Саба ТВ

Ышаныргамы сиңа, сум, юкмы?

Икътисадый хәбәрләрне күзәтеп баручылар бер нәрсәгә игътибар итмичә кала алмыйлар: илнең икътисадый һәм сәяси җитәкчелеге сумның (рубль) югары курсы өчен әледән-әле борчылу галәмәтләре күрсәтәләр. Соңгы бер елга якын вакыт эчендә Россия валютасы түбәнгә очачак дигән фаразлар даими кабатланып торды, әмма сум, аларны адәм көлкесенә калдырып, бертуктаусыз ныгыды да ныгыды.

Әле үткән елның сен­тяб­рендә генә, Думага сай­лау­лар алдыннан, долларны 62-63 сумга сатып алып булганда, күрәзәче аналитиклар, сентбярь сайлавыннан соң рубль очсызланачак, аның курсы долларга карата 70-80 сумнарга җитәчәк, хәтта ел ахырына кадәр 125-150 сумлык долларны да күрәчәкбез дип ышандырдылар.

Сум, бу фаразларны тибеп екты да, долларга карата 56 сумга кадәр ныгыды. Аның болай мускуллар үстерүенә хәтта Кремль хуҗасы Путин да борчылу белдерде, чөнки сумның куәте бюджетны көч­сезләндерә, чимал экспорт­лаучыларның табышын ки­метә. Бер-ике ел элек кенә акчасын саклыйм дип, долларны 65-70 сумга сатып алучылар да өзелеп-сагышланып сумның түбәнгә тәгәрәвен көтәләр. Бары тик супермаркетлар артында срогы чыкканга ташланган азык-тө­лекне чиратка басып көтүче фәкыйрь катлау гына нык сумга тыныч карый, чөнки сум яңадан валюта узышына чыкса, бәяләр кыйммәтләнеп, тамак ягы тагын да кысылачак. Россия телевидение­се­нең 1 каналы да халыкны акчаны экономияләү өчен чүп­лек­ләрдән тукланырга һәм киенергә чакыра дип әйтә­ләр, мондый чакта хәерче халык валютаның ашказанына кушаяклап тибүенә бер дә сөенмәячәк, билгеле. Бәяләр кыйммәтләнгән саен, азык-төлекне чүплеккә ташлаучылар да кимер дип уйлыйк. Әле монннан ике-өч ай элек кенә авылларга искергән икмәк китереп сатучы бизнес гөрли иде, ул тукталды. Авыл халкы исә, сату срогы чыккан арзанлы ипине терлекләргә генә түгел, үз табынына кую өчен дә сатып алырга өйрәнә башлаган иде.


Үткән атнада гына ил хө­күмәтенең рәсми органы "Рос­сийская газета" да "кыйм­мәтләнүче нефть сумны бары тик җәй башына тикле генә тотып торачак" дигән фараз бирде. Инде рәсми даирәләр дә рубльне тишеккә тибеп төшерергә вакыт җитте дип саныйлар һәм бу хакта ачык­тан-ачык бел­дерәләр икән, аңа матәм маршын уйный башларга кирәк­тер, мөгаен. Тик шулай да бер нәрсәгә игътибар итми булмый: сум хәтта Финанс министрлыгын һәм Үзәк Банк­ны да тыңларга теләми соңгы айларда, ныгый да ныгый. Аның ныгуы, әлбәт­тә, Россия икътисадының ныгуы турында сөйләми. Бу илдә һаман да технологик товарлар җи­тештерергә өйрәнер­гә телә­миләр әле: нефть сатып тишек томалаудан башканы белмиләр. Сумны очсызландыру да алагаем зураеп баручы финанс тишеген томалау өчен кирәк.


Рус валютасының егәр җыюының өч төп сәбәбе бар. Беренчесе, дөньяда валюта сугышлары бара һәм көчәя. Дөньякүләм державалар, үз товарларына базарга юл ачылсын өчен, валюталарын очсызландырырга тырышалар. Американың яңа лидеры Трамп сәясәтенең, мә­сәлән, төп уен карталарын­нан берсе - долларны очсызландыру. Хәтерләгез әле: 2014 елның "кара сишәм­бе­се"ндә сум бөтенләй тишеккә төшеп батканда, Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәби­уллина: "Сум очсызланмый, доллар кыйм­мәтләнә", - дип халыкны көл­дергән иде. Бу юлы инде сум ныгымый, доллар очсызлана. Икенче сәбәп: нефтьнең чагыштырмача югары бәясе. Без күрәбез: нефть аска таба хәрәкәт итә башласа, рубль дә калтырый. Нефть хәрәкәте салмак булганга күрә генә, сумның дерелдәве дә җиңел­чә генә. Өченче сәбәп: валюта базарында "сум куыгы" барлыкка килү. Чит ил инвесторлары, югары процентлар вәгъдә иткәнгә күрә, Россия Хө­күмәтенең сумлы об­ли­га­цияләрен күпләп сатып алалар. Алыпсатарлар Европадан 1 процентлы кредит алалар да, аны Мәскәүнең 8-9 процентлы әҗәт кәгазьлә­ре­нә алмаштыралар. Бу уен профессиональ финансчылар телендә инглиз термины carry trade (керри трейд) дип атала. Сум ныгыганда керри трейд схемасы буенча акча эшләү тагын да мавыктыргычрак була бара, сум тәгәри башласа, спекулянтлар барлык әҗәт кәгазьләрен берьюлы ташлап, процентлар ярдә­мендә эшләп алган сумнарны долларга күчерергә тотыначаклар, куык шартлаячак. Дөрес, Үзәк Банк carry trade куыгы зур түгел дип ышандыра, әмма мәгълүматлы бел­геч­ләр куык кабаруның соң­гы стадия­сенә якынлаша һәм бик нык кабарды дип кисә­тәләр. Шу­ңа күрә алдагы айларда яңа валюта паникасы башланса гаҗәпләнегә ки­рәк­ми. Бу дөньядагы, биг­рәк тә Америкадагы икътисади һәм финанс хәле-торы­шына да нык бәйле.

http://vatantat.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: