Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

​Ылыс дәвалаганын беләсезме?

Ылыслы урманда йөргәнегез бармы сезнең? Анда һаваның сулышларны киңәйтеп, тын юлларына бәлзәмдәй ягылганын тоя идегезме? Ә бит чыннан дә ылыс тын юлларына менә дигән бер дәва.

Тиздән чыршы ботакларында яшь бәбчекләр чыга башлаячак. Җыегыз сез аларны. Яшь ылыстан бик шәп дәва ясыйлар.

Рецепты гап-гади. Яшь ылысны юарга да, кайчы белән вакларга. Бер литрлы банкага вакланган ылысны шикәр комы белән аралаштырып, тыгызлап тутырасы. Якынча өч атнадан ылысның суты бүленеп чыгарга тиеш. Аны сөзеп, суыткычта сакларга. Шушы сут беткәнче көнгә өч тапкыр 1 чәй кашыгы кабып куярга. Кыш дәвамында үпкәгә җыелган бөтен какырыкны чыгарып бетерәчәк.

 

 

 

Фото: https://www.telecom-handel.de

http://syuyumbike.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев