Саба дулкыннары

Җәйнең беренче аенда Төркиядә 1 миллионнан артык Россия туристы булган

Бу соңгы 19 елдагы рекордлы күрсәткеч.

Җәйнең беренче аенда Төркиядә 1 миллионнан артык Россия туристы булган. Бу соңгы 19 елдагы рекордлы күрсәткеч. РИА Новости агентлыгы Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгына сылтама белән шул хакта хәбәр итә.

Быелның июне ял итүчеләр саны 1 миллионнан да артып киткән бердәнбер ай булган. Узган елда Төркиягә 989 мең россияле барган. Башка елларда да туристлар саны әлеге күрсәткечкә җитмәгән.

 

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: