Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җылы һава торышы әлегә көтелми, әмма...

9 августка кадәр җылы һава торышы әлегә көтелми. Беренче декадада чагыштырмача салкын булачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

Августта уртача тәүлеклек температура күпьеллык нормадан түбәнрәк булачак. Уртача 17-18 градус тәшкил итәчәк. Беренче декадада һава температурасы нормадан алты градуска түбәнрәк булса, уртача айлык температура нормадан 2 градуска түбәнрәк булырга мөмкин.
 
Явым-төшем июльгә караганда әзрәк булыр дип фаразлана. Профессор июльдә температура нормадан 1,5-2 градуска түбән булганын әйтте. 
 
 
Фото: https://pixabay.com
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев