Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халкыбызның моңлы сандугачы Әлфия АФЗАЛОВА вафат

РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халкыбызның легендар җырчысы Әлфия АФЗАЛОВА вафат... Бу хакта бүген иртән аның туганнары хәбәр итте.


Әлфия апа 1933 елның 15 гыйнварендә Актанышта туа. Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул бик иртә ятим кала. Әтисе сугышта һәлак була. 5 яшьлек чагында ул инде әнисен дә югалта. Аны туганнары - әнисенең апасы үстерә.

Зур сәхнәгә ул үзешчән сәнгать аша килә. Халыкка хезмәт итүен филармониядән, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән башлый. «Казан утлары» ансабле белән Әлфия АФЗАЛОВА чыгыш ясамаган, ул аяк басмаган сәхнә, төбәк безнең илдә калдымы икән: Урта Азия, Балтыйк буе республикалары, Россиянең барлык-барлык шәһәрләре... Бер чыгып китүдә, ике-өч айга сузылган гастрольләрдә аңа йөзәр (!) концерт куярга туры килә.

Аның репертуары гаҗәеп бай иде. Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакиров һәм башка күренекле композиторларыбызның әсәрләре, халык көйләре, эстрада җырлары...
2010 елда аның тормыш юлы һәм иҗаты турында «Моң патшабикәсе» дигән документаль фильм төшерелде. Сценарий авторы - Рабит Батулла.

Сәхнәдә, тамашачы алдында Әлфия апа һәрвакыт ихлас булды - халык аны шуның өчен яратты. «Татар эстрадасының легендасы» (2008) дигән исем аңа юкка гына бирелмәде.

Без әле аны сагынырбыз, юксынырбыз... Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа...

Реклама

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев