Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Җылы яшенле яңгырлардан соң, Татарстанда САЛКЫНАЙТАЧАК

Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогытысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан территориясендә 2 май көнне 17 сәгатьтән - 3 май көнне 22 сәгатькә кадәр республика буенча урыны белән тизлеге 15-18 метрга җитә торган көчле җил һәм яшен булачагын кисәткән иде.

«Яшен булу ихтималы әле дә бар. Хәзерге вакытта сүз 3 майда булачак тотрыксыз һава торышы турында бара. Көндез әле җылы булачак. Ягъни көндез температура артык төшмәячәк - көн кисәк кенә суытмаячак. Ләкин бу көн - күрсәткеч түгел, яңгыр явачак, бераз суытачак, әмма пәнҗешәмбе һәм җомга шикелле үк салкын булмаячак», - дип аңлатты ул.

«Ә менә пәнҗешәмбе шактый суытачак, 4 майда көндез 9-14 градус җылы булыр дип көтелә. 5 майда көндез 7-12 градус, ә төнлә температура 0 градуска кадәр төшәчәк», - дип кисәтте Феликс Гоголь.

Реклама

Ул шулай ук республика территориясендә яшен булу ихтималы сакланачагын җиткерде, тик ул билгеле бер урыннарда гына булыр дип көтелә.

«Республика буенча урыны белән - төнлә һәм иртәгә яшен булырга мөмкин. Әлегә яшен Казан яныннан узды, әмма аның бүген, иртәгә һәм аннан соңгы көндә булуы ихтимал», - диде Ф. Гоголь.

Синоптиклар фаразлавынча, 4 һәм 5 майда Татарстанда һава температурасы шактый түбәнәячәк. 3 май төненнән 4 майга 3-8 градус җылылык, көндез 9-14 градус булыр дип көтелә. 5 майда төнлә - 2 градустан 3 градуска кадәр җылы һәм көндез 7-12 градус җылы булачак.

Беренчел мәгълүматлар буенча, 6-8 май көннәрендә Татарстанда салкын һава торышы сакланачак.

Сүз уңаеннан, 1 һәм 2 майда Казанда һава температурасы рекордка якынлашкан иде. 2 май көнне татарстан буенча иң югары температура 27,4 градус булган. Метеорологлар Татарстан башкаласында 26,5 градус җылылык булуын белдерде. 1 май көнне, температура рекордына 0,5 градус җитмәгән.

Оксана РОМАНОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев