймаган өчен эвакуатор алып киткән булды. Шунда тәүге штрафымны түләдем.


Җәвит Шакиров: "Тормыш безне үзе алдый"



- Мине беркем дә алдый алмый, чөнки үзем шыр алдакчы. Кирәкмәгән кешедән теңкәгә тимәсен өчен, аны алдау - менә дигән сәбәп. Үпкәләр, шундук югала.

Хәзер зур кешеләр, шаяртып утырырга вакыт юк. Сәхнәдә бик шаян булсам да, тормыш җитдилек таләп итә. Ә аннары, тормыш үзе безне хәзер алдый. Ә без, юашлар, аңа ышанабыз. Аны куып тотмакчы булабыз, әмма тизлек җитеп бетми, ахырсы.

Кечкенә чакта күрше әбиләрен алдаган хәтердә. Элек авылда берәү мунча якса, анда бөтен урам чиратлап кереш иде бит. Шуңа да әби-бабайларга кереп, "Әни мунчага чакырды", - дип салкын мунча керткәнебез бар иде. Ә хәзер бик алдаган юк. Зөлфияне шаяртып булмый, яраткан кешеңне ничек алдыйсың инде?!

Зифа Нагаева: "Онык хәзер мине үзе алдый"



- 1нче апрельдә алдаганнарны һәм алданганны тиз генә хәтергә төшерә алмам. Ә менә онык белән булган хәлләрне бертуктаусыз сөйли алам. Ел да моны Яңа ел алдыннан Кыш бабай килә дип алдыйбыз. Алдан бүләк алабыз да, Шәйхинур костюм киеп, баланы котлый. Радмил картәтәсе икәнен сизми, Кыш бабайның барлыгына ышана. Быелгы елны каршы алганда: "Радмил, быел тәртибең ничек булды микән иде?! Кыш бабай килер микән соң?" - дип сорыйм. Ул ике дә уйламый: "Нәнәй, килер, ничек инде картәтәй Яңа елга килми кала?" - дип аптыратты бәләкәч. Кыскасы, ничә ел рәттән Кыш бабай барлыгы белән баланы алдаганбыз, ә ул ышанмаган. Хәзер ул костюмны киеп, үзе безне алдый. Түгәрәккә бастырып шигырь сөйләтә, җырлата, бүләкләр тараткан була.

Онык белән кызык инде. Тагы Яңа ел белән бәйле хәл хәтергә төште. Кибетләр яшел яфраклы, матур мандариннар белән тулды. Кызышып шуны сатып алдым да, Радмилга алып кайттым. Йокысыннан уянып килгән балага: "Улым, кара, бакчада нәрсә үскән!" - дим. Яшел яфраклы булгач, әле генә өзеп алганыма бала ышанды. Шундук әнисенә шалтыратып шаккатулары белән бүлеште. Кышын бакчада мандарин үсә алган икәнен әле дә уйлап йөри. Беркөн: "Нәнәй, ахырсы, син мине кышын алдадың. Мандарин берничек тә ачы суыкта үсә алмый", - ди. Әйе, бала-чаганы алдарсың! Үзе сине төп башыңа утырта!

Мөнир Рахмаев: "Туры эфирда харап булдым"



- 2008нче ел, җырлый гына башлаган вакыт. Иртән шалтыраталар: "Мөнир Рахмаев? Сезне өлкән лейтенант Бәйрәмов борчый. Сезнең ике штрафыгыз бар, февраль аеннан бирле ник түләми йөртәсез?" Ә мин күптән түгел генә машина йөртү таныклыгы алган идем, машинам да юк, кайдан штраф булганын аңлый алмыйм. Ялгышканнардыр дип иптәш Бәйрәмовка аңлатып карыйм, әмма ул үз сүзендә тора.

"Сезнең ВАЗ-2109 машинагыз бар, әйме?" - ди. "Юк, җәйгә генә машина алырга җыенам", - дип җавап бирәм. "Аха, Сез, өстәвенә, урланган машинада да йөрисез булып чыгамы? Аңлыйсызмы, бу бит җинаять эше! Бүген үк ГАИга килегез!" - дип каты гына әйтте. "Вакыт булыр микән, белмим. Мин бит сәнгать институтында укыйм. Бәлки мине беләсездер дә, мин - Мөнир Рахмаев! Венера Гәниева белән "Ак каен"ны җырлыйм", - дип "йолдыз"ланып алдым. Шулай бәлки мина карата инспектор йомшаграк булыр дип. 5 минут минем ачуымны чыгарып сөйләндергәннән соң, "Татар радиосы"нда туры эфирда икәнлегемне аңладым. Вәт куркыттылар мине анда! Берәрсе миннән үч алырга булган, астыртын эш кылган дип уйлап беткән идем. Булат Бәйрәмов мине шулай кызык итте.

Рәшит Шамкай: "Мин алданмыйм!"



- Мин шаярта гына беләм - алдамыйм. Алдашкан кешене дә яратмыйм - нәфрәтләнеп калырга мөмкинмен. Хәзер шаяртып кына да утырып булмый. Яшьләргә эш юк, эш хакын кысалар, кризис... Тормыш әллә ничек куалый - яшәр өчен акча табу проблемасы басып алды. Шуңа, беренче апрельме, башка көнме - ул минем өчен гадәти, җитди көн. Ә 1нче апрель көнне "Беркемгә дә ышанма!" дигән девизны баштан да чыгарасы түгел. Үзең дә сизмәстән шәп иттереп алдап куялар! Боларны язып тормасаң да буладыр инде: шалтыраткан идем, Шамкайның хәлләре ярыйсы икән, дип куйган бул шунда.


http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев