Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле: сабалыларга нинди сорт бәрәңге утыртырга? [киңәшләр]

Бәрәңге бик кыймәтле кирәкле культура. Без аны бик яратып үстерәбез. Беренчедән ул бик тәмле, аннан 200 төрле ризык әзерләп була. Икенчедән ул файдалы витаминнарга бай ризык.

Бәрәңге бик кыймәтле кирәкле культура. Без аны бик яратып үстерәбез. Беренчедән ул бик тәмле, аннан 200 төрле ризык әзерләп була. Икенчедән ул файдалы витаминнарга бай ризык.

Сез нинди сортлар утыртырга уйлыйсыз? Без бик күп сортлар өйрәндек. Сортлар өлгерү сроклары, корткычларга һәм авыруларга чыдамлыклары, уңыш бирү үзенчәлекләре, тәмлелекләре, чистартырга уңайлы булулары белән аерылалар. Аларның чәчәк, яфрак төсләре, сабак озынлыклары да төрле-төрле. Өйрәнү нәтиҗәләреннән чыгып, түбәндәге сортларны тәкъдим итәбез. 

Мәсәлән, "Джелли " сорты - уртача иртә өлгерә торган сорт. Бәрәңгесе озынча формада, күзләре тирән түгел, эче сыек сары. Тәмле, зур уңыш бирә. Нематодага һәм бәрәңге рагына бирешми.

Иртә уңыш бирә торган сортлардан " Розара" да бик яхшы. Чәчәкләре кызыл-шәмәхә төстә. Бәрәңгесе озынча, тышы кызыл, эче сары. Уңышы уртача. Сакланышы яхшы. Нематодага, фитофторга чыдам.

Соң өлгерә торган сортлардан тәмле бәрәңгене "Лорх" сорты бирә. Бу сорт бик күптән үстерелә. Яхшы сакланышы,авыруларга чыдам булуы, тәмле булуы белән күп сортлардан өстен тора

Реклама


"Невский" сортын яратып үстерүчеләр бар, уңышы зур. Парша белән зарарлана, утырту алдыннан күзәнәкләре сынуны бер дә яратмый. Аны һич тә салкын туфракка утыртырга ярамый.

Иртә өлгерә торган сортлардан - Розара, Ароза, Жуковский ранний, Нора, Нептун, уртача иртә өлгерә торганнардан -Невский, Ресурс, Джулиана, Радонежский, соң өлгерә торганнардан - Лорх сортлары яхшылардан саклана.

Нинди генә сортлар үстерсәк тә, бәрәңге өчен уңдырышлы тыгыз булмаган туфрак кирәк. Тишелеп чыкканчы тырмалау бик яхшы нәтиҗә бирә, чүп үләннәре юкка чыга, дым саклана. Кайберәүләр эт эчәгесе үләне бәрәңгене корылыктан саклый, утамаска кирәк дип саныйлар. Без моңа каршы кискен рәвештә - юк, диябез. Чөнки бер генә чүп үләненең дә бакча үсемлекләренә файда китергәне юк. Алар авыру таратучылар булып торалар. Корткычларга азык булып, аларга үрчергә ярдәм итәләр. Үзләренең көчле тамырлары белән дымны, туфрактан кирәкле матдәләрне үзләштерәләр. Шуңа күрә бакчаларыбызны чиста тотыйк. Авыруларга чыдам сортлар үстереп, агулар куллануны киметеп, тирә-юнь мохитне саклыйк!

 

http://saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев