Реклама
Артист халкын матур, дибез. Ә, чынлыкта, бу матурлыкның ничә сумга төшүен белмибез дә һәм күз алдына да китермибез. Җырчылар чәчтарашханә, косметолог, фитнес өчен аена ничә сум акча туздыра? Интертат сораштыру үткәрде.
Лилия Хәйруллина: Матурлык кыйбат тора, дип уйлыйм мин. Яшь барган саен аның хакы арта. Күп нәрсә үзеңнән, теләгеңнән тора. Теләк булганда гына нәтиҗә булачак. Үз өстеңдә үзең эшләргә кирәк. Мәсәлән, фитнеска йөрү. Косметологка һәм чәч буятырга ай саен йөрмим, өч айга бер тапкыр барам. Ул 15 мең сум тирәсе чыга. Фитнеска еллык абонемент алдым, шулай ук очсыз түгел, чөнки мин тренер белән шөгыльләнәм.
Гөлназ Асаева: Беркая да йөрмим. Максимум ярты елга бер тапкыр косметологка барып кайта алам. СПАларга йөрергә вакытым юк.
Айгөл Бариева: Фитнеска йөрмим. Косметологка да бик сирәк, елга бер-ике тапкыр йөрим. Ай саен чәчтарашханәгә барам, тырнак ясатам. Барысы бергә 3-4 мең сум тирәсе чыга. Мин - бик "экономный" хатын.
Дилә Нигъмәтуллина: Һәр айда төрлечә була ул. Мәсәлән, кайбер айда тырнак кына ясатам, кайбер айда 30 мең сумлык процедура ясыйм. Битне, чәчләрне тәрбияләү буенча косметика алам. Фитнеска килгәндә, тренер белән 10 дәрес 10 мең сум тора. Ике айга җитә ул.
Ландыш Нигъмәтҗанова: Мин беркая да йөрмим. Мин - "выгодный" хатын.
(Әмма Ландышның Инстаграмына күз салсаң, ул косметологка да, визажистка да йөри. Әлеге фотода җырчы голливуд макияжы ясаткан).
Римма Никитина: Минем фитнес - сәхнәдә! Хәзерге вакытта концертларым бара, спортзалга өлгермим, ике сәгать буе сикерәм, биим. Иртән зарядка ясыйм. Тырнакны Инстаграмга реклама урнаштыру шарты белән бушка ясыйлар. Косметологка вакыт булганда гына йөрим. Ә маскаларны үзем ясыйм. Гомумән, үземне кыйбатка төшәм, дип санамыйм.
Мөнир Рахмаев: Педикюр, маникюр ясатам, чәчтарашханәгә барам, сакалны кырдырам. Барысы бергә 8 мең сум тирәсе була. Боларны һәр ике атна саен ясатам. Фитнесның еллык абонементы - 10 мең сум. Массажга йөрим. Барысын бергә җыйсаң, аена 35-40 мең сум акча китә.
Ришат Төхвәтуллин: Эш графигы тыгыз булу сәбәпле,фитнеска йөрү мөмкинлеге юк. Ләкин белүегезчә, мин сәламәтлекне саклау максатыннан йөгерәм. Консультантым - җиңел атлетика буенча танылган белгеч. Аның хезмәте арзан түгел, шулай да мин канәгать, чөнки физик һәм бигрәк тә психологик яктан күп көч җыям.
Чәчтарашханәгә килгәндә, хәзерге вакытта берничә стилист белән эшлим. Аена 10 мең сум тирәсе чыга. Косметологка бик сирәк йөрим.
Салават Миңнеханов: Фитнеска елына 6 мең сум акча түлим. Сауна һәм башкалары да шушы бәягә кергән. Чәчтарашханәгә ике атнага бер барам. Аның бәясе - 1 мең сум.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз