Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җырчы китте... (Күрше авыл кызы – җырчы Хәния Фәрхигә багышлыйм)

Җырчы китте... Аптырашта халык Аяз көнне яшенме сукты? Кичә генә җырлап торган сынын Нинди каһәр килеп, ник екты? Колач җәеп чыктың син сәхнәгә Анда яшәү тоеп, бар хөрлек. Сиңа халык үзе канат куйды, Яшәү дәрте бирде һәм көрлек. Гади авылчыктан чыккан бер кыз Җырлады да фәкать җырлады, Яраклашмады артык дөньяга,...

Җырчы китте...

Аптырашта халык

Аяз көнне яшенме сукты?

Кичә генә җырлап торган сынын

Нинди каһәр килеп, ник екты?

Колач җәеп чыктың син сәхнәгә

Анда яшәү тоеп, бар хөрлек.

Сиңа халык үзе канат куйды,

Яшәү дәрте бирде һәм көрлек.

Гади авылчыктан чыккан бер кыз

Җырлады да фәкать җырлады,

Яраклашмады артык дөньяга,

Тамашачы аны зурлады.

Ул үскән як миңа якын, таныш;

Чая халкы, урман, иркенлек,

Җәйрәп яткан

«Йок» зирәкләрендә

Ята иде зур сер, зур киңлек.

Әкияттәй кыргый урманымның

Сәер бер кошымы син булдың?

Затлы таҗы булып

болынымның

Балкып аттың да кинәт сулдың.

Реклама

Ирек сөйгән холкың -

тумышыңнан,

Һәм кысадан ашкан күңелең,

Диңгез кебек ярсу йөрәгеңнең

Белә идем тыныч түгелен.

Син бик кыю идең кечкенәдән,

Бик шук иде синең авылың,

Көчле рухың безнең яклардагы

Хәтерләтте һәрчак давылын.

Син туктагач кинәт

җырлавыңнан,

Бер якын моң өзлеп югалды,

Туган якның ямен

сөйләп торган,

Сандугачым гүя тукталды.

Җырчы китте...

Ул якташым иде.

Күз яшьләрем яшереп еладым,

Моңсуланып калган

«Йок» буйларым,

Нишләр инде, диеп уйладым.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев